Филүс Каһировның әнисе улының бәләкәй чагын хәтерли.
— Балаларымны намуслы, тырыш, кешеләргә ихтирамлы булсыннар дип тәрбияләргә тырыштым. Филүсне үскән чагында тиргәгәнемне дә исемә төшерә алмыйм. Кызым бик усал булды. Ә Филүс, апасының капма-каршысы булып, бик тыныч булып үсте.
Бик сак кына уйный, һәр уенчыгын үз урынына илтеп куя. Филүскә 3-4 яшьләр чагында картәтисе велосипед алып кайтып бирде. Филүс шул велосипедка гараж почмагында махсус урын булдырды. Йөреп кайткач, велосипедны шул урынга терәп куя, аңа озаклап карап тора, аннары гына өйгә керә. Шундый төгәл булды ул.
Күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үсте. Әниләр дә: «Бик акыллы бала булып үсте», - дип искә алалар аны. Аның хәзер зур улы да шундый ук басынкы, оныгымны гел әтисенең бәләкәй чагына охшатам.
Мәктәптә Филүс алдынгылар рәтендә укыды. Картәтисе аны беренче сыйныфка кергәнче үк укырга өйрәтте. Алты яшендә рәхәтләнеп китап укый иде. Шул истә калган: безгә кунак килсә, иң беренче Филүс әлифба укып һәм җырлап күрсәтә. Кибеткә баргач, авыл кешеләре Филүсне алга чыгарып җырлаталар, шуның өчен акча яки шоколад бирәләр иде үзенә. Бәләкәй чагыннан ук кызык ясарга, төрле артист булып кыланырга ярата иде. "Мәҗит Гафури“ театрына барса, улымны бүген үк алырлар», — дип көлә идем.
Җырлау сәләте әтисеннән күчте, ул яклар барысы да җырлый. Филүс кечкенәдән бәйгеләрдә даими катнашып килде, төрле концертларда чыгыш ясады. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Октябрьский музыка училищесына укырга керергә җыенуын хәбәр итте.
Җитдирәк һөнәр сайлар дип тә уйланылгандыр, мин Филүснең җырчы булуына каршы килдем. Беренчедән, ишегалды тулы мал иде. Миңа, авылларда эш беткәч, 23 ел буе 30 километр йөреп эшләргә туры килде. Өйгә соң гына кайтып керәм, эшләмичә булмый, балаларны укытырга кирәк. Малларны апасы белән Филүс карап үстерә иде. Шәһәргә чыгып китәргә бик кечкенә бит әле дип тә уйладым.
Шулай да, үгетли торгач, уку йортын бергәләп барып карап кайттык. Ошаттык. Шуннан хәер-фатыйхамны бирдем инде. Хәзер дә фотолар карап утырам да: «Бик яшь булган бит бу бала өйдән чыгып киткәндә», - дип уйлыйм.
«Зур уңышларга ирешәчәк, таланты, сәләте бар. Казанга китәр, зур җырчы булыр әле безнең Филүс», — дип мәдәният йорты мөдире гел әйтә килде. Ә мин үзем улымның дөрес юл сайлавына беренче сольный концерты вакытында гына ышандым. Кодагыйлар белән бергәләп барып, шаккатып утырдык. "Сандугач”ны җырлап җибәрде, йөрәкләрем дерелдәп китте.
Баштарак концертлары вакытында борчыла идем. Филүс беренче концертларын үзе алып барды. «Сөйләргә дә, җырларга да кирәк! Ничекләр башкарып чыгар?!» — дип ут йотып утыра идем. Төркеме һәм концертына килгән кунаклар өчен өстәлләр әзерләп, үземә күрә ярдәм итәргә тырыштым. Безнең якларга гастрольләр белән килгәч, Филүсләр төркемнәре белән бездә яши иде. Өч-дүрт ел рәттән бездә булмаган продюсер да, җырчы да, алып баручы белән биюче дә калмагандыр. Мунчалар ягып, пешеренеп, кунак итә идем үзләрен.
Балаларым юлга тузан төшерми, даими күрешеп торабыз. Әле үзем операция ясатып, ике атна Филүсләрдә торып кайттым. Оныклар белән мәш киләм, җәй буе миндә кунак булалар. Балалар тугач та Эльмирага ярдәм итәргә тырыштым. Киленем бик яхшы күңелле кеше. Аның үз әнисе 59 яшьтә үлеп китте. Ул да булмагач, Эльмираның бөтен таянычы мин инде.
Кода белән бик дус без. Әле Казанга киткәндә дә ул илтеп куйды.
Минем барлык әниләрне бу күркәм бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Исән-сау булып, чирләргә бирешмичә, балаларыннан кадер-хөрмәт күреп, үзләре дә аларга ярдәм итеп, матур яшәргә язсын, — дип сөйләгән Флүрә апа "Интертат"ка.
Фото: Интертат