+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2020, 16:00

"Бишек" җырын тыңлаган бала бәхетле була

Җәй көне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә старт алган "Минем халкымның бишек җырлары" конкурсына 10 декабрьдә "Башкортостан" дәүләт концерт залында йомгак ясалачак. Проект кысаларында узган конкурста җиңүчеләр тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.

Җәй көне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә старт алган "Минем халкымның бишек җырлары" конкурсына 10 декабрьдә "Башкортостан" дәүләт концерт залында йомгак ясалачак. Проект кысаларында узган конкурста җиңүчеләр тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.

Ачык конкурсның финалчылары өч номинациядә билгеләнде: балалар башкаруында бишек җыры, балалар һәм өлкәннәр башкаруында бишек җыры, бишек ясау остасы. Конкурска төрле районнар һәм шәһәрләрдән 105 гариза килде.
Проектның идеясе республика халкы күңеленә хуш килде. Балалар, әниләр, әтиләр, бабайлар, әбиләр конкурсның беренче онлайн-турына үзләренең видеоязмаларын җибәрде.
Танылган этнографлардан, җәмәгать эшлеклеләреннән, күпбалалы ата-аналардан торган жюри килгән барлык гаризаларны һәм видеоязмаларны игътибар белән өйрәнде. Финалга 24 катнашучы чыкты. Тамашачылар бүләкләү тантанасын БСТ һәм "Тамыр" телеканаллары эфиры буенча карый алачак.
Оештыручылар беренче конкурсны аны башкорт теле елына багышлады.
Киләсе елда проектны күпмилләтлегә әверелдерү планлаштырыла. "Бишек" халыкның бәһасез мирасына - бишек җырлары һәм халык осталарының гамәли сәнгатенә яңа үсеш бирергә тиеш.
Проектны "Тамыр" балалар-үсмерләр телеканалы һәм "Ана йөрәге" аналар Советы, Башкортстан гражданнар җәмгыятенә булышлык фонды ярдәмендә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына тормышка ашыра.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас: