+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 декабрь 2020, 08:05

“Мине дә бер юксынырсызмы?..”

Шагыйрь Мөхәммәт Закировның тууына — 70 ел.

Шагыйрь Мөхәммәт Закировның тууына — 70 ел.Шагыйрьләр иҗаты хакында фикер йөрткәндә, гадәттә, ихластан әйтер уйларымны аларның туган ягын барып күрү­дән, кендек каны тамган, тәүге адымнарын баскан җиргә, шул төякнең табигатен, сандугачларының моңлы телен, наратла­рының зифа сынын, җилләренең назлы исүләрен, күкләренең зәңгәрлеген, баш очындагы йолдызларның ни рәвешле җемелдәвен күзәтү-сурәтләүдән башлыйм. Сер түгел, шагыйрьне иң элек туган җир, табигать һәм шунда көн итүче газиз халкының теле, дөньяны танып-белү, фикерләүне чагылдырган акылы бар итә, дөньяга таныта. Шуларны ана сөте, халкының моңы, акылы аша аңлый һәм кабул итә икән, димәк, мондый баланың шагыйрь булмый чарасы юктыр.Мөхәммәт Закировның туган авылы Дәүләттә я үзе белән, яки ялгызым булалмадым, форсаты чыкмагандыр, ә гомер дигәнең, шагыйрь үзе әйтмешли: “Сәгатьтән — көн, көннәрдән — ай, айлардан еллар тутырып” һәм үкенечләрен калдырып, үтә дә китә шул. Дөрес, Караиделдә байтак булгаладым, сәфәр төшә торды, табигатен дә, кешелә­рен дә үз иттем, бу якның моң-авазлары күңел­гә сеңдерелә барды. Тәүге килүдә үк юл буендагы “уйчан наратлар”, масая биребрәк: “Языбыз — яз, кышыбыз — кыш, көзләребез — көз. Артык та, ким дә түгелбез, — Караи­делдән без”, — дип алларыма йөге­реп чыкты. Мин күз төбәп килгән ир-ат: “Дуслык икән — гомерлеккә, нәф­рәт икән — йөзгә-йөз. Белеп шаярт шаяртканда: Караиделдән без”, — дип төртмә телле­лән­де. Әмма үзлә­рен дә, сүзлә­рен дә уңай кабул иттем, уйчан наратлар астында таңга кадәр уй-сер сүттек. Караи­деллеләрнең Мөхәммәт Закиров иҗатын белүе, якын күрүлә­ре куандырды. Авыл малаен шагыйрь иткән Дәүләтне төрле белеш-мә­ләрдән, карталардан эзлә­дем, бик күрәсем килсә дә табалмадым, хәер, егерме өйле авыл нинди карталарда чагылсын да, нинди белешмәләрдә язылсын инде... Беләм мин Дәүләтне! Һәр сукмагы таныш, Байга­зының агышлары таныш, зифа карагайлары, ак йөзле сылу каеннары, сары бәбкә­ләре, хәтта кәҗә бәрәннәре таныш. Алай гынамы, бу дөньядан кит­кән ат җанлы ил картлары, әнисенең җылы кулы, хәстәре таныш миңа. Әнә бит, тик бу төбәктә “черем итә таулар, башын куеп, бер-берсенең мәгърур иңенә”, “шушы туфрак, шу­шы офыкларда — тәүге адым, шатлык-сагышлар”, “матурлыгы кырыс, кырыслыгы белән гүзәл шушы тарафлар”, “көтү көткән ялан, әни белән икәү печән чапкан болыннар”. Димәк, мин күпме еллар аша Дәүләттә туып-үскән үтә моңлы, шигъри җанлы Мө-хәм­мәтнең яланаяк йөргән эзләренә басам, “күксел басулар өстендә бала чактагы рәшәгә” багам, шагыйрь бе­лән бергә “туңа-туңа янам, күкрә-гем­дә утлар белән бозлар кушылып”, ниһаять, тауларга мин башны куеп ятам, ак болытлар яба юрганын”. Әнә шулай Мөхәммәт Закировның шигъри дөньясы минем дөньяма, булмышыма әверелә. Үлемсез әсәр-ләре зиһенемне, хис-тойгыларымны баета, зәвыгым үсә бара.“Галәм белән мин дәаерылмас бәйләнештә...”