-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2020, 12:10

ЧТВ серләрен ача

Чакмагыш телевидениесе оештырылуга – 15 ел.

Чакмагыш телевидениесе оештырылуга – 15 ел.

Бүгенге тормышны телевидениесез күз алдына да китерү мөмкин түгел. Зәңгәр экраннарның аргы ягына күз салу,
телевидение хезмәткәрләренең эшчәнлеген аңлау өчен район телевидениесе хезмәткәрләре белән бер көнемне үткәрдем.
Быел Чакмагыш телевидениесе коллективы унбиш еллык кечкенә юбилеен билгели. 2005 елның июнендә студиягә
аерым бүлмәләр бирелә. Мәскәүдән камералар, яктырткыч­лар кайтарталар, компьютерлар алына. БСТ шулай ук зур ярдәм күрсәтә. Тәүдә өч кеше эшлиләр. Иң беренче тапшыру авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышлана, ул 2005 елның ноябрендә тамашачы хөкеменә тәкъдим ителә. Рәсми ачу исә 17 декабрьдә була. Җиңү бәйрәменнән, Сыерышбаш мәчете ачылу тантанасыннан репортажлар – шулай ук кадерле архив сәхифәләре.

Кемнәр аның йөзен билгели?

Директор Эльвира Сөндекова һәр көн иртән көнгә эш планын махсус тактага язып куя. Эльвира Әсгать кызы – Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, 2010 елда “Ел режиссеры” исеменә лаек булган шәхес. Чакмагыш телевидениесен оештыруда, коллектив туплауда бик күп көч салган.
Бүген студиядә ике хәбәрче – Мөнирә Махъянова, Гөлназ Гафарова хезмәт сала.
Мөнирә Әнвәр кызы – Аблай авылыннан. Телевидениедә 14 ел эшли. Шигырьләр яза. “Коллективтан уңдым, – ди ул.
– Һәр көн иртән торып эшкә кил­гән мизгелләр – иң рәхәт вакыт­ларым. Иң башта операторлар белән съемкага чыгып, материал җыям, кайткач фикерләремне ак кәгазьгә төшерәм. Монтажчылар белән уңышлы кадрларны туплыйбыз. Балалар өчен “Күңелле сә-фәр”, өлкән буын вәкилләре белән “Елларым минем – ‒байлыгым минем”, аш-су осталары өчен “Могҗизалы табын” сәхифәләрен әзерлибез. Шулай ук “Үз җиремдә”, “Киләчәк яшьләр кулында”, “Күңел энҗеләре” һәм башка тапшырулар эфирга чыга. Геройларыбыз – хезмәт алдынгылары, үрнәкле гаи­ләләр. Шулай ук читтә яшәүче якташлар белән тыгыз элемтәдәбез. Хәйрия концертлары үткәрдек, бу ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга олы ярдәм булды.
Гөлназ Габит кызы тамашачыларга “Йөрәкләрдән чыккан теләк-ләр” музыкаль тапшыруы, “Яңалыклар” чыгарылышы аша таныш. Райондашларыбызның, башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз­ның якын кешеләренә изге теләкләрен эфир дулкыннары аша нәкъ менә ул юллый. Аны урамда күрсәләр дә, рәхмәт сүзләрен җит-керәләр. Гөлназ Гафарова Чакмагыш телевидениесенең беренче көннәреннән диярлек биредә һәм эшен бик яратып башкара.

Өйгә – вертолетта

Рим Баянов ‒ “Чакмагыш ТВ”ның гомерлек операторы. Бүген оператор Илдар Гайсин белән бергәләп эшлиләр. Беренче елларны эш бик катлаулы була. “Студиядә төшерелгән материал яздырылган кассетаны Рапат авылында биеклеккә урнашкан вышкага илтеп куярга кирәк иде, – дип хәтерли алар. – Яңгыр, буран булса, бик катлаулы иде. Җәяү яисә чаңгы белән менгән чаклар да булды”.
Ниһаять, 3-4 елдан радиореле корылмасы ярдәмгә килә. Тагы бер оператор –‒ Римзат Билаловны эшкә алалар. Хәзер инде ул – БСТ хезмәткәре.
Квадрокоптерлар ул чакта булмый әле. Бер көнне нефтьчеләр вертолетында Чакмагыш районы җирләрен өстән төшереп йөриләр. Төшке аш вакыты җиткәч, Рим Баяновны үзенең ындыр артында гына төшереп калдыралар. Шуннан: “Чакмагыш операторлары төшке ашка да вертолет белән кайта”, – дигән сүз чыга.
ЧТВның бүгенге монтажчылары Әлфия Шәкүрова, Эдуард Карамов­ның эше дә мавыктыргыч һәм катлаулы. Операторлар төшергән озын материаллардан һәм хәбәрчеләр язган тексттан алар җыйнак матур сюжетлар әзерли.

Читтән торып эшләп булмый

Телевидениенең бер хезмәткәре дә пандемия чорында читтән торып эшләүгә күчмәгән, киресенчә, ин­фекциягә каршы колачлы көрәш, кисәтү-аң­лату эшләре җәелдерелгән. Табиблар белән әңгәмәләр оештырыла, аларның киңәшләре җиткерелә. Социаль хезмәткәрләрнең, волонтерларның, полициянең, укытучыларның эпидемия чорында эшчәнлеге яктыртыла, дезинфекцияләр үткә­рү, утырыш-брифинглар барышы төшерелә. Рейдларда оператор һәм водительләр, үз эшләреннән тыш, дружинниклар буларак катнаша.

Заман белән бергә

Бүгенге көндә “Чакмагыш ТВ” тапшырулары “Толпар” һәм “Сәләм” телеканалларында күрсәтелә. Аналог телевиденеиесеннән санлыга күчкәч тә, чакмагышлылар сынатмый. Тапшыруларның язмалары социаль челтәрләргә, “Ютуб” каналына да куела. Һәр тапшыруны сыйфатлы итәргә омтылалар. Вакыт белән исәпләшмәгән чаклар еш була. Дәүләт телерадио-компаниясенең практик, методик яктан ярдәмнәрен тоябыз, диләр коллективта. Студияләр уңайлы, шартлар бар. Бер бинада урнашкан “Игенче” гәзите редакциясе белән чын дустанә мөнәсәбәтләрдә эшлиләр. Якташларымның хыялы – телевидение серләренә өйрәтүче мәктәп булдыру.
“Чакмагыш ТВ”да үткән бер көндә шуны аңладым: телевидение – уртак хезмәт, анда һәрбер хезмәт­кәрнең өлеше бар. Алар башкарган эш экран артында калса да, тапшыруларга салынган көчне, йөрәк җылысын тоймый мөмкин түгел. Һәм телевидение төбәкнең тормышын гына күрсәтеп калмый, ә мө­һим патриотик, эстетик, әхлакый тәрбия эше дә алып бара.

Юлай НИЗАЕВ.
Чакмагыш районы.
Читайте нас в