Продюсер Барый Алибасов Мәскәүдә дәваханәгә салынган.Аның кан басымы бик түбән, дип хәбәр иткән пәнҗешәмбе көнне "РИА Новости" агентлыгына артистның пиар-директоры Вадим Горжанкин."Барый Кәримовичның хәле кич белән начарая, ашыгыч ярдәм чакырта, аның кан басымы бик түбән була. Аны дәваханәгә салалар. Әгәр барысы да әйбәт булса, ул анда шимбәгә кадәр булачак", - дип белдерә Горжанкин.Аның сүзләренә караганда, продюсерның хәле кискен начарлануның бер фаразы – "Виагра" препаратын артык күп куллану.Фото: sputnikneva.spb.ru