+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2020, 13:59

Татар сәхнәсе: Гөлназ Мөхәммәдиева

Яшьлеге бөркеп торучы чая кыз да ул. Урта яшьләрдәге элегант хатын да. Кирәк булса, өлкән яшьтәге апа да була ала. Карсылу да, тылсымчы да, бала да, әни дә. Нинди образга да керә ала ул сәхнәдә. Театр артисты бит! Ә тормышта нинди ул?

Яшьлеге бөркеп торучы чая кыз да ул. Урта яшьләрдәге элегант хатын да. Кирәк булса, өлкән яшьтәге апа да була ала. Карсылу да, тылсымчы да, бала да, әни дә. Нинди образга да керә ала ул сәхнәдә. Театр артисты бит! Ә тормышта нинди ул?

- Тормышта мин бик гади. Һич кенә дә уйный белмим, - ди Гөлназ. - Ә бит кайвакыт яраклаша, кирәк җирдә дөрес итеп елмая, максатына ирешү өчен дус булып кылана һәм бүләген өләшә белмәү кешегә комачаулый да. Мин алай булдыра алмыйм. Күңелем һәрчак һәм һәркемгә ачык. Кешеләрдә ихтирам иткән сыйфатларым – кешелеклелек, ихласлык, гаделлек, изгелек кылуга омтылыш, тугрылык. Минем өчен эшләрнең чын күңелдән, барлык тырышлыгыңны һәм мөмкинлегеңне файдаланып, җиренә җиткереп башкарылуы мөһим.

Гөлназ - туган җанлы сеңел, сөекле хатын, ышанычлы дус һәм бәхетле әни. Гаиләсен тәмле ризыклар әзерләп сөендерә. Йортларына яшәү яме өстәп, яхшы хисләр бүләк итә. “Тормышны гөрләтеп алып баруга этәргеч бирүче мотор ул!” - ди аның турында якыннары.

- Әнием Мөкәрәмә Шәфыйгулла кызы белән әтием Мират Габдерәүф улы үрнәгендә кечкенәдән үк сәнгатькә һәм спортка гашыйк булып үстем. Чаңгы һәм җиңел атлетика буенча район һәм республика ярышларында даими катнаштым. Әти белән әни үзешчән сәхнәдә спектакльләр уйный, концертлар куя иде. Җырлау - әнидән килгән сәләтем. Ә илһамланган чакларда, әтием кебек хискә бирелеп, күңелемдә туган шигырь юлларын ак кәгазьгә күчерәм.

Яңалыкка, белемгә омтылам, үз-үземне камилләштерү өстендә эшлим. Быел Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамладым. Русия Театр эшлеклеләре берлегенең “Нур” театрындагы вәкиле буларак, берлек үткәргән һәр чарада, фестивальдә катнашырга тырышабыз, моның өчен команда белән җитди әзерлек эшләре алып барабыз. Түккән көч, тырышлык бервакытта да югалып калмый. Ике ел рәттән мондый бәйгеләрнең иң мөһимендә “Нур” театры командасы беренче урынга лаек булды.

Белешмә өчен:
Гөлназ Мират кызы Мөхәммәдиева – Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты. 1971 елның 1 гыйнварында Бакалы районының Куштирәк авылында туган. Куштирәк урта мәктәбендә белем алган.

1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм “Нур” театрында эш башлый. Шул ук елда Казанда Кәрим Тинчуринга багышланган төрки телле театрлар фестивалендә уңыш һәм танылу яулый. Гозәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” музыкаль комедиясендә Телли ролен башкарган өчен аңа “II пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” исеме бирелә. Казанда һәм Уфада узган матурлык конкурслары лауреаты, “Актер җыры-94” республика конкурсы, “Дуслык моңы-2000” башкорт һәм татар җыры башкаручылары фестивале дипломанты, “Туган тел” республика конкурсының Гран-при иясе, “Йөрәк сүзе” шигърият бәйгесе һәм “Башкортстанның яшь йолдызлары-2003” республика премиясе лауреаты. Яшьләрне тәрбияләү эшенә, башкорт һәм татар мәдәнияте үсешенә керткән өлеше өчен Башкортстанның яшьләр эшләре буенча идарәсенең Мактау грамоталары белән күп тапкыр бүләкләнгән. Башкортстанның атказанган артисты (2006).

Решат Нури Гюнтекинның әсәре буенча куелган “Сайрар кошым” спектаклендә - Фәридә, Г. Хаҗибәковның “Аршин мал алан”ында - Телли, А. Островскийның “Гаепсез гаеплеләр”ендә - Коринкина, М. Фәйзинең “Галиябану”ында – Галиябану, Н. Асанбаевның “Су юлы”нда - Зөләйха, Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй”ендә - Саҗидә, Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты”нда - Нәфисә һәм башка рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады.

Кино актрисасы һәм телевидение алып баручысы буларак та тәҗрибәсе бар. Б. Йосыповның “Бабич” һәм “Беренче республика” нәфис фильмнарында төшкән. “Матур ТВ” каналында “Йөрәктән-йөрәккә” музыкаль котлаулар тапшыруын алып бара.

Кияүдә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Фото: Гөлназ Мөхәммәдиеваның шәхси архивыннан.
Читайте нас