Мөхәммәт Закиров Караидел районының Дәүләт авылында 1950 елның 24 ноябрендә дөньяга килә, 2014 елның 24 ноябре, төгәл 64 яшен­дә аны бездән аерып, җанын күкләргә аштыра. Шагыйрь белән аралашуым шуннан узмады: “Кызыл таң”га килсәм, мотлак күрергә тырыштым, гәзит-журналларда басыл­ган шигырьләрен туплый бардым. Берчак үзенә иҗаты хакында язып чыгу теләгемне белдердем, бик сөен­гән иде. Нишлисең, бу мәкалә шагыйрь рухы алдында әйткәнемне үтәү кебегрәк була. Мөхәммәт Закиров Башкорт дәүләт университетын читтән торып тәмамлый. “Башкортостан” телерадиокомитетында бераз эшләп ала, хәтсез гомер “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләренең әдә­бият һәм сәнгать бүлегендә хәбәрче йөген тарта. “Каен яктысы”, “Чәчәк дулкыны”, “Уңалган яра”, “Без Караи­делдән”, “Кылычтагы сандугач”, “Туган як” кебек шигъ­ри китаплар авторы. Мөхәммәтнең иҗаты һәм үзе турында Башкортстан­ның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Назар болай дип язган иде: “Нинди генә хәл­ләрдә дә ул үз көнен үзе күрә: “Акылдан язар урынга шигырь­ләр язып ятам”. Монда шуны аерып әйтергә кирәк — заман зәхмәтен­нәнме, тәкъ­дире кушкангамы — ул үзе янса янды, әмма хәтта үзенә дус түгелләрне дә яндырмады, башкаларга сылтанмады. Бу — егетлек. Иҗатта да, тор­мышта да бер үк дәрә­җәдә, бер үк югарылыкта булу сирәк талантларга гына тәти. Икейөзле булмавың, язганда үзеңне-үзең яшер­­­мә­вең — талант чагылышы. Моның бары тик башкалар өчен мәгънәсе, фәһеме булсын”. Тән­кыйть­челәр, әдәбият белгечләре, ми­­немчә, Мөхәм­мәт Закиров иҗа­тына карата артык илтифатлык күр­сәтмәде шикелле, шуңа да укучылар аны халык ша­гыйре Тамара Ганиева әйткәнчә, күбрәге “һәм башкалар” исәбендә күрде. Безгә калса, Мөхәм­мәт Закиров, “Багазы талларының сандугачы кебек, үтә моңлы, үтә талантлы, үтә халыкчан шагыйрь иде. Аның һәр әсәре камиллеге, шигъри көе, тирән фикере, ярылып яткан поэтик образлары булуы белән аерылып торды. Бу сыйфат ташка басылган тәүге шигырьләреннән иҗа­тының соңгы сулышына кадәр бер үзенчәлек булып торды. Хәсән Назар хаклы: “Шигырь язу — ул үзмаксат иткәндәй гел генә парадоксаль фикер артыннан куып шаккатырырга тырышу түгел. Тапкыр сүз, афоризм, әйтем — үзе бер жанр, ә шигырь үзенә башка. Ул — фикер һәм хис гармониясе. Мәңгелек кануннар шигъриятне, ә шигърият исә мәңгелек кануннарны тота”. Алдан ук без шуны билгелибез: сүз сәнгатебезгә Мөхәм­мәт Закиров медитатив дип аталган лирика алып килде, ә аңа хис-тойгылар, философик уйланулар, эчке дөньяңны башкалардан тартынмый ачып салулар, туган як, ерак балачак, печән чапкан болыннарны сагыну, әни һәм аның кул, күңел җылысын юксынуга корылган ностальгия хас. Безнең әдәбиятта, урыс шигърия­тендәге кебек, “авыл поэзиясе” дигән юнәлеш юк, чөнки сүз осталарыбыз барысы да, Әнгам Атнабай әйткәнчә, авылда туып, шәһәрдә дөнья куйганнар”. Ә була калса, иң күренекле классикларның берсе итеп мин Мө-хәммәт Закировны телгә алыр идем. Аның дәрәҗәсен­дәгеләр генә шундый юлларны тудыра:Югалтмагыз мине, авылдашлар,Озак еллар әгәр кайтмасам,Бураннарда үрләр артылмасам,Урамнарда гармун тартмасам,Шәһәрдә дә яхшы кешеләр күп,Әмма үтә каты бәгырьле....