Шул исемдәге конкурс-фестиваль быел яңа форматта узды.
Фәридә Кудашева исеме милли җыр сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Үзенчәлекле тавышы һәм югары башкару осталыгы аны кабатланмас иткән. Ә инде виртуоз музыкант, оста аккомпаниатор Бәхти Гайсин иҗат иткән әсәрләр заманында Советлар Союзында гына түгел, Германия, Финляндия, Франция сәхнәләрендә дә яңгыраган.
Күпмилләтле Башкортстан мәдәниятенең ике аккошы булган Бәхти Гайсин иҗатына, аларның җырларына багышланган “Ике аккош” бәйгесе республикада бик матур традициягә әйләнде.
Фәридә Яһүдә кызының тууына 100 ел тулу уңаеннан Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева белән әңгәмә кордык.
— Римма Әмировна, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе халкыбызның гореф-гадәтләрен, телне, мәдәниятне саклау, үстерү буенча бихисап эшләр башкара. Шуларның берсе, инде традициягә әйләнгән, күпләр көтеп алган “Ике аккош” республика конкурс-фестивале. Бүген шул хакта сүз алып барыйк әле.
— Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә Фәридә Кудашеваның 100 еллыгы киң колач җәеп үткәрелергә тиеш иде. Әмма пандемия моңа үзгәрешләр кертте. Шулай булуга карамастан, “Ике аккош” конкурс-фестивален үзенчәлекле шартларда да үткәрергә булдык.
“Ике аккош” бәйгесе сигез ел дәвамында Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән республиканың Мәдәният министрлыгы, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре ярдәме белән оештырылып килә. Оештыру эшләрендә Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәрдаим ярдәм күрсәтә. Шушы еллар эчендә конкурс аякка басып, ныгып китте, аерым бер абруй казанды, дияргә була. Хәзер инде 350дән артык финалчыбыз бар дип әйтә алабыз. Алар арасында елдан-ел җиңү өчен генә түгел, күңел өчен дә катнашучылар барлыкка килде. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, Фәридә Кудашеваны, Бәхти Гайсинны күреп, белгән кешеләр, аларның моңнарында тәрбияләнүчеләр.
— Республиканың ике бөек шәхесе иҗатын мәңгеләштерү теләге, уе ничек барлыкка килде?
— Фәридә Кудашева балачактан таныш дисәм дә, бер дә ялгыш та, арттыру да булмас. Мин үскән чорда аны белмәгән, тавышын танымаган кеше юк иде. Радиодан гел генә аның җырларын тапшырдылар. Ә бервакыт ул минем туган авылга концерт белән килде. Билгеле инде, бар халык шунда агылды. Әлбәттә, бала-чаганы кертмиләр. Ә мине әнием үз итәге астына яшереп диярлек залга алып керде. Фәридә Кудашева сәхнәгә чыгуга шыгрым тулы залдагы халыкка сак кына, бик ипле итеп кул изәде. Әле булса аның елмаеп, кул изәгәне күз алдында. “Ике аккош” җыры исә — Бәхти Гайсин белән Фәридә Кудашева иҗатының визит карточкасы. Алар да горур, соклангыч ике аккош кебек моң күлендә йөзгән, югарыга, һавага күтәрелгән. Җырның сүзләре дә бик мәгънәле, көе дә онытыла торган түгел.
— Быелгы конкурста үзгәрешләр дә булды. Шулар турында да әйтеп китегезче.
— Үзгәрешләр пандемия аркасында кертелде. Беренчедән, сайлап алу туры онлайн-режимда узды. Шулай булуга карамастан, аның үзенә күрә яхшы ягы да булды — катнашучыларыбызның географиясе тагын да киңәйде. Әйтик, башка елларда Уфадан ерак районнардан гаризаларны күп булмый иде. Ә быел исә шактый ерак районнардан да, Татарстаннан, Пермь, Чиләбе, Магнитогорскидан да катнашырга теләүчеләр бар. Йомгаклау тантанасы онлайн форматта үтте. Нәтиҗәләр, гадәттә, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында игълан ителә иде. Әлегә кадәр Гала-концертның нәкъ шул залда үтүе дә очраклы түгел. Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның иҗади эшчәнлеге филармониядә үткән.
Шулай ук, быел “Ике аккош” конкурс-фестивале кысаларында “Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр” дип аталган флешмоб та игълан ителде. Әлеге флешмобны мәшһүр җырчыбызның исемен халыкка таратыр өчен, аңа хөрмәт йөзеннән оештырырга уйладык. Ул бит гастрольләр белән бөтен Советлар Союзын гизеп чыккан җырчы, чит илләрдә дә чыгыш ясаган. Флешмобның максаты да – кайчандыр исеме телдән-телгә йөргән, олысы да, кечесе дә таныган, легендага әйләнгән Фәридә Кудашеваны һәр төбәктә искә алу.
Флешмобның мәгънәви эчтәлеге һәм даирәсе дә киңрәк, анда җырны башкару дәрәҗәсе бәяләнүдән бигрәк, рухи мирасыбызга мөнәсәбәт ачык чагыла. Сәхнәгә чыгу – олы сынау. Флешмоб исә күңелендә Фәридә апаның моңын йөртүчеләргә яңа мөмкинлек бирә. Шушы көннәрдә генә бөтенләй таныш булмаган берничә кеше шалтыратып, Фәридә Кудашева белән булган хатирәләре белән бүлеште. Һәркайсының сүзләрендә бөек җырчыга җылы мөнәсәбәт, ихласлык чагыла. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сеңлесе Хөршидәне дә искә алалар, аңа багышланган җырны да көйләп күрсәттеләр. 100 ел – ул бер гасыр, Фәридә Кудашевалы гасырда яшәвебез белән бәхетле буын без.
Флешмобка “Нур” театры артистлары, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов һәм аның кызы, яшь җырчы Айсылу Габдинова кушылып, чараның мәртәбәсен тагын да арттырды.
— “Ике аккош” республика музыкаль конкурсы халык традицияләрен саклау һәм үстерүгә генә хезмәт итми, талантлы яшь башкаручыларны да ачыклый. Шулай бит?
— Әйе, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗаты төрле яшьтәге башкаручыларны колачлый. Бәйге ике юнәлештә – уен коралларында уйнаучылар һәм җырчылар номинациясендә үткәрелә. Анда үзешчән башкаручылар катнаша. Конкурсның беренче көннәреннән үк мәктәп яшендәге балалар, студентлар актив катнашты. Арада сәхнәдә кыю адымнар ясаучы яшьләрнең булуы да куандыра. Конкурста катнашучылар арасында Филүс Вәлиев, Илдар Халиков, Марсель Мөсәвиров, Алия Карачурина кебек инде зур сәхнәне яулаган җырчылар да бар. Бу яшьләрнең рухи мираска булган мөнәсәбәтен күрсәтә.
— Римма Әмировна, сезнең карашка Фәридә Кудашева иҗатын популярлаштыру, киләчәк буынга җиткерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?
— Һәр халык үзенең бөек улларын һәм кызларын онытмаска, аларның исемнәрен буыннан-буынга тапшырып барырга тиеш. Ә моның өчен эшлисе эшләребез бик күп. Мәсәлән, Фәридә Кудашеваның иҗади мирасы фән ягыннан тикшерелмәгән һәм системага салынмаган. Шулай ук, биографиясендә төгәлсезлекләр күп. “Ике аккош” бәйгесен үткәрү барышында Фәридә Кудашеваның репертуарын барлау һәм ул башкарган җырларның исемлеген ачыклау кирәклегенә дә төшендек. Ике тугандаш республика арасында рухи күпер салучы, ике игезәк халыкның — татар белән башкортның — халык һәм эстрада җырларын үзенчәлекле моңы, тавышы белән искиткеч югары дәрәҗәдә башкаручы Фәридә Кудашева иҗаты халкыбыз күңелендә югалмасын иде.
Пандемия аркасында килеп туган хәлләр уңай якка үзгәреп, май аенда Фәридә Кудашеваның юбилее уңаеннан тантаналы концерт, һичшиксез, үтәр дип ышанасы килә һәм башкаланың иң дәрәҗәле һәм мәртәбәле “Башкортостан” дәүләт концерт залында безнең “Ике аккош” конкурсының җиңүчеләре дә чыгыш ясар дип уйлыйбыз.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
Исеме — телдә, моңы — күңелдә!
Зөфәр ИДРИСОВ,
Авыргазы районы хакимияте башлыгы:
– Авыргазы төбәге өчен мәшһүр моң иясе, музыкант һәм композитор Бәхти Гайсинның һәм халкыбыз сандугачы Фәридә Кудашеваның иҗатына багышланган “Ике аккош” конкурс-фестивале зур вакыйгага әверелде.
Композиторның исемен йөртүче музыка мәктәбендә, үзәк район китапханәсендә, Мәдәният сараенда, туган якны өйрәнү музеенда, барлык мәктәпләрдә, ел башында Бәхти Гайсинның 90 еллык юбилеена багышланган чаралар үтте. Әлбәттә, аларның иң тантаналысы Бәхтигани Миңнеяр улының туган авылы Кешәннедә узды.
Булачак композитор Бәхти Гайсин 1930 елның 24 гыйнварында Авыргазы районының Кешәнне авылында туган. Биш яшендә Миңнеяр абзыйның энесе Хәсән абыйсының тальянын тарта башлый. Сугыш алдыннан алар Уфага күчә. Сугыш башлангач, әтисен фронтка озаталар, анда ул батырларча һәлак була, бер айдан әнисе вафат була.
Кечкенә Бәхти укуын Уфаның 5нче мәктәп-интернатында дәвам итә. Аннары Стәрлетамак станоклар төзү заводының һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, заводта слесарь-җыючы булып эшли, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Уфа музыка мәктәбендә укый.
1960 елда филармониягә Бәхти Гайсинның эшкә килүе, талантлы җырчы Фәридә Кудашева белән җырлы-моңлы юлларны кулга-кул тотынышып дәвам итүләре милли сәнгатебез өчен шатлыклы вакыйга була.
Бәхти Гайсин аккордеонын нәни бер оркестрга әверелдерә иде, дип сөйлиләр аны белүчеләр музыкант турында. Филармониядә 30 ел эшләү дәверендә ул илебезне гизеп чыга: Мәскәүдә, Ленинградта, Урта Азиядә һәм Себердә аның музыкасы белән хозурланалар, чит ил тамашачылары Бәхти Гайсинның милли көйләренә соклана.
Мәшһүр моң иясе кайда гына йөрмәсен, эш-мәшәкатьләре ничек кенә күп булмасын, туган яклары белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Концерт белән дә, һәвәскәрләргә ярдәм итәр өчен дә Авыргазыга еш кайтып төшә торган була. Гомеренең соңгы көзендә Кешәннегә кайтып мәктәптә музыка классы ача, уен кораллары ала, җыр-моңга сәләтле балаларны җыеп, укыта да башлый. Бөтен вакытын яшь музыкантлар тәрбияләүгә һәм көйләр язуга багышларга ниятли. Ләкин аяусыз үлем сәнгатьнең иң югары үрләрен яулаган якташыбызны 1991 елның 5 октябрендә арабыздан тартып алды.
Бүгенге көндә районның балалар музыка мәктәбе, Толбазыдагы бер урам Бәхти Гайсин исемен йөртә. “Без — Бәхти якташлары” проекты кысаларында куелган концертлар халкыбызны моңга күмә. Иң тырыш, иң сәләтле балалар өчен аның исемендәге премия булдырылган. Туган авылы Кешәннедә Бәхти Гайсинның йорт-музее эшләп килә.
Бүген музыка мәктәбендә йөздән артык укучы белем ала, илһамланып һәм тырышып музыка башлангычларын өйрәнәләр. “Күңелләр бервакытта да ярлыланмасын!” — композиторның якташларына теләге шундый иде. Мәктәп укучылары Бәхти Гайсин истәлегенә багышланган конкурсларда даими катнашып тора. Уку алдынгылары мәктәпнең махсус премиясе – Бәхти Гайсин исемендәге премия белән бүләкләнә.
2012 елдан Авыргазыда “Ике аккош” җыр һәм музыка фестиваль-бәйгесе үткәрелә.
Бәхти Гайсин белән Фәридә Кудашева безгә зур иҗат байлыгы калдырды. Алар тормышның кадерен белергә, матурлыгын күрергә өнди. Бөтен гомерләрен сәнгатькә биргән осталар халкына армый-талмый хезмәт итте. Шуңа да Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин җырлары халык белән бергә яшәячәк, моңнары күңелләргә яктылык өстәячәк.