-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2020, 12:35

“Җырым белән мин бәхетле булдым!”

Мәшһүр моң иясе Фәридә Кудашеваның тууына — 100 ел.

Мәшһүр моң иясе Фәридә Кудашеваның тууына — 100 ел.

Ярты гасырдан артык күңелләребезгә кабатланмас сихри моңнарын бүләк иткән, халкыбызның өч-дүрт буынында җырга мәхәббәт тәрбияләгән, исеме легендаларга тиң булган олуг талант иясе, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашевадагы моң чыганагы кайдан? Җырчы булып китәргә берәр шәхес яки сәбәп йогынты ясаганмы? Аның гомер юлын һәм сәхнә эшчәнлеген күздән кичереп, менә шул сорауларга җавап табарга тырышыйк.

Йөрәк тавышы

Күрдем әниемнең эшен ташлап
Тыңлауларын сабый мәлемнән.
Аның күз яшьләрен сөртеп алу
Һич тә килми иде хәлемнән.

Ник елавын, ниләр уйлаганын
Аңламый да идем, бичара.
Юатырга, туктатырга аны
Табып булмый иде бер чара.

Тоташ авыл апалары белән бергә
Җырлашалар иде кушылып.
Синең җырны кат-кат
җырлыйлар да
Елашалар иде кушылып.

Үсә төшкәч күрдем: күрше авыл
Шулай җырлап,
шулай тыңлавын;
Патефоннар сине җырлатканда
Тәрәзәләр ничек чыңлавын.

Ничә буын синең моңда үсте,
Ничә буын күңел күтәрде.
Иңгә төшкән күпме бәлаләрне,
Кайгы-шатлыкларны күтәрде.

Синең моңың тик
шатлыктан түгел,
Яралгандыр хәсрәт-кайгыдан.
Анда болыт та бар,
давыл да бар,
Анда түгел кояш, ай гына.

Ул моң чыккан
халык күңеленнән,
Халык йөрәгеннән сыгылып.
Шуңа халык аягүрә тыңлый,
Шуңа тыңлый сине егылып.

Сихри моңың тыңлап
уйга батам,
Куя суга, утка салып та.
Синең күңел аша үтеп кайта
Халык моңы кире халыкка.

Синең җырны,
синең моңны тыңлап,
Заман белән заман кавышыр.
Әнкәйләрдән оныкларыбызга
Күчә барыр йөрәк тавышың.

Ирек КИНЬЯБУЛАТОВ,
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.


Чишмә районының Келәш авылында мәгърифәтле һәм эшсөяр Кудашевлар гаиләсендә 11 малай үсә. Баш бала — Яһүдә. Еллар үткәч Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш булып танылачак Сәйфетдин. Гаиләдә барысы да җырларга ярата, гармунда, мандолинада өздереп уйныйлар. Малайлар берәм-берәм башлы-күзле булалар. 1920 елның 15 декабрендә Яһүдә белән Рәхимәнең дүртенче сабыйлары дөньяга аваз сала. Кыз бала. Абыйсын-җиңгәсен котларга Сәй­фетдин дә керә. Сабыйга исем сайлау турында сүз кузгала.
Ул заманда татар халкы яшь язучы Садрый Җәлалның “Дим буенда” дигән повестен егылып ятып укый. Фәридә бе­лән Рөстәмнең бәхетсез мәхәббәте турында. Сәйфетдин менә шул Фәри­дәнең исемен тәкъдим итә. “Фәридә ул гарәп­чәдән “энҗе бөртеге”, “гәүһәр”, “тиңдәш­сез”, “бердәнбер” дигәнне аңлата, өстәве-нә, әле ул бик аз таралган”, — ди. Аның белән килешәләр.
Сабый күңеленә моң нәселдән киләдер һәм бишек җыры белән дә салынадыр. Өйгә кунаклар җыелган мәлдә нинди генә җырлар ишетми ул! Һәм барысын да күңеленә сеңдереп бара. Моннан тыш, көзгә табан авылда киндер сугу, тула ба­су өмәләре башланып китә, ул эшләр дә җыр-моңсыз башкарылмый.
Урамдамы, сәхнәдәме нинди генә җыр ишетсә дә Фәридә отып ала. Әдәби әсәрләрне бәләкәйдән үк бик күп уку фантазиясен баета. Галимҗан Ибраһимов-ның барлык романнарын, хикәяләрен укып бетерә. Һәдия Дәүләтшинаның “Ай-бикә”сен елый-елый укыганын гомер буе хәтерендә саклады. Шигырьләр турында әйтеп торасы да юк. Тукайның, Такташ-ның, абзыйсы Сәйфи Кудашның шигырь-ләре, әкиятләре, халык иҗаты энҗеләре — балалар йөрәгенә мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, гуманизм орлыклары чәчү-че, күңелләрен сафландыручы күпме ха­зинә аларда! Авылда спектакль яки концерт булса, әнисенең итәк астына яшеренеп кереп, шунда качып карый торган Фәридә сигез яшьләрендә беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, “Салкын чишмә”не җыр­лый.
Бик тырышып эшләп, хәлле тормышта яшәгән бертуган Кудашевларны 1930 елда ук раскулачить итә башлыйлар. Яһү-дә гаиләсенә дә каты бәреләләр, әйбер-ләрен тартып алырга керешәләр. Дөрес, бу законсызлыкка тиздән чик куела, ягъни кулак түгел, урта хәлле крестьян икәнлек­ләрен раслыйлар, тартып алган мөлкәт-ләрен кире бирәләр. Әмма чиктән тыш намуслы һәм гадел Яһүдәнең хәтере калып өлгерә һәм ул авылдан китәргә мәҗ-бүр була. Уфага киңәшләшергә баргач, Башпотребсоюз аны Баймак районының сәүдә бүлеге җитәкчесе итеп җибәрә.
Туган авылдан ихтыярсыз чыгып китү 10 яшьлек кыз күңеленә авыр яра сала. Беренче тәпи баскан җир белән хушлашканда күз яшьләре белән бергә моң да түгелеп кала. Арбага утыргач ул яңгы­ратып җырлап җибәрә:
Китәрмен илегездән,
Тынармын сүзегездән.
Сәхрәләрдә аккош булсам,
Су да эчмәм күлегездән...
Моңарчы авылдан чыкмаган балага Баймак чит ил кебек тоела. Башка табигать, башка мохит, башка тел-лөгать. 3-5нче сыйныфларны башкорт мәктәбендә укый, күп кызлар-малайлар белән дуслаша, бергәләшеп җырлыйлар, бииләр, уйныйлар. Күңел офыклары киңәя анда, Баймак далаларында башкорт халкының озын көйләрен, курай моңын йотлыгып тыңлый, Ирәндекнең кыя ташларына соклана.
Ләкин Кудашевларга Баймакта озак яшәргә насыйп булмый. Ул заманда җитәкче кадрларны урыннан-урынга күчереп тору тәртибе була. Хәзерге термин белән әйткәндә, коррупциягә юл куймас өчен. Гаилә Башкортстанның икенче тарафына — шулай ук җыр-моңга, талантларга бай Кыйгыга күченә. Әйтерсең лә тәкъдир Фәридәне дөнья күрергә, юл йөрүләргә күнегә тор, дип артист тормышына алдан әзерли.
Йөрәкне тетрәтерлек кайгының иң авы­ры 1934 елның язында килә. Фәридә апа бу хакта үзе болай дип сөйләгән иде:
— Югары Кыйгы мәктәбендә алтынчы сыйныфта укый идем. Әни кинәт кенә каты авырып китте. Әти командировкада иде. Атка утыртып дәваханәгә озаттым. Географиядән имтихан тапшыра идем, чакырып чыгардылар да әниемнең үлгәнлеген әйттеләр. Нибары 38 генә яшендә иде бит. Дөнья җимерелгәндәй тоелды. Ат караучы бабай белән әнинең гәүдәсен барып алдык. Җирләргә әти кайтып өлгерде. 44 яшьлек әти кулында өч бала калдык. Иң өлкәне — мин, Хөр-шидәгә — 10, Радикка 6 яшь. Ул чакта Кыйгы халык театрын ачарга әзерләнә-ләр, “Капитал корбаннары” дигән спек­такльгә репетиция ясыйлар иде. Кыйгы-ның урындагы радиосы аша әледән-әле җырлап торганлыктан, мине скрипкачы сукыр картны җитәкләп йөрүче кыз роленә чакырдылар. Карт уйнарга, мин җырларга тиеш. Карт скрипкасын сыздыруы була — әни искә төшеп, елыйм да җибәрәм. Мин бераз тынычланганчы спектакльне кичектереп тордылар...
Рәхимә апа кара гүргә кереп ярты ел үтүгә Яһүдә Кудашевны Дүртөйле районына эшкә тәгаенлиләр. Булачак җырчы менә шунда мәктәп тәмамлый, Уфада сәнгать техникумында укып чыкканнан соң, шунда кайтып, колхоз-совхоз театрында эш башлый. 1938 елда арбага утырып, беренче тапкыр гастрольгә чыгып китә. Бераздан театр артисты Фәиз Вахитов белән гаилә кора. Бердәнбер кызлары Ренара туган елны сугыш башлана. Ире — фронтка, Фәридә өч айлык сабыен күтәреп гастрольгә китә. Яу яланына үзе теләп киткән сөекле сеңлесе Хөршидә 1943 елда Украина җирендә һәлак була. Вахитов җиде елдан соң кайта, әмма сугыш аерган юллар яңадан бергә кушыла алмый: икесенең юлы ике якка юнәлгән була.
Сәнгать эшчәнлегенең тәүге чорында Фәридә Кудашеваны җырлы, лирик образларны башкаручы драма актрисасы һәм биюче буларак күбрәк беләләр. 1947-56 елларда Башкортстан радиосында солистка һәм диктор булып эшләгәндә даны бик еракларга тарала, төрле тараф­ларда аны ишетергә, күрергә тели­ләр. Менә шул чакта филармония җитәк­челәре аны үзләренә эшкә чакырып ала. Һәм җырчының бөтен татар-башкорт дөньясын сокландырган гастрольләре башлана. Ха­лыкның аны ничек яратып кабул итүе турында сөйләгәндә Илештә туып-үскән татар язучысы Хәсән Са­рьянның “Әткәм һөнәре” повестеннан бер өзек китерү урын­лы булыр: “Концерт бет­кәч тә әле халык кайтып китәргә ашыкмады. Фәридә Кудашева әллә ничек һа­ман сәхнәдә торадыр, һаман җырлыйдыр сыман, һәм кешеләр дә әллә ничек, җыр­дан айнып җитмәгән килеш, кара төндә таралышып, җырсыз өйләренә кайтып китүдән шиклә­нәләр сыман иде. Артистлар клубтан чыкканда, фойе аша үтәсе булганлыктан, Ку­­дашеваны кая әле дип тотып карар дәрә­җәгә җиткән халык фойега чыгып тулды”.
Фәридә апа белән мин 1987 елның 22 гыйнварыннан якыннан аралаштым. Нәкъ шул көнне аның фатирында моңлы шагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафин белән икесенең җыр турында әңгәмәсен оештырган идем. Югарыда телгә алынган кебек мисалларны шунда Фәридә апа үзе дә искә төшерде: “Халкыбызның күңеле моң белән мөлдерәмә тулы, — дип уйчан гына башлаган иде ул. — Үсемлек кояшка үрелгәндәй, җырга тартыла ул. Республика, ил буйлап гаст­рольгә йөргәндә моны бик ачык тоясың. Үткән айда гына Бәхти белән безне Түбән Кама шәһәренә чакырдылар. Концертлар куйдык, кардәшләр, якташлар белән бик күп очрашулар булды. Чираттагы чы­гышларның берсеннән соң урта яшь­ләр­дәге бер ханым минем янга килеп, кочаклап алды. “Сез — яшьлеге­безнең айлы кичләре булдыгыз, сөйгән­нәребез белән кавыштырдыгыз, кайгыларны җиңе­ләйттегез, безнең хәтерләрдә җыр булып сакланасыз”, — дип моннан өч дистә ел элек булган вакыйгалар турында сөйләп китте: “Безнең Кодаш авылына концерт белән килгән идегез. Аякка басмаган кеше калмады. Шул Фәридә ­дигән җырчыны бер генә тапкыр булса да күрәсе иде, дип хыялланган кешеләргә Сезнең килү пәйгам­бәр белән очрашкандай тәэсир итте. Бервакыт әбиләр сырып алды, син җырлап беткәч, тәлинкәле радиога килеп рәхмәт әйтәбез, тик синең җавабың ишетелми, диләр”.
Ә теге вакытта чәй эчә-эчә өчебезнең сөйләшү бик озак барды, җырчы белән шагыйрь бәхәсләшеп тә киткәләделәр. Шактый кыю-усал фикерләр дә әйтелде. Әңгәмә кәгазьгә төшкәч, өчәү тагын очраштык, нәрсәләрдер өстәдек, үзгәрттек. Әңгәмә гәзитебезнең 1987 елгы 19 март санында дөнья күрде. Кайтавазлар ел буе дәвам итте.
1960 елда филармониягә Бәхти Гай­синның эшкә килүе, талантлы җырчы бе­лән музыкантның кавышуы, җырлы-моңлы юлларны кулга-кул тотынышып икәү дә­вам итүләре милли сәнгатебез өчен шатлыклы вакыйга булып саналырга хаклы. Фәридә апа сөйләгәннәрдән: “Бәхти белән яшәгән 27 ел гомер аккан су кебек узды да китте. Мин инде тәҗрибәле артистка идем. Иҗатыбыз шактый тулыланды. Ул минем өчен җырлар язды. Бәхти тормышымны җиңеләйтте. Аккомпаниатор яныңда булгач, эшләве бик җиңел. Мин салмаграк кеше. Ә ул шундый җитез... Бәхти чыкса, сәхнә яктырып, нурланып китә иде. Яшь аермасын (мин аңардан 9 яшькә өлкән) без сизмәдек. Вафаты алдыннан гына яңа концерт программасы әзерләп йөрдек. Җырларыбыз-дагы ике аккош кебек кичтек без гомер юлын”.
Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Бәхти Гайсин чын-чыннан аның аерылгысыз юлдашы, эчкерсез, саф күңелле таянычы-терәге була. Ул төрле музыка коралларында уйнап, җырчының тавышын искиткеч бай, нәфис музыка белән тулыландырып, аны халыкка тагын да якынайта төшә. Сәнгать үзе фатиха биргән бу ике җан берлеге гастрольләрдә гаять зур уңышларга ире­шә. Кайда да төрки халыклар аларны үз итеп каршылый. Менә Урта Азиядә Курган-Түбә ягына тауга менеп китәләр. Инде монда татарлар бөтенләй булмас, дип баралар. Барсалар — могҗиза. Болай карап торуга тирә-якта авыллар да юк сыман, әмма каяндыр татарлар җыелып, клубны шыгрым тутырган. Кызганычка каршы, клуб салкын, кешеләр өс киеме белән утыра, Фәридә апаның да сырхаулабрак торган чагы була. Күзләре моң белән мөлдерәмә тулы апалар, абыйлар: “Фәридә ханым, син безне кызган инде, без бит монда гомер буе татар җырын ишеткәнебез юк, зинһар, җырла инде”, — диләр. Җырчы риза да була. Ләкин зыялы тамашачыларның берничәсе, юк, мондый шартларда җырлатып аның нәфис тавышын харап иттермик, ул тавыш бит халкыбызның гомум байлыгы, мактанычы, дип кабат җырлатмыйлар.
Фәридә