+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2020, 07:05

“Идел” бит ул киң бит ул!

Уфада башкорт һәм татар җырларының X халыкара фестиваль-конкурсы узды.

Уфада башкорт һәм татар җырларының X халыкара фестиваль-конкурсы узды.

“Идел” башкорт һәм татар җырларының халыкара фестиваль-конкурсы Русиядә Милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елдан башлап үткәрелә. 2020 елгы проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына лаек
булган. Быелгы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, оештыручылар конкурс өлешен үткәрмәскә карар иткән. Фести­вальнең Гала-концерты “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтте.

Проектта Башкортстан, Татарстан, Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләре вузларының һәм урта махсус уку йортларының вокал бүлекләрен тәмамлаучылар һәм студентлар катнаша. Төрле елларда бәйгедә Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Октябрьский, Стәрлетамак, Сибай, Ульяновск шәһәрләреннән һәм Башкортстан районнарыннан яшь башкаручылар чыгыш ясады. Латвия, Грузия, Кытай, Мексика җырчылары да фестиваль лауреатлары булды.
“Ун еллык юбилей — ул инде озын гомер. Шушы вакыт эчендә “Идел” фестивале матур мәдәни традициягә, тарихка әйләнде. Шушы ун ел эчендә күпме сәләтле яшьләр җыр дөньясында үз юлын тапты, сәнгать үрләренә үрләде, яңа исемнәр ачылды. Алай гына да түгел, бу бәйге еллар буена ике тугандаш халык арасында дуслык-хезмәттәшлек бәйләнешләрен үстерүне күз уңында тотып, матур итеп яшәп килә. Киләчәктә дә ул тормышыбызга ямь, дәрт өстәп, яшәп килсен!” — диде үзенең чыгышында Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина.
Фестивальнең юбилеена Татарстаннан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. “Ун ел дәвамында барган әлеге конкурс-фестиваль ике республиканың мәдәни тормышында мөһим урын алып тора һәм ул мөһим чарага әверелде. Бәйгечеләрнең географиясе киңәюе дә күңелгә рәхәтлек бирә һәм сөендерә. Бүген сәнгать һәм җыр дөньясына да яңарыш чоры килгән дәвердә милли моңны саклау зарур. “Идел” фестивале шушы максатка тугры калып килә. Әлеге фестиваль катнашучыларыбыз өчен иҗади бәйге генә түгел, планнарыбызны яшь буынга җиткерү чарасы да. Бигрәк тә алар аша иҗат әһел­ләренең, композитор, шагыйрьләрнең исемнәрен яңадан ачабыз һәм аларны мәңгеләштерәбез. Оештыручыларга чын күңелдән олуг рәхмәтемне белдерәм һәм әлеге фестивальнең елдан-ел киңәюен, уңышлар телим”, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Ул “Идел” башкорт һәм татар җырларының халыкара фестиваль-конкурсы җитәкчесе һәм оештыручысы Лилия Бәдамшинага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре” дигән мактаулы исем бирелүен әйтте һәм бүләкне тапшырды.
Быел фестивальдә үткән еллардагы лауреатлар Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева, Алиса Нугаева, Руслан Габбасов, Айгөл Хәернасова, Айтуган Вәлмөхәммәтов, Әлфия Нигъмәтуллина, Нурзия Сабитова, Алмас Хөсәенов, Алмас Сирусин, Айбулат Гыйләҗетдинов, Аида Ибракова, Әлфия Морзабаева, Нух Котыев, Базарбай, Раушан Сөләйманов катнашты, алар оештыру комитетыннан һәм фестиваль партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр алды.
Шулай ук, узган ел лауреатлары Айгөл Әхмәтшина — Япония башкаласы Токиодан һәм Лилиана Газизова Нью-Йорктан видеомөрәҗәгатьләрендә “Идел” конкурс-фестива­ленә, оештыручыларга җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерде.
Гала-концертның беренче бүлегендә чыгыш ясаучылар Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Башкортстан халык уен кораллары милли оркестрына кушылып җырлады һәм күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Ә инде икенче бүлектәге җырлар эстрада, курай, гармун моңнары белән үрелеп барды. Берничә ел жюри рәисе булган Идрис Газиев, Илһам Вәлиевның чыгышлары көчле алкышларга күмелде һәм чараның мәртәбәсен тагын да арттырды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас