Уфа телеүзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Йәшлек шоу-2020. Перезагрузка" Бөтенрусия яшьләр фестиваленең финалистлары, жюри әгъзалары һәм оештыручылары белән очрашты.
Башкорт телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән проект 28нче тапкыр, әмма беренче тапкыр - Гомумрусия күләмендә үткәрелә. Сайлап алу турлары сентябрь-ноябрь айларында Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында, шулай ук Пермь краенда, Чиләбе, Курган, Ырынбур, Самара өлкәләрендә, Ханты-Манси автономияле округында, Татарстан, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә узды. Аларда башкорт телендә җырлаучы 300дән артык яшь башкаручы катнашты.
17 һәм 18 ноябрьдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында, барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, проектның икенче этабы узды. Анда Русиянең 11 төбәгеннән һәм республиканың тугыз фестиваль зонасыннан 54 башкаручы катнашты. Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары 24 финалистны билгеләде, алар тамашаның телевизион этабына узды.
Башкортстан Башлыгы «Йәшлек шоу-2020» телевизион чыгарылышларның берсендә булды, яшь катнашучыларның чыгышларын карады һәм аларга җиңү теләде.
- Тормыш дәвам итә. Кешеләр эшләүләрен, иҗат белән шөгыльләнүләрен дәвам итә. Иҗатка сусауны бернинди коронавирус белән дә тыеп булмый. Мин сезне күрүемә бик шат. Бөтен Русиядән шулкадәр яшь, матур, талантлы, якты балалар! Безгә финалны зур сәхнәдә карыйсы килде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Гала-концертны үткәрәчәкбез, әмма барлык саклык чаралары белән һәм телевизион форматта. Сезгә җиңүләр, кыюлык телим! Башкортстан сезне һәрчак көтә! - диде Радий Хәбиров.
"Йәшлек шоу-2020. Перезагрузка»ны декабрьдә БСТ каналында күрергә мөмкин булачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы