+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 ноябрь 2020, 11:46

Бәләбәй иҗат коллективлары бәйгедә катнашты

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Бәләбәй шәһәре үзәк Мәдәният сараеның иҗат коллективлары Октябрьский шәһәрендә узган “Дуслык” III төбәкара фестиваль-конкурсында катнашты.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Бәләбәй шәһәре үзәк Мәдәният сараеның иҗат коллективлары Октябрьский шәһәрендә узган “Дуслык” III төбәкара фестиваль-конкурсында катнашты.

Фестиваль-конкурс Башкортстанны гына түгел, күрше өлкәләрне дә колачлады. Бәйге нәтиҗәләре буенча коллективлар яхшы нәтиҗәләргә иреште.

“Халык җыры” номинациясендә төрле яшь төркемнәрендә “Задоринки” җыр ансамбле, “Реченька” урыс җыры халык ансамбле һәм “Русские звоны” хорының халык коллективы 1нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар.

“Хореография” номинациясендә төрле яшьтәге “Хәрәкәт” хореография ансамбле - 1нче, 2нче дәрәҗә лауреат, ә “Акбүзат” халык биюләре ансамбле 1нче дәрәҗә дипломант булды.

“Паяц” эстрада миниатюралары халык театры коллективы “Халык йоласы фрагменты” номинациясендә 2нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Фото: Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

#гомумдәүләтпроектлары
#нацпроекты
#национальныепроекты
Читайте нас