Бу хакта җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
«Тагын бер кечкенә җимешебез бар. Малаебыз туды. Аллаһка шөкер», — дип яза ул.
Бәби 2970 грамм авырлыкта, буе 50 см дип язылган. Сабый бүген кичке алты тулырга ун минутта туган.
Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның ире Фәрит Таишев гаиләсендә кызлары Ләйлә, уллары Әнвәр һәм Гомәр бар.