-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2020, 16:05

Башкортстан Журналистлар берлегендә яңа җитәкче

Бүген Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды онлайн-форматта узды.

Бүген Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды онлайн-форматта узды.


Берлекнең яңа рәисе итеп «Башкортостан» гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков сайланды. 95 процент кеше аның өчен тавыш бирде. Шулай ук съездда яңа Берлек идарәсе әгъзалары сайланды, аңа журналистика ветераны, «Башинформ» агентлыгы мөхәррире Алик Шакиров керде.

Ун ел эшләгән оешма рәисе Артур Дәүләтбәковка эшләре өчен рәхмәт белдерелде һәм «Казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.

Артур Дәүләтбәков 2016-20 елларга отчет доклады белән чыгыш ясады, ул берлек үткәргән төп вакыйгаларны билгеләде. Алар — Башкортстан Республикасыны 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына "Алтын курай" халыкара конкурсы, Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев катнашлыгында "Инфорум", "Журфест", "Бал прессы" журналистлар фестивальләре, президент грантларында катнашу өчен материаллар әзерләү эше, шулай ук Башкортстан Башлыгы грантына, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә республика конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча эш Һәм башка чаралар, шулай ук мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү.

Съездда быел якты дөньядан киткән журналистларны — Самат Галин, Галина Заводникова, Илдар Насретдинов, Сергей Спатар һәм шушы көннәрдә вафат булган фотохәбәрче Наил Рәҗәповны бер минут тын торып искә алдылар.


Съездда барлыгы 110 кеше катнашты. Русия Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий съездда катнашучыларны сәламләп, ул оешманың төп бурычы — журналистларны яклау, дип билгеләп үтте. Берничә журналист Русия Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Район басмалары журналистлары актуаль мәсьәләләрне күтәрде. «Краснокамские зори» гәзите баш мөхәррире Ирина Вәлиева соңгы елларда журналист абруе кимү һәм журналистларның хезмәт хакы түбән булуы турында сөйләде. Шулай ук журналистлар шифаханә-курорт дәвалавы, дарулар сатып алу мөмкинлеге турында да искәртте. Ишембай телевидениесе директоры Сибәгать Рахмангулов әйтүенчә, бүген журналистларның үз профсоюзлары юк.


Башкортстан Журналистлар берлеге - республиканың иң зур иҗади берлеге һәм Русиядә иң эре төбәк бүлекләрнең берсе. Бездә 1600дән артык журналист исәпләнә, алар 81 урындагы оешмага берләштерелгән. Җиде районара иҗат берләшмәсе эшли.


Фото: bashinform.ru



Читайте нас: