Аны ачу тантанасында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты.
Стәрлебаш районы Мәдәният сараенда заманча 264 урынга исәпләнгән кинотамаша залын ачу тантанасы булды. Стәрлебаш 500 мең кеше яшәүче торак пунктларда кинозалларга ярдәм итү буенча Кино фонды конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Яңа кинозалга беренчеләрдән булып Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча фәнни-тикшеренү үзәге директоры Данир Гайнуллин һәм башкалар килде. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова стәрлебашлыларны күренекле вакыйга белән котлады. Үз чыгышында ул Башкортстан Республикасының төзелүче кинозаллар саны һәм федераль субсидия суммасы буенча лидерлар рәтендә булуын билгеләп үтте.
"Район хакимиятенең бурычы - лаеклы шартлар тудыру. Ә тамашачыларның бурычы - яңа кинозалны яхшы, матур, якты тормыш белән тулыландыру, кинога гаиләләре белән килү. Үсеп килүче буынга кино сәнгатенең үзенчәлеген бирү дә безнең иңнәрдә", - диде ул.