Авыл төнендәге ай юк монда,Авыл күгендәге ак болыт.Мөхәммәт Закировның авыл, табигать яраткан кумирлары аз булмады. “Пушкин урамында “Кызыл таң”­да күрдем башлап олпат На­җарны... Шигърият! Шадра егетеңә киләм кебек һаман ияреп...”, “...Узган гасыр башларыннан безгә исән җиткән Тукай шикелле”, “...Шигърият ул Туфанлы”, “...Утыз тулмаган даһилар — Тукай, Лермонтовы бар. Анда Пушкинның илаһи сүнмәс хыялы бар”, “Тукайларны, Туфаннарны сагынам — сагындыра торган дөньялар”. Шагыйрьнең булмышына, эчке дөньясына, язмышына шулай да Сергей Есенин тагын да якынрак шикелле: “Табигать шул сине көз яраткан — үзен җырлар даһи шагыйрен. Бүләк итә алмас кебек башка шагыйрьлекнең синдәй камилен. Син башкача яза алмагандай, яши алмагансың башкача. Синдәй була аламы ни шагыйрь, үзен-үзе сакласа?”Сүз осталарының иҗатын җентекләп, гыйльми яссылыкта байкаганда, язучының художестволы дөньясы, индивидуаль дөнья картасы кебек күренешләр өйрәнелә. Сизәсез­дер, шагыйрьнең дөнья сурәте турыдан-туры туган җиргә, туган авылга, табигатькә бәйле. Нәкъ шулар аша Мөхәммәт Закиров дөнья­га бага, эзләнә. Менә дигән философик го­мумиләштерүләргә юлыга, гаҗәеп поэтик образлар аша укучыларына эстетик ләззәт өләшә:Эңгергә моң чигә чикерткәләр,Мин йолдызларбелән күзмә-күз!Шушы йолдызларныңасларындаЯланаяк үскән идек без.Яланаяклыларны газиз җир кеше итә, шагыйрь итә, халкына таныта. “Туган ягым, синнән ярый киткәнмен әле чыгып, бертөрлелек һавасында үләр идем тончыгып. Булмышым да, тормышым да — барысы да үземнән. Чишмә чишмә була мыни, китәлмәсә күзеннән”. Ника­дәр дөреслек, тапкыр­лык һәм акыл бу фикердә. Гасырлар язмышын уйлар, дөнья өчен борчылыр затлар зуррак дөньяга, халык арасына омтыла, үз-үзеңә бикләнү хи­лаф шагыйрь өчен. “Яшьлегем хыя­лына тиң киңлекне дәвалый кү­ңел. Һәм бу юлда арысландай егет-ләр аумый түгел. Һәрбер атомы мат-дәнең хәрәкәт, әйләнештә. Дөнья, Галәм белән мин дә аерылмас бәй-ләнештә”. Шөкер, Дөнья, Галәм белән бәйләнешкә олпат ирләр, я булмаса шагыйрьләр күтәрелә, Туфаннар, Мостайлар, Наҗарлар, Рәшит Назаровлар, Мөхәммәт Закировлар нәкъ шулай булды. Андыйларның иҗаты шул олпатлык, ихласлык, глобаль күренешләр белән бер сыйфаттан. Әнә ни ди шагыйрь: “Йолдыз­ларның күккә сыймаганы минем күзләр карасына сыйган”, “...Мин ерактан — мәңгелектән киләм, мәңге­леккә илтә юлларым”, “Галәм — мәңгелек сер. Керфек каккан ара — акыл җитмәс вакыт узганы. Кояш төшкән сорау өслә­рен­дә җемелдәшә йолдыз тузаны. Җир — ул ирләр кебек — җан өшеткеч бушлык — йота нинди утлар — кем белә? Кырау түгелдер бу, чәчләренә чал ягылган җирнең бу төндә”. Сокланмый, осталыкка гаҗәпләнми укып буламы бу юлларны?! Акыл ияләренә хас зиһен, фикерләү тирәнлеге, шагый­рәнә тел кирәктер мондый юллар иҗат итәр өчен. Мөхәммәт Закировта аларның барысы да җитәрлек булды.“Сүздән дә зур көчне дөнья белми...”Шул сәләткә ия шагыйрь бер дә очынып йөрмәде, сәхнәләрне шаулатмады, гәзит-журнал битләрен тутырып шигырьләрен ташка бастырмады, алар укучысын сагындырып, уйламаганда, көтмәгәндә очып килде, шигъри күңелле җаннарның тансыгын кандырды. Алда әйткәнемчә, алар чыгу белән аерым-аерым туп­лый бардым. Нәрсәсе белән игътибарны үзенә тарта шагыйрь иҗа­ты? Барысыннан да элек, минемчә, сутлы теле, халыкчан теле, йөрәкләрне килеп кагарлык поэтик теле белән. Аның барлык иҗатына шушы нәфис һәм күркәм тел хас булды. Шу­ның нәтиҗәсендә коеп куйган шигырьләр иҗат итте. Телнең һәм образлы шагыйрь фикеренең нигезен­дә сүз ята, әмма ул сүз мең кат уйланылган, халкың акылыннан, фикерләү үзен­чәлегеннән һәм шагыйрь йөрәгеннән чыгу кирәктер: “Шагыйрьләр үлсә дә исән — сүзе мәңгегә кала”. Күрәсең, шуннан чыгып иҗат иткән М. Закиров. Сүзне озакка сузмас өчен шигырь-ләре теленең иң үзенчәлекле ягына тукталабыз. Беренчедән, Мөхәммәт Закиров иҗатына халыкчанлык үтә хас. Менә кайбер мисаллар: “Ат карадың. Ат яраткан күңелең матур иде. Күңелең матур булганга, гомерең матур иде”, “Алар (бәрәннәр) уйный, сырт сындырып чаба, кушыла алмый берсе уенга”, “Янәшәмдә килгән Газинурның күкрәк текә, калын кулбашлар... Миңа хәтта чыбык очы туган, әгәр шулай әйтү яраса”,“Мин сабыйга сүрә, намазың ни, янда әти — дөньям түгәрәк”; “Безне сүксәң дә урынлы — җилкә юкарак халык”. Халыкның җанлы сөйләү теле, күренүенчә, куллана белгәндә, поэтик телне тагын баета, мәгънә-фикерне көчәйтеп җибәрә. Икенчедән, шагыйрь капма-каршылыклы образлы фикергә нигезләнгән парадокс, антитезаларны оста кулланды. Алар поэтик әсәрне укымлы итүчән. Мә­сәлән, “Давылларда тынлык ник эз­ләдем, давыл эзләдем мин тынычта”; “Аерылмас ике хакыйкать без, һәм кушылмас ике хата без”; “Үз башымда туган бу фикердә үзем чишә алмас каршылык. Мәңгелеккә озата үз җанын, киң дөньяны шагыйрь тарсынып”, “Закон булып әверелгән законсызлык — шаккатмыйм”. Бу юлларда Наҗар Нәҗми, Роберт Миң­нул­линның шундый ук осталыгы чагылып китә.Янә килеп, иҗатындагы иң характерлы поэтик күренеш — чагыштыруларны барлап китик. Мондый чараның шагыйрь барлык формаларын, ягъни синтетик, аналитик, синтетик-аналитик төрләрен иркен файдаланды, предмет-күренеш­ләрне чагыштырып, менә дигән шигырьләр иҗат итте. Кайбер үрнәкләр: “Узган гомер кебек учактагы утлар сүрелә”; “Узган гасыр башларыннан безгә исән җиткән Тукай шикелле”; “...Анда-санда, көзгә үч иткәндәй, чыршы белән уҗым яшәрә”; “Әлсерәгән сарык көтүедәй, күк читендә ойый болытлар”; “...Уйлар, уйлар. Әйтерсең, корт күче ташлап оча алтын кәрәзне” һ.