Орчык өмәсе – әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Бу бәйрәмне агымдагы елның октябрендә Бәләбәй шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге каршында эшләп килгән “Балкыш” фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева) “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә уздырды.
Орчык бәйрәме көз җитеп, кешеләр сарык йонын алып бетергәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп сарык йонын, тәм-томнарын, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоны эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный, кем бәйли, эшне шулай бүлешәләр.
Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралаштырыла. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәм-томнар белән сыйлый.