"Идел" башкорт һәм татар җырларының юбилей X халыкара фестиваль-конкурсы узачак.Бу чара 5 декабрьдә "Башкортостан" дәүләт концерт залында үтәчәк. Инде традициягә әйләнгән, катнашучылар да, тамашачылар да көтеп алган бәйге башкорт һәм татар җырларын популярлаштыруга юнәлтелгән. Проект 2011 елдан башлап үткәрелә. 2020 ел “Идел” өчен юбилей елы – ул 10 яшен билгели.Идел” фестивале лауреаты исеменә дәгъва итүчеләр төрле номинацияләрдә көч сынаша: “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Башкорт эстрада җыры”, “Татар эстрада җыры”, “Академик җыр" һәм башкалар.Төрле елларда бүген инде билгеле артистлар “Идел” лауреатлары булды: алар – Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилия Бәхтиева, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов һәм башкалар.Быелгы конкурс пандемия вакытында күрелергә тиешле барлык саклану чараларын кулланып үткәрелә.