б. Моннан тыш, кабатлаулар Мө-хәм­мәт Закиров поэ­зиясенең тагын бер балкышы, иҗаттагы осталык чагылышы. Алар­ның да төрлеләренә тап буласың. Анафораларга: “Сынады караң­гылыгы, сынады яктылык та. Сынады мәкер, явызлык, сынады яхшылык та” (“Намусым сынаулары”). Эпифорага: “Күңелеңдәге яшерен хисең миңа түгел; толымнарың сүт­кән кичең миңа түгел; гүзәллегең, зифа сының миңа түгел; ләкин миңа бердәнбер син: түзә күңел, өзелә күңел”. Әйтелгәннәр белән беррәттән, автор шигырь юлларында аерым сүзләрне кабатлауны үз күрә, алар укучының игътибарын нәкъ шундагы образлы уй-фикергә җәлеп итә. Мәсәлән, “Юлларыңда — шагыйрь тантанасы, юлларыңда — шагыйрь үлеме”, “Сандугачлар, сандугачлар!... Кичен, таңнарын, төнен”. Сүз остасы дәрәҗә­сенә күтәрелгән авторлар, гадәттә, кыска һәм образлы формада әйтелгән канатлы сүзләр тудыра, алар художестволы әсәрләрне халык иҗатындагы әйтем-мәкальләргә якынайта, нәкъ шулар осталык күрсәт-кеченең берсе. Мөхәммәт Закиров иҗатында мондый тел чаралары аеруча күп булуы белән билгеләнә. Мәсәлән, “Барыбер яхшы яшәве баш имәс йөрәк белән”. “Табулары ансат булмаса да, танулары кыйммәт алтынны”. “Эшсез калгач, белдем: бәхет — шул ук эш икән”, “Акыл булып түргә менгән акылсызлык”, “Кешене түбән күрүче югары булмый”. Әйе, телнең кадерен һәм көчен белде шагыйрь, югыйсә, шундый юллар туар идеме ни: “Сүздән дә зур көчне дөнья белми — тик һәлакәт кенә китермә”. Һәлакәт китермәде, шигъри сүзе белән туган телен баетты, халкының рухын балкытты ул.“Тамармын сиңа,туган җир, әче күз яше булып...”Шигъри осталыкның чиге юк. Мөхәммәт Закиров иҗаты поэтик камиллекнең ачык мисалы ул. Поэзия кануннарына нигезләнеп, иркенләп китеп ул иҗатны байкаганда, тагын да бихисап кабатланмас үрнәкләрне барлап булыр иде. Галимнәрчә әйтсәк, шигырь төзелеше, ритм, рифма мәсьәләләрендә, поэтик синтаксиста әллә күпме энҗе бөртекләренә тап булыр идек, чөнки шигырьне Мөхәммәт Закиров аңлый белде, серләрен, сулышны тойды. Туфан, Мостай, Наҗарлар кебек автор шигърияткә үтә җаваплы карады, талантның асылын аңлатырга омтылды. “Кызмагыз сез шагыйрь талантына: артык кыйммәт тора ул талант. Җирдә аны үлчәр үлчәүләр юк, бетеп булмый аны бәһалап. Артык кыйммәт тора ул талант”, — дип язды шагыйрь. Иҗатының соңында шигъри дөньяда ул үз урынын таныды: “...Алтын бәхет сараеның түрендә мин, түрендә. Монда тәңре — үлемсезлек, көчсез шуңа үлем дә”. Ә бит кайчан гына әле шигъ-рияткә Дәүләт малае аяк басарга җөрьәт иткән иде: “...Унбер яшьтер. Шигырь язып утырам кысып куйган лампа утында”. Шул малай­ның урыны бүген шигъриятебезнең түрендә. Үз сүзләре белән әйтсәк: “Үзем анда моңнар патшасы”, яки: “Мин шәһәрдә адәм чуты гына, табигатьтә, бәлки, Алладыр!”, “Шигърият! Китәрмен дә синнән — кайтып тормам кебек кабаттан. Күкләр ярып туган йолдыз ке­бек, шагыйрьләрне кем соң ярат-кан!”Яраттык Шагыйрьне, шигырьлә­рен яраттык, Караидел табигатенең Алласын яраттык, талантын яраттык, моңнар патшасын үз иттек. Бәндә-челек белән кылган гөнаһларын күптән гафу кылдык (бәндәләр шикелле шагыйрьләр дә гөнаһсыз булмас). Күктә дә әллә кайчан ярлыкангандыр тынгысыз җаны. Шигырь-ләренең берсендә Мөхәммәт Закиров болай дигән иде: “Мине дә бер юксынырсызмы?..” Юксынабыз, бик юксынабыз...Фәнзил Санъяров,филология фәннәре кандидаты, тел, әдәбият белгече.
Читайте нас