+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 ноябрь 2020, 09:06

Сәйдәшләрдән алган фатиха белән милләтеңнең моңын сакладың!

Композитор София Гобәйдуллинаның картәтисе Ибраһим хәзрәт – Ярмәкәй төбәгендә якты эз калдырган шәхес.Мәшһүр композитор София (Сания) Гобәй­дуллина тумышы белән Татар­станның Чистай шәһәреннән. 1931 елның 24 октяб­рендә дөньяга килгән. Әтисе – Әсгать Мәсгуть улы, һөнәре буенча инженер-геодезист. Әнисе – Феодосия Федоровна, башлангыч сыйныф укытучысы.

Композитор София Гобәйдуллинаның картәтисе Ибраһим хәзрәт – Ярмәкәй төбәгендә якты эз калдырган шәхес.

Мәшһүр композитор София (Сания) Гобәй­дуллина тумышы белән Татар­станның Чистай шәһәреннән. 1931 елның 24 октяб­рендә дөньяга килгән. Әтисе – Әсгать Мәсгуть улы, һөнәре буенча инженер-геодезист. Әнисе – Феодосия Федоровна, башлангыч сыйныф укытучысы. “Татар әтием һәм дә урыс әнием шундый искит-мәле пар, аларны берничек тә аерырлык түгел иде. Гомерлек, картайган көнгәчә дәвам иткән мәхәббәт иде ул, – дип хәтерли композитор. – Гомумән, минем өчен иң мөһиме – Гобәйдуллиннар нәселенең дәвамчысы булуым. Психологик яктан үтә әһәмиятле бу”.
Дөньяда иң көчле композиторлардан санал­ган һәм даны арта гына барган музыкант, бүгенгәчә үзендә ныклы нәсел тамырларының көч-куәтен тоя, ифрат нечкә сиземли, димәк.

Тарихка мөрәҗәгать итик. Мәшһүр Гобәйдул­линнар ыруына нигез салган Ибраһим хәзрәт турында искә төшерик. Укымышлы шәхес ХVIII гасыр ахырында Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Бәйрәкә авылына эшкә җибәрелә. Казан губер-насының көньяк-көнчыгыш тарафында урнашкан чал тарихлы авыл мәдрәсәсендә алдынгы укыту ысулларын куллана башлый гыйлем иясе. Ибраһим хәзрәтнең улы Гобәйдулла да әтисе эшен дәвам итә. Бәйрәкәдә атаклы “Гобәйдия” мәдрәсәсенә нигез сала. Әлеге уку йорты заманында әһәмият­лелеге ягыннан, Казандагы “Мөхәммәдия”дән кала, икенче урын били! Мәчет имамнары Гобәйдулла хәзрәт, Габделгали һәм аның уллары Мөхсин белән Мәсгуть (София ханымның дәү әтисе) хәзрәтләр тырышлыгы белән Бәйрәкә авылы йөз елдан артык диярлек төбәктәге иң мөһим дини үзәкләрдән санала.
Мәртәбәле нәсел дәвамчысы Әсгать ага да тормышта үз юлын таба, һәрьяклап үрнәкле затлардан була. “Балачак, яшьлек елларын, газиз әтиебезне искә алганда, күңелемдә чиксез горурлык хисе уяна. Әтиемнең эчке халәте тулысынча намуслылык төшенчәсенә бәйле иде. Намусыңны гомер бакый күз карасыдай саклау мотлак! Бу хакыйкатьне бар йөрәктән кабул итүем белән фәкать әтиемә бурыч­лымын...”, — дип ассызыклый София ханым.
Балачак, яшьлек чоры, дигәннән. Алар гүзәлләр­дән-гүзәл шәһри Казанга бәйле. 23 ел гомере уза биредә Гобәйдуллинаның. Мәктәптән соң консер-ваториянең фортепияно бүлегенә укырга керә. Биредә С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, А. Леман кебек сәләтле педагогларда белем ала. “Казан миңа чын мәгънәсендә классик гыйлем бирде”, — дип бәһалый музыкант. “Язмышыгызда иң мөһим, төп вакыйга нидән гыйбарәт?”, дигән сорауга исә һич икеләнмичә: “Өебездә рояль пәйда булу”, — дип җаваплый. Уйласаң, Әсгать аганы замана кытлыгы, юклык-мохтаҗлык та куркытмаган: “Интеллигенция музыкаль яктан белемле булырга тиеш!” Катгый-җитди таләп...
1954 ел. Музыкага мөкиббән гүзәл зат Мәскәү шәһәренә күченә. Биредә консерватория, аспирантура тәмамлый. Төрле документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга көйләр язу белән дә шөгыльләнә. “Маугли”, “Үз көенә йөри торган песикәй” мультфильмнарын, байтак бәхәс, шау-шу тудырган “Карачкы” (“Чучело”) киносын хәтерлисездер... Шунысы игътибарга лаек, Гобәйдуллинаның иҗаты гаять үзенчәлекле, күпкырлы. Эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләве дә шуңа дәлил. Туктаусыз яңа сурәтләү чаралары эзли музыкант. Аспирантурада белем алган чорда исә атаклы совет композиторы, пианист, педагог Дмитрий Шостакович биргән үгет-насыйхәт мәңгелеккә күңелендә уелып кала:
“Мин Сезгә арытаба да үзегезнең “дөрес булмаган” юлыгыздан тайпылмыйча атлавыгызны телим!” Валлаһи, күрәзәчелек сәләтенә ия булган диярсең легендар сәнгать әһеле! София Гобәйдуллина сайлаган юлына тугры кала, нәтиҗәдә гаҗәеп уңыш­ларга ирешә, баш әйләнерлек биеклекләр яулый. Бихисап симфоник, солистлар, хор, оркестр, инструменталь ансамбльләр өчен язылган әсәрләр авторы күпсанлы премияләргә лаек була, исеме ерак офыкларга тарала.
...1992 елдан милләттәшебез Германиядә гомер кичерә. Инде шактый олпат яшьтә булуына карамастан, зиһенлелеге, тапкырлыгы, җорлыгына сокланып туялмаслык. Хәтере – искиткеч. Һаман да музыка-иҗат галәменнән аерылмый, киләчәккә кызыклы планнар белән яши. Әйткәндәй, туган яклар белән дә элемтәне өзми. Казанда София Гобәйдул-лина исемендәге Заман музыкасы үзәге уңышлы эшләп килә, хәзерге заман музыкасы фестивале уздырыла.
Ә ватандашларыбыз ниндирәк мөнәсәбәттә икән шөһрәтле композитор иҗатына? Бу җәһәттән Казан дәүләт консерваториясе профессоры Шамил Монасыйповның София Гобәйдуллина эшчәнлегенә биргән бәһасын мисал итеп китерү урынлы булыр: “Без халык традицияләренә нигезләнгән реалистик музыкага ияләшкәнбез. Ә менә Гобәйдуллина музыканың бөтенләй башка катламын ачты. Ул, гомумән, дөньяны тавыш аша кабул итүнең яңа ысулын тәкъдим итте, дисәк тә була. Бу – космос белән турыдан-туры бәйләнеш, аның музыкасы югары сфералардан килгән аһәңне нотага төшерү һәм уен кораллары аша яңгырата алу мөмкинлегенә иреште”.
Янә дә күренекле педагог, дирижер, таныл­ган җәмәгать эшлеклесе Юрий Башмет фикере: “Минем өчен София Гобәйдуллина музыкасы – аерым бер планета гына да түгел, ә олы бер Космос. Бу – гомумкешелек музыкасы. Җитмәсә, һәрчак үз заманыннан берничә адымга алга атлый торган музыка”. Шәп әйтелгән бит! Милләтебез горурлыгы дияргә тулы хокукыбыз бар!
Октябрьский шәһәренең 2нче музыка мәктәбе педагогы, тәҗрибәле белгеч Фәүзия Рамазанова белән дә әңгәмәләштек. “Ифрат сәләтле, заманча композитор, — дип ассызыклый Фәүзия ханым. – Әмма ләкин аның иҗатын аңлар өчен шактый әзерлекле тыңлаучы булу мотлак. Бу музыка классик белемгә нигезләнгән. Хәер, музыкада гына түгел, әйтик, әдәбият өлкәсендә дә җитди авторларны (мисалга, Достоевскийны) өйрәнер өчен тәүдә аңлавы җиңелрәк булган иҗат ияләренә мөрәҗәгать итү зарур бит. Шуның кебек, София Гобәйдуллина да гаять зур композитор, хәтта ки киләчәк композиторы, дияр идем. Үз вакытын күпкә узып киткән даһи, гений! Андыйларны башта аңларга тырышырга, аннары инде кабул итәргә кирәк...” Сүз дә юк, һәрвакыттагыча, төпле, төгәл фикер йөртә Фәүзия Касыйм кызы. Килешмичә мөмкин түгел!
“Культура” каналында композитор турындагы тапшыру авторы һәм алып баручысы Ирина Никитина билгеләмәсе шактый фәһемле тоелды миңа: “София Гобәйдуллина – үз дөньясын булдырган гаҗәеп ханым”. Чыннан да, шулай бит. Һәм ул мохит иҗатчы өчен ифрат якын, кадерле. Шул ук вакытта композитор эчке дөньясына гына күмелеп яшәми, бүгенге көн проблемаларына да битараф түгел. “Әлеге чор мине, беләсезме, кайсы ягы белән борчый, хәвефләндерә? – ди София ханым. – Кеше дигәнең артык ашыга, кабалана, түземсезләнә. Акыл үсә, ә интуиция, сиземләү хисе начарлана төшә. Бердәмлек интуициясе зәгыйфьләнә. Адәм баласы артык тәкәббер, һавалы, эре. Зур афәт, бәла бу. Кешелек дөньясына яный торган тәкәб­берлек. Бүгенге көндә иң мөһиме – шул интуицияне, нечкә сиземләүне югалтмау... Шәхсән миңа килгәндә, еш кына япа-ялгызым калырга яратам. Кечкенәдән шулай. Андый мәлләрдә хыял, фантазия ныграк, көчлерәк эшли сыман. Менә әле дә. Табигать, һава, йолдызлар, агачлар белән сөйләшәм-серләшәм. Шуннан илаһи көч, дәрман алам”.
...Һәрчак турысын сөйләргә җөрьәт иткән гадел-кыю кешеләр ошый миңа. София-Сания Әсгать кызы – нәкъ шундыйлардан. Һәм шулай булып калсын да.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.
Читайте нас