+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 ноябрь 2020, 07:55

Икенче гасырны ваклыйлар!

(Башкорт театрының 101 яшенә багышлана)

(Башкорт театрының 101 яшенә багышлана)

4 декабрьдә бүгенге Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, ул чакта – беренче Башкорт дәүләт драма театры оешуга 101 ел тула. Ул бер гасыр элек Стәрлетамакта “Мираж” кинотеатры бинасында эш башлый. Мәдәният учагы тарихындагы төп вакыйгаларга күз салып үтик.

1922 елда театр башкалага – Уфага күчә һәм Татар-башкорт театры белән берләштерелә. БАССРда “Башкортстан­ның халык артисты” дигән мактаулы исем булдырылып, ул В. Мортазин-Иманскийга бирелә. Ниһаять, коллектив төп эш урынлы була, “Хезмәт һәм сәнгать сарае”нда (әлеге Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасы) шөгыльләнә башлый. Петроградка беренче гастрольләр була.
1924 елда театр структурасында 12 кешедән торган күчмә труппа барлыкка килә. Җәйге өч айда 26 мең тамашачы хез­мәтләндерелә, 26 торак пунктында 42 спектакль күрсәтелә.
1926 елда беренче тапкыр Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегенә укучылар кабул ителә.
Янә бер елдан беренче тапкыр Мәскәүгә гастрольгә чыгалар.
1935 елда театр “академия” статусы ала.
Бөек Ватан сугышы елларында Уфа театрлары һәм филармонияләре артист­ла­рыннан хәрәкәттәге армиягә 17 бригада туплап җибәрелә. Алар 1789 чыгыш ясый.
1954 ел – Мәскәүгә, ГИТИСка беренче тапкыр театр өчен максатлы рәвештә укучылар кабул ителә.
1956 ел – театрга режиссер Вәли Галимов җитәкчелек итә башлый.
1965 ел — үз биналарына — Уфа шәһә­ренең Фрунзе урамы, 34 адресы буенча күчәләр.
1970 ел – театр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, ә тагын бер ел­дан Мәҗит Гафури исеме белән атала башлый. Коллективның җитәкчесе – Лек Вәлиев.
70нче елларда Мәскәүгә, Казанга, Ленинградка, Ташкентка, Алма-Атага, Фрунзега, Ошка гастрольләр була, Рифкать Исрафилов, Вәзих Сәйфуллин кебек режиссерлар эшли.
1981 елда театрның сәнгать җитәк­чесе итеп РСФСРның халык артисты Рифкать Вәкил улы билгеләнә. 1996 елдан коллективка СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова җитәкчелек итә.
2001 ел. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов указы белән күпфункцияле театр дирекциясе раслана. Генеральный директор булып — Гөлдәр Моратова, төп эшчәнлек буенча директор булып Хөрмә­тулла Үтәшев эшли башлыйлар. 2005-12 елларда театрның баш режиссеры – Айрат Абушахманов.
2007 ел – театрның Кече залы ачыла. Мәскәүдән М. Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алган яшь актерлар кайта.
Театр янындагы паркта СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәковка һәйкәл ачыла.
2012 ел – театрның сәнгать җитәкчесе итеп Башкортстанның халык, РСФСР­ның атказанган артисты Олег Ханов тәгаенләнә.
95нче иҗат сезонында труппа Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сән­гать академиясен тәмамлаган яшь артист­лар белән тулылана. Театр турында өч томлык китап чыга.
2015 елда театрда — Әдәбият, 2018 елда Гаилә елы киң билгеләнә.
БАССРның һәм РСФСРның атказанган артисты Илшат Йомагуловка мемориаль тактаташ ачыла.
2017 елда театр белән җитәкчелек итү Иршат Фәйзуллинга йөкләтелә.
2019 ел. Театрда ике зур югалту – актерлар Заһир Вәлитов белән Гөлли Мөбәрәкова вафат була.
Айрат Абушахманов театрның баш режиссеры итеп билгеләнә.
Театр коллективы үз тарихында гаст-роль­дә күп була, төрле иҗат фестиваль­ләреннән зур җиңүләр белән кайта.
Аерым алганда, “Туганлык” II халыкара төрки телле театрлар фестивалендә (1996) Флорид Бүләковның “Бибинур, аһ, Бибинур” спектакле “Фестивальнең иң яхшы спектакле” номинациясендә җиңә. Шул ук фестивальдә 2006 елда К. Кизи романы буенча Айрат Абушахманов куйган “Кәккүк оясы” спектакле җиңү яулады.
2018 елда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын сәхнәләштереп, кол­лектив иң абруйлы театр бүләген – “Алтын битлек”не алды. Театр алган бүләкләрнең исемлеген тагын да дәвам итәргә булыр иде. Башкорт театрының киләчәге тагын да данлырак булсын!

Айгөл Юлъякшина.

Хөрмәтулла Үтәшев,
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры акте­ры, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исе-мендәге дәүләт премиясе лауреаты:
– Театр минем өчен − яшәү мәгънәсе. Ул яраткан эш тә, хобби да. Театр белән үсмер чагымнан ук саташтым һәм, бәхеткә, 34 ел буе шул бер үк театрда эшлим. Бу дәвернең 12 елын җитәкче вазыйфасында эшләдем. Директор да, беренче урынбасар да булдым, һәм шул ук вакытта сәхнәне калдырмадым, параллель рәвештә актер буларак эшчән-лек алып бардым. Моның өчен бик куанам, чөнки төп һөнәрем – актер.
Пандемия башланыр алдыннан гына режиссер буларак Талха Гыйниятул­линның “Шәмсетдин һәм Шәмсура” дигән әсәрен куйган идем, ә пандемиягә бәйле зур тәнәфес чорында, кызганычка каршы, башка спектакль чыкмады. Әле менә җиң сызганып эшкә керештек. Зөһрә Бура­каеваның әсәре буенча “Шәйморатов генерал” дигән спектакль куябыз. Премьерасы 19-20 ноябрьдә булды. Бу безнең тарихи шәхесебезгә, аның гомер юлына, язмышына багышланган сәхнә әсәре. Үзенә күрә уникаль проект, чөнки тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләр театрыбызда сирәк куела.
Шулай да 2012 елда шул ук Зөһрә Буракаева белән “Февраль. Буран” дигән әсәрне сәхнәләштергән идек, ул шагыйрь Рәми Гариповка багышланды. Анда төп рольне Артур Кәбиров уйнаган булса, әле Шәйморатов генерал ролен дә ул башкара.
Заманында, 1998 елда, Флорид Бүлә­ковның “Шәйморатов генерал” дигән әсәрендә миңа Шәйморатов генералны уйнарга насыйп булган иде. Бу образ, ягъни 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хакындагы хатирәләр минем өчен бик кадерле, чөнки әтиемнең бертуган абыйсы да шушы дивизия составында сугышкан, ләкин, кызганычка каршы, 1943 елда хәбәрсез югалган.
Яз көне, премьерадан соң, 14 мартта үземнең иҗат кичәмне үткәреп өлгердем. Бер-ике көннән пандемия мәхшәре башланды. Башта ярты залга уйнарга күрсәтмә бирелде, мартның 20ләреннән соң уйнауны бөтенләй туктаттык. Иҗат кичәсе әзерләнеп тә үткәрелми калса, бик тә үкенечле булыр иде.
Хәзер шунысы кызганыч: Яңа ел алдыннан балаларыбызга әкиятләр күрсәтә алмаячакбыз. Мондый чикләүләр бездә генә түгел, әлбәттә, ил театрларында да шундый ук хәл. Бу хәл озакка бармас, дип өметләнәм. Тамашачыларыбыз янә театрыбызга күпләп килер. Яңа елга кадәр яңартылган бинабызга әйләнеп кайтсак, тамашачылар да шушы яңа бинада яңа сәхнә әсәрләрен күреп, сөенеп, бергә-бергә булырга насыйп итсен!

Илсөяр Газетдинова,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты:
– Театрда илле елга якын эшлим. Узган гасырның 70нче елларында ук, студент чагымда, бала карап эштән туктап торган Рәмзия Хисамова урынына рольгә керттеләр. Ә 1972 елда инде Башкорт театры штатында эшли башладым. Диплом спектаклемдәге “Галиябану” ролен уйнап эш башладым, режиссер Рифкать Исрафилов мине үзе бу рольгә сайлап алган иде.
Гомернең шулкадәр тиз үткәне олыгая төшкәч бигрәк тә ачык тоела. Бер гасырлык театр тарихында илле ел үземнең дә катнашлыгым булуга, матур рольләр уйналуга бик куанам, горурланам.
Бу еллар шулай тиз үткән... Майда җитмеш яшем тула. Табигать үз канун­нарын куюга карамастан, әле дә сәхнәдә уйныйсы килә!
Театрның зур юбилее узды. Әмма шушы куанычлы вакыйга вакытында матур-матур спектакльләр күрсәтеп, шау-шулы бәйрәм чаралары үткәрә алмадык, илгә ябырылган пандемия безне өйләре-безгә куалап кертте. Бинабыз да ремонтка ябылды. Юбилей елыбызда Опера театрының Кече залына чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Театрның шундый матур, чагу спектакльләре була торып та, аларны сәнгать сөючеләргә күрсәтүдән мәхрүм булдык. Шуңа кү­ңелдә бераз моңсу булып тора. Аллаһы боерса, бу авыр чорны исән-имин үт-кәреп җибәреп, яңадан тулы иҗади тормышка кайтырбыз, дип көтәбез.
Күп режиссерлар белән эшләргә туры килде. Барысына да бик рәхмәтлемен, үзем яраткан, йөзеп эшләгән рольләрем күп булды. Театрда яшьләребез бик талантлы – режиссерлар да, актерлар да. Зур конкурс-фестивальләрдә җиңәләр, “Алтын битлек” кебек абруйлы премия­ләр алалар. Үзебезнең яшьлек белән чагыштырам да, аларның күпкә җитезрәк, яңалыкларга курыкмыйча алынуларын күрәм, моңа шатланам. Бүгенге яшь­ләре­без заманнан бер адым алда бара.
Үткән юлыбыз да данлы. Театрда дөньяви билгелелек яулаган зур шәхес-ләр эшләде. Бөек актерлар – Зәйтүнә Бикбулатова, Рәгыйдә Янбулатова, Арслан Мөбәрәков, Газим Тукаев, Рим Сыртланов, Лүзә һәм Хәй Фәхриевлар, Әкълимә Садыйкова, Рәхимә Сәүбанова белән бер чорда эшли алуым белән бәхетлемен. Мин аларның мәктәбен үттем, яр­дәм­нәре күп булды.
Яраткан театрымның киләчәге якты булсын, яңадан-яңа иҗади уңышлар яуласын ул!

Шул ук вакытта...

10 ноябрьдә театрның Кече залында Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Заһир Вәлитовның Хәтер кичәсе узды. Сценарий актерның “Елларым, юлларым” дигән истәлекләр китабына нигезләнеп корылган иде.
Кичәдә театр актерлары башкаруында җырлар яңгырады, истәлекләр яңартылды, экранда Заһир Вәлитов катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.
18 ноябрьдә халык артисты яшәгән йорт (Уфа шәһәре, Гафури урамы, 48) диварында мемориаль тактаташ ачылды.


Читайте нас