“Җиз кыңгырау моңнары” белән тарихка кергән талантлы композитор Вәсил Хәбисламов сиксән яшь үрендә дә иҗатта кайнап яши.
Борай – Әҗәк юлы. Билгеле композитор Вәсил ага Хәбисламов белән очрашуга барганда машинада аның көенә язылган “Җиз кыңгырау моңнары”н махсус тыңлыйм. Филүс Каһировның өздереп җырлавына мин дә кушылам. Йөрәк ярсый. Бу җырны язу тарихын аның сүзләренең авторы, райондашым, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның үзеннән ишетеп беләм. Кем башкарса да, яратып тыңлыйм мин ул җырны. Шулай булмыйни, Борай-Тәтешле-Илеш җыры бит бу!
Ниһаять, Әҗәккә дә җитәбез. Үзе турында язарга килгәнемне белгәч, Вәсил ага матур гына итеп елмаеп куя. Юл буена кыңгырау чыңына моңланып килүемне әйткәч, “Ул җыр тарихы менә болайрак...” дип сөйләп китә. Ишетеп белсәм дә, героемны бүлдермим. Ә ул: “1968 елның буранлы кышы, — дип акрын гына сөйләп китә — Музыка училищесында укыган чагым. Бер төркем язучылар, артистлар, музыкантлар белән Илешкә китеп барабыз. Район үзәгендә безне пар атлар җигелгән чаналарда, толыпларга төреп утыртып, “Искра” колхозына алып киттеләр. Юл буена атларга тагылган пар кыңгырау тавышын тыңлап киләм, киләчәктә оркестрда кулланырга ниятлим. Әнгам, кабыргама төртеп: “Нинди уйлар уйлап барасың?”, — ди. Көй туа миндә, димен. Ә ул: “Миндә шигырь туа!”, дип җаваплый. Барып җиткәч, аптырап торабыз хәтта: аның шигыре минем көемә туры килә!”
Ул чакта җырны Илфак Смаков башкара. Аннан соң “Җиз кыңгырау моңнары”н исемнәре киң билгеле җырчылардан Зәки Мәхмүтов, Айдар Галимов, Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров башкаруында тыңладык.
Җырларны Вәсил Карам улы 1961 елда ук яза башлый. Ул чакта ул Яңавылда мәдәният йортында эшли. “Азат хатын” журналында Шәүкәт Галиевның “Диңгезнең дә була төрле чагы” дип аталган шигырен укып, күңелендә сагыну, юксыну кичереп туган беренче җырын җырчылар һаман репертуарларына теләп кертә. Соңрак бу җыр “Раушаниям, бәгырем” дип атала башлый. Аның бу җыры өчен заманында хәтта республиканың Мәдәният министрлыгы 80 сум акча да түли (Вәсил ага ул вакытта аена 60 сум акча алып эшли).
“Шуннан соң бер җырым өчен дә акча алганым булмады”, — дип елмаеп искә ала бүген композитор. Зәңгәр экраннардан, радиодан бу җырны БАССРның атказанган артисты Гомәр Әбделманов һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Илфак Смаков башкардылар. “Земфирәкәй”, “Ак дулкыннар”, “Сине сөеп” җырлары да үз тамашачысын тапкан әсәрләр буларак билгеле. Шулай ук Вәсил ага киң билгеле спектакльләргә дә көйләр язган. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасына язган музыкасының аеруча яратып башкарылуын әйтте ул.
Туган ягы Борай турында да бар аның җырлары. “Борай ягы Танып буйлары”, “Борай маршы” җырлары районда үткәрелгән һәр чарада диярлек башкарыла. Алардан туган ягыңны ничек ярату, ватанпәрвәрлек хисләре ташып тора.
Бөтен гомерен моң иленә багышлаган, музыка мәктәбендә укытып, балаларга баянда уйнау серләрен төшендергән, инде олыгайса да, баяны белән сәхнәдән төшмәүче бу кешенең популяр җырлар авторы булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Күптән мәрхүм булган әти-әнисе улларының казанышларына ничек сөенер иде! Тик язмыш аларга газиз улларының нинди шәхес булып үсешкәнен күрергә насыйп итмәгән.
Тумышы белән Борай районының Абдулла авылыннан Вәсил ага. Яңа туган гына сабый чагында аның әтисенә “кулак” мөһере сугып, аларны гаиләләре белән Караидел районына сөрәләр. Әнисе, баласын саклап калырга тырышып, өзлегеп, гүр иясе була. Ул чагында Вәсил агага нибары яшь ярым була. Шуннан башлап ул ана назын күрми үсә. Вәсилгә 11 яшь булганда гына әтисе акланып, туган авылларына кайта алар. Үз тырышлыгы белән күрше апаның вятский гармунында уйнарга өйрәнгән улына әтисе гармун сатып ала. Гаилә Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәренә күчеп килгәч, Вәсил шунда гармун түгәрәгенә йөри, ныклап гармунда уйнарга өйрәнә.
Сәләтле егет читтән торып Н. Крупская исемендәге Мәскәү мәдәният институтында белем ала, төрле эшләр башкара. Каникуллар вакытында туган якларына кайтып йөри, яшьләрне гармунда, баянда уйнап җырлата. Егетнең сәләтен шунда күреп калалар һәм концертларда катнашырга чакыралар. Институтны өченче курстан ташларга туры килә, чөнки уку авырлаша, барып йөрергә ерак, уңайсыз була. Вәсил Уфа музыка училищесын тәмамлый. 1958 елдан бирле ул баяныннан, сәхнәдән, җырдан аерылмый.
“Телевидение-радиодан җырларымны башкаралар, әледән-әле минем үзем уйнаган “Сыерчыклар биюе”н, маршларымны ишеттерәләр, авылда, районда үткәрелгән концертларда катнашырга чакыралар – мин шуның белән бәхетлемен”, – ди Вәсил Карам улы.
“Күпме җыр язылды икән, санап караганыгыз юкмы?”, – дигән соравыма: “Әллә инде, санаганым юк. 80 тирәсе бардыр”, – ди ул. Әйткәндәй, бүген аның яше дә шул тирә. Һәр яшәгән елына берәр җыр туры килә, димәк.
Җыр-моң аның гомерлек юлдашы булган. Милләтебез дөньясын җыр-моң белән баетып яшәүче олуг шәхес Вәсил ага Хәбисламов яныннан кайтыр юлга чыккач та машинада янә “Җиз кыңгырау моңнары”н куйдым. Кыңгырау чыңына моңланып кына кайтыйм әле...
Венера Арсланова.
Борай районы.