Туймазы районыннан бу трионы хәзер яше дә, карты да белә.
Берничә ел элек бу ир-егетне гармун-курай дуэты составында күреп соклана идек. Һәвәскәр музыкантлар Роберт Низамов белән Владислав Альбаев оештырган дуэт Октябрьский, Туймазы якларында узган күп бәйрәмнәрнең бизәге булды. Башлыча, егетләр Октябрьский шәһәренең Төрекмән бистәсендәге “Нур” клубында чыгыш ясый. Милли, халыкчан моңга гашыйк тамашачы аларны һәрдаим, түземсезләнеп кө-теп ала. Аннары республика буйлап төрле чараларда, конкурсларда катнашып, күп-санлы җиңүләр яулыйлар. Бу дуэт өч дистә елдан артык яши.
Ә күптән түгел Туймазы районының биләмәара клуб системасы данын яклаучы башка коллектив – “Өч таган” барлыкка килде. Трио составында – Фә-рит Җиһаншин, Ингель Әхмәтҗанов һәм без күптән белгән Роберт Низамов.
Сәләтле өч ир-егетнең бер коллективка оешуы шулайрак булган. Башта Фәрит Җиһаншин белән Роберт Низамов берләшеп, төрле музыка уен коралларында уйнап караган. Бик тә үзенчәлекле номерлар килеп чыккан. Шулай ике-өч ел узган. Дуэтны тамашачы бик яратып кабул иткән, Башкортстанда да, Татарстанда да көтеп алганнар.
Көннәрдән бер көнне Туймазы районының “Раймантау моңнары” дигән ел саен үткәрелә торган фестивальгә ашыгыч рәвештә номер сорыйлар. Туймазы районының Ярмөхәммәт авылы клубында Җиһаншин һәм Низамов белән әлеге клубта 1976 елдан сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Ингель Әхмәтҗанов очрашалар. Әйткәндәй, Ярмөхәммәт авылында яшәүче Ингель Габдрахман улының тормыш иптәше Вәкилә Дилмөхәммәт кызы да гомере буе мәдәният өлкәсендә хезмәт сала, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ул, “Хезмәт даны” медале белән бүләкләнгән.
Ярмөхәммәт клубында өч ир-егет өч тапкыр репетиция ясаганнан соң, “Раймантау моңнары” конкурсында катнашырга карар кыла. Номер дәвамында җиде музыка уен коралында уйнап, чыгышны бию белән тәмамлыйлар. Бик матур чыгыш ясыйлар, әмма җиңүче даны аларны урап үтә. Егетләр моңа бик тә чәмләнеп, трионың киләчәктә зур дан яулаячагын вәгъдә итә.
Пандемия чоры иҗат кешеләренә киртә коралмый, әлбәттә. Карантин гармунчыларның кулларын бәйләми, күңеленнән ургылган моңны туктатмый. Трио төрле онлайн-конкурсларда катнаша башлый. Жюри әгъзаларыннан хуплау сүзләре ишетү, дәрәҗәле конкурсларда җиңүләр яулау музыкантларның күңелен тагын да үстереп җибәрә. Сәләтләре, чынлап та, күпкырлы.
Ингель Габдрахман улы мандолинада оста уйный. Шашка һәм бильярд буенча спорт квалификациясе бар. Дартс уены остасы. Алты ел дәвамында Туймазы районының ветераннар җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаган. Бер кызы һәм ике улы, биш оныгы бар. Барысы да музыка яраталар.
Фәрит Җиһаншин мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән талант иясе. Балачагыннан җырлаган, музыка уен коралларында уйнаган. Сабантуйларда даими катнашып, чыгыш ясый. Берничә ел дәвамында концерт бригадасы оештырып, рәсми рәвештә билетлар сатып, халыкка моң өләшкән. Үзе 17 ел Саклык банкы системасында инженер булып эшли, арытаба җиде елы эшкуарлык белән шөгыльләнгән. Унике ел фермер, бакчачы, умартачы булып эшли һәм пенсиягә чыга. Соңгы дүрт елда Туймазы районы биләмәара клуб системасында аккомпаниатор һәм концертмейстер булып эшли. Бер ул һәм биш кыз үстергән – бу да игътибарга һәм ихтирамга лаек!
— Бәләкәй чактан үзебезнең татар-башкорт көйләрен яратып үстем, — дип уртаклаша Роберт Тимергази улы. — 15 яшьтә республика конкурсында нәфис сызгыру номеры белән катнашып, лауреат исемен алдым. Армия сафларында хезмәт иткәндә, музыкадан читләшеп торырга туры килде. Әмма хезмәттән кайткач, кайда гына эшләсәм дә, җырны, гармунны ташламадым. Татар кураенда, кубызда уйнарга өйрәндем. Башка уен коралларының да серләренә төшенергә теләгем һәм дәртем бар әле.
Пенсиягә чыкканчы төрле урыннарда эшләргә туры килде. Күп еллар дәвамында тормыш иптәшем Хәния, улыбыз Раил белән Татарстанда, Башкортстанда туйлар, мәҗлесләр алып бардык. Хәния гомере буе (44 ел) балалар укытты. Туймазы районында мәдәният учреждениесендә эшли башлавыма ике ел. Аллаһка шөкер, ике ул һәм бер кыз үстердек, биш оныгыбыз бар, алар да музыка ярата.
Әйткәндәй, Роберт абый, олы оныгы Абделхак соравы буенча, өендә (ул Октябрьский шәһәрендә яши) дипломнар стенды эшләгән. Әлегәчә аерым һәм коллектив башкару өчен яуланган 56 дипломын элгән.
Бүләкләрнең берничәсенә генә күз салыйк. Гармунчы булдырган стендта “Европа йолдызлары” халыкара конкурста төрле номинацияләрдә алынган биш гран-при, халыкара конкурсларда беренче дә-рәҗә лауреат исеме өчен – биш, икенче дәрәҗә лауреат өчен – өч, Татарстандагы төбәкара конкурсларда яуланган – биш, Башкортстандагы конкурсларда — беренче урын алган өчен ике диплом бар. Марий-Эл Республикасыннан һәм Татарстанның “Балкыш” фестиваленнән икенче дәрәҗә лауреат исемен дәлилләгәннәре бар. Әле халыкара “София” конкурсыннан диплом-бәя килеп җитмәгән, шуны көтәләр.
“Өч таган”ның киләчәккә планнары зур. “Иң мөһиме – исәнлек булсын!” – диләр. Музыкантлар номерлар, репертуар өстендә уйлана, эзләнә. Әлбәттә, моның өчен яхшы уен кораллары кирәк. Ә бу инде шактый чыгымнар таләп итә. Конкурсларда катнашу, бәләкәй булмаган оештыру взносларын түләү, юл чыгымнары, киемнәр тектерү, шулай ук, акчага барып тоташа. Коллектив бу җәһәттән җитәкчеләргә зур өмет баглый, ярдәм көтә. Район исеменнән чыгыш ясаучы музыкантларны башкача кем кайгыртсын инде?
— Яхшы уен кораллары булган очракта, мәктәп балаларын һәм барлык кызыксынучыларны да музыкага җәлеп итәргә, төрле уен коралларында татар-башкорт көйләрен уйнарга өйрәтергә булыр иде.
Без милли көйләрне саклап, яклап, киләчәк буынга җиткерергә тиешбез! Туймазы биләмәара клуб системасы директоры Гөлнар Сабирова да, Туймазы районы мәдәният бүлеге мөдире Рәмзин Әпсәләмов та, әлбәттә, шул ук фикердә. Алда язылганнар уртак проблемабыз, ул якын киләчәктә чишелешен табар, дигән ышанычтабыз, — ди “Өч таган” егетләре.
“Өч таган”, әйткәнебезчә, тиз арада уңышка иреште, популярлык яулады. Музыкантларның һәрберсе бер фикердә: бу уңыш – күңел биреп, тырышып эшләү нәтиҗәсе. Дөньялар гына тыныч булсын, киләчәктә “Өч таган” иҗат утын кызу тотарга, җирдә нык, ышанычлы басып торырга ниятли. Шулай булсын, уңышлар телик!
Айгөл Юлъякшина.