Сәнгатьне яратучылар, сәхнә җимешләреннән тәм табучылар! Сезгә шундый яңалык: 18 ноябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театрында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе куелачак. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.
Рәссамы – Юлия Гыйләҗева. Композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов.
Бүген сезне спектакльдә катнашучы артистларның берсе – Башкортстанның атказанган артисты Рәсилә Сәлимгәрәева белән таныштырабыз.
Рәсилә Ямгытдин кызы Сәлимгәрәева – Туймазы татар дәүләт драма театрының әйдәүче актерларының берсе. Туймазы районының Кендектамак авылында 1961 елның 17 мартында туган. Урта белемне туган авылы мәктәбендә алып, өлкән сыйныфларда күрше Николаевка авылында укыган.
Мәктәп тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәтчелек техникумына укырга кергән. Анда "клуб чаралары режиссеры" белгечлеге буенча диплом алган. Арытаба Туймазы шәһәренең “Родина” Мәдәният сараенда методист булып эшли.
1992 елда Туймазы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Бер елдан читтән торып Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Театрда эшләвен дәвам итә, бихисап чагу образлар тудыра. 1994-96 елларда, гаилә сәбәпләре белән, театрдан китеп тора, әмма тиздән үз эшенә кайта.
Туфан Миңнуллиннын “Илгизәр+Вера”сында - Дания роле, Наил Гаетбаевның “Яучы Җиһан”ында - Җиһан, Роман Солнцевның “Тузганак” трагикомедиясендә - Марфа Андреевна, Рәлиф Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде”дә - Дилбәр, Нәҗип Асанбаевның “Рәйсә+Фәйзи” спектаклендә - Гөлниса, Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек”ендә – Шифабикә, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясендә – Тәңкәбикә, “Ташлама утны, Прометей!”ында - Фемида һәм башка бик күп кабатланмас образлар тудырды ул.
Төрле жанрдагы рольләрне уңышлы башкара. Аның хакында еш кына “яхшы трагедия актеры”, диләр. Күп спектакльләрдә Рәсилә Сәлимгәрәева төп рольне башкара. Туймазы театрында күп тапкыр баш һәм икенче рольләре өчен “Ел актеры” дигән исем белән билгеләнә. Тәңкәбикә роле өчен 1999 елда Казанда “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә бүләкләнә. 2004 елдан – Башкортстанның атказанган артисты. Театр милли сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен 2007 елда Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм “Җыен фонды” тарафыннан оештырылган Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнә.
Туймазыда яши. Гаиләле. Кызы, улы, ике оныгы бар.
Фото: Туймазы татар дәүләт драма театры.