+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2020, 07:15

Элвин Грей - 1,5 миллион, Филүс Каһиров 50 мең...

Яңа ел бәйрәмнәре белән бергә корпоратив вакытлары да якынлаша. Быел җырчыларны Яңа ел кичәсенә ничә сумга чакырырга була?

Яңа ел бәйрәмнәре белән бергә корпоратив вакытлары да якынлаша. Быел җырчыларны Яңа ел кичәсенә ничә сумга чакырырга була?

Шуны белер өчен "Интертат" артистларга һәм аларның концерт директорларына шалтыраткан.

Ришат Төхвәтуллин быел сезнең алда 500 меңгә чыгып җырларга әзер. Бу хакта концерт директоры Илгиз хәбәр иткән.

"Бу - 40 минутлык программа, үзенең музыкантлары, биючеләре белән килә Ришат. Быел корпоративларга чакырулар алдык инде", — дигән ул.

Раяз Фасыйхов болай дигән: "Бәяләрне кемгә кирәк, шуңа гына әйтәм мин. Үткән елдагы белән чагыштырганда, берни дә үзгәрмәде. Корпоративларга чакырулар бар. Без төбәкләр буенча да йөрибез, төрле вариантларда чыгыш ясыйбыз: төркем белән дә, үзем генә дә. 40 минут, яки икегә бүлеп, 20шәр минут була инде ул..."

Илсөя Бәдретдинованың концерт директорына да корпоратив бәяләрен белү теләге белән мөрәҗәгать иткәннәр.
- Бәя төрлечә, мин аны төгәл генә әйтә алмыйм. Монда - 20, башка җирдә 30 булырга мөмкин. Бәяне Илсөя үзе хәл итә. Юлның ераклыгына да карый. Төркем белән, яки ялгызы гына да җырларга мөмкин. Чыгышның вакыты да бәягә йогынты ясый. Кемдер бер сәгать сорый, кемгәдер бер генә җыр кирәк, шуңа күрә төгәл бәяне әйтеп булмый. Корпоративларга чакырулар күп булды. Ләкин әле төгәл түгел, барысы да сорау астында, — дигән Гүзәл ханым.

Узган елдагы белән чагыштырганда, Илсөя Бәдретдинованың чыгышларына бәяләр үзгәрмәгән.

Үзләренең Яңа ел кичәсендә Илназ Сафиуллинны күрергә теләүче кешеләргә 1-2 җыр өчен - 35 мең, ә 3-8 җыр өчен 50 мең түләргә кирәк булачак.

Элвин Грей - бүген иң кыйммәтле артистларның берсе. Аның Яңа ел алды кичәләрендәге программа бәясе турында менеджеры Семен сөйләгән:
- Корпоративларга бару 1,5 миллион сум тора. Яңа ел төнендә кыйммәтрәк булачак. Без команда белән һәм райдер буенча гына эшлибез. Корпоративларга чакырулар бар, чыгышларны бөтен саклык чараларын да үтәп ясаячакбыз, — дигән ул.

Филүс Каһиров, үзе генә җырласа, 50 мең сум ала икән. Фирдус Тямаев 100-150 меңнән төшми.

Фото: https://pixabay.com
Читайте нас