+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 декабрь 2020, 16:55

Дмитрий Дюжевны Сибай аягүрә алкышлады

Сибайның медицина хезмәткәрләре, волонтерлар, социаль хезмәткәрләр коронавирус белән көрәшү вакыты эчендә беренче тапкыр дөньяга чыктылар.

Сибайның медицина хезмәткәрләре, волонтерлар, социаль хезмәткәрләр коронавирус белән көрәшү вакыты эчендә беренче тапкыр дөньяга чыктылар.

5 декабрьдә, Халыкара волонтерлар көнендә, «Алга, Сибай!» яшьләр иҗтимагый оешмасы башкаларга ярдәм итеп, үз гомерләрен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган кешеләргә рәхмәт йөзеннән Русиянең танылган актеры һәм күп хатын-кызларның яраткан артисты Дмитрий Дюжев белән иҗади очрашу оештырды. Артист «Евгений Онегин» моноспектаклен тәкъдим итте.

Зал аны озак аягүрә басып алкышлады, актерга «әфарин» кычкырды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, зал 30 процентка гына тулган иде.

Сәхнәдә шулай ук «Сибай» халык бию ансамбле, «Мироколица» урыс җыры халык ансамбле һәм Галия Бжикова да матур чыгыш ясадылар.

Дмитрий Дюжев тамашачылар белән дә аралашты.

Сибай мэры Рөстәм Афзалов Башкортстанның Урал аръягы башкаласы турындагы истәлеккә Дмитрий Дюжевка яшмадан эшләнгән картина бүләк итте.

Фото: кп.ру
Читайте нас