+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 декабрь 2020, 09:30

Бүген "Сылукай-2020" конкурсы узачак

Уфада "Сылукай-2020" башкорт чибәрләре бөтенрусия конкурсы финалы бара.

Уфада "Сылукай-2020" башкорт чибәрләре бөтенрусия конкурсы финалы бара.Бүген 19.00 сәгатьтә «Башкортостан» дәүләт концерт залында башкорт чибәрләренең «Сылыукай-2020» бөтенрусия конкурсы финалы булачак.Масштаблы проект финалында Сибай, Мәләвез, Уфа, Балакатай, Бөрҗән, Куергазы, Мәчетле, Яңавыл, Учалыдан, Чиләбе, Свердловск, Ырынбур, Самара, Саратов, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Пермь крае, ХМАО һәм Татарстан Республикасыннан килгән 20 кыз катнаша. Катнашучыларның яше - 16дан 25кә кадәр. Җиңүче төп приз - автомобиль алачак.Бу масштаблы проект тамашачыларны һәрвакыт яңа идеяләр белән шаккатыра. Әйтик, быел проект финалында кызлар Русия дизайнеры, кутюрье, телетапшырулар алып баручы, «IGOR GULYAEV Мода йорты»на нигез салучы Игорь Гуляевның кичке күлмәкләре коллекциясен тәкъдим итәчәк.Конкурс тарихында беренче тапкыр проектның финалы онлайн режимда узачак. Тамашачылар Республика халык иҗаты үзәгенең YouTube каналында конкурс барышын күзәтә алачак. Шулай ук якын арада «БСТ» телеканалында конкурсның телевизион форматын күрергә мөмкин булачак.Проектны оештыручылар - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Бөтендөнья башкорт корылтае, "Башкортстан" телерадиокомпаниясе.Фото: https://pravitelstvorb.ru
Читайте нас