+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 декабрь 2020, 11:50

Салават Фатхетдинов җырларын алтын флешкада саклый

Анда аның 333 җыры яздырылган.

Анда аның 333 җыры яздырылган.

Бу хакта билгеле алып баручы Фәнил Вакказов белдерде. Алар бер чарада очрашкан һәм шунда Салават Фәтхетдинов аңа флешканы бүләк иткән. Шул уңайдан Фәнил "Инстаграм"дагы сәхифәсендә күренекле җырчыга рәхмәт белдергән.

"Бу - миңа бирелгән иң зур, кадерле һәм истәлекле бүләкләрнең берсе. Салават абый миңа үзенең алтын флешкасын бүләк итте. Анда алтынның пробасы да язылган. Бу флешкага 333 җыр яздырылган. Салават абый аларның барысын да үзе сайлап алган.

"Энекәш, сине бу флешкага лаек дип саныйм", диде ул. Салават абый, бик зур рәхмәт сиңа якын, хөрмәт итүеңә!" - ди Фәнил.

Фото: Фәнил Вакказов сәхифәсеннән
Читайте нас