Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе филармониянең музыкаль премьерасын һәм яңа сәхнә экранын тәкъдим итте.
"90нчы еллардан килгән сәлам" дип аталучы концерт программасында солистлар тамашачыларны 90нчы еллардагы танылган бию хитлары белән сөендерде. Тамашачылар, бик теләп, артистларга кушылып җырлады, балачак һәм яшьлек елларын сагынып искә алды.
Шулай ук, бу кичтә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында урнаштырылган яңа зур сәхнә экраны һәм проект җиһазлары да кулланылды.
Бу - истәлекле вакыйга, чөнки чараның виртуаль концерт залы ярдәмендә театр-концерт берләшмәсенең чараларын Русиянең һәм чит илләрнең теләсә кайсы почмагыннан карарга мөмкин булачак.