Җәвит Шакировның әнисе Зәлифә ханым Аналар көнендә хатирәләре белән уртаклашкан.
— Мин кияүгә чыкканда өч үксез балага әни булып килдем. Утырып сөйләсәң, тарихым бик тирән инде, аны озаклап бәян итәргә кирәк. Шуны гына әйтәм: мин килгәндә абыйлары зуррак, ә Җәвитемә 5 яшь тә тулмаган иде әле. Соңрак Аллаһы Тәгалә тагын ике сабый насыйп итте үзебезгә.
Без балалар белән шулхәтле рәхәт итеп, аңлашып яшәдек. «Әнкәй» дип өзелеп торучы улларым ничек үги булсын миңа?! Барысы да үземнекеләр алар.
Балаларымны эшкә өйрәтергә тырыштым. «Без мәңгелек түгел, өйрәнүегез үзегез өчен булыр. Өйләнерсез, балалар үстерерсез, белгәннең кирәге чыкмый калмас», — дия идем. Алдашмаска, гадел булырга, һәрвакыт дөресен сөйләргә куштым.
Алар барысы да әтиләре кебек уңган булды. Бөтен эшне балалар белән бергә башкардык. Бу - хатын-кыз, бу ир-егетләр эше дип бүлү булмады гаиләбездә, бер эштән дә куркып тормадылар. Кер юышырлар, аны инешкә төшеп чайкашырлар иде. Көзен, казлар суйгач, Җәвитнең көрәк хәтле куллары белән каз йоны йолкышканы һаман да күз алдымда.
Ипине кичкә таба сала торган идем. Андый көннәрдә олысы: «Әнкәй, син ят, ипине мичтән үзем чыгарырмын, клубка чыкмыйм», — дия иде миңа.
Кайбер әниләр балаларыннан акчаларын яшереп куялар иде. Ә минеке гомер-гомергә сервантта торды. «Шуннан алыгыз, күпме алганыгызны гына әйтегез», — дияр идем.
Күрше авылга 8 километр йөреп укыдылар. Иртәнге 6да уятып, чәйләр эчереп озата идем үзләрен.
Дүрт улым да армиядә хезмәт итте. Берсе дә качып калмады, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр. Җәвит Латвиядә чик сакчысы булып хезмәт итте.
Мин Җәвитемне зур уңышларга ирешер дип һәрвакыт уйлый идем. Бик шук булды ул. Гел әкият сөйләп, кәмит күрсәтеп үсте. Я мин булып, я әтисе яисә абыйсы булып йөреп китәр иде. Кечкенәдән сизелә иде артист булачагы. Сәләте күренгәнгә, әтисе белән гармун да алып кайтып бирдек үзенә. Хәзер инде Җәвитемнең сәхнәләрдән төшмәве - минем өчен бик зур горурлык.
Барлык балаларым да алтыннарым. Өч киленем дә: Зәүлә, Зөлфия, Рәмилә «әнкәй» дип өзелеп тора. Эшләре бетсә, төнге бер тулса да җыйнаулашып: «Әнкәй, нихәл?» — дип кайтып керәләр.
Йортымны карап, тәртипләп тоталар. Әле Җәвитем белән Зөлфиям юкә агачыннан бик әйбәт мунча салдырып бирде. Җәвитләр еракта торгач, Чакмагыштагы улым Радигым ни булса да кайтып җитә.
Сәламәтлегем өчен дә борчылып торалар. «Әнкәй, берүк өйдән чыгып йөрмә, чирдән саклан», — дип көн дә шалтырата Җәвит абыең.
Күршеләрем бик яхшы, алар белән аралашып, гөрләшеп яшибез. Әле менә бергәләп өмә ясап, үрдәкләр чистарттык. Балалар кайта калса, үрдәк бәлеше салырмын, дим.
Авыл халкы арасында йөзем якты, Аллаһка шөкер. Балалар берсе дә ярдәменнән ташламый, барысы да кадерлиләр. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, — дип матур теләкләрен юллаган Зәлифә апа балаларына "Интертат" аша.
Фото: Интертат