+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 декабрь 2020, 14:05

Гран-при - казах егетендә

Уфада дистанцион форматта Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге I Бөтенрусия вокалчылар конкурсы үтте.

Уфада дистанцион форматта Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге I Бөтенрусия вокалчылар конкурсы үтте.

Җырчы, режиссер һәм педагог, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, Русия һәм Башкортстанның атказанган артисты Мәгафур Хисмәтуллин (1915-2004) - башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Заһир Исмәгыйлевның шул ивемдәге операсында Салават Юлаев партиясен беренче башкаручы (1955), Уфа сәнгать училищесы һәм Уфа сәнгать институты педагогы була.
Географиясе халыкара дәрәҗәгә кадәр киңәйтелгән Бөтенрусия бәйгесенә Башкортстан, Татарстан, Ырынбур өлкәсе, Удмуртия, Пермь краеннан яшь башкаручылар, шулай ук Корея, Кытай, Үзбәкстан һәм Казахстаннан конкурсантлардан 73 гариза бирелгән иде.
Конкурсның Гран-приена Алматадан 40 яшьлек җырчы, З.Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты магистранты, Абай исемендәге Казах дәүләт опера һәм балет театры солисты Болат Канагатов лаек булды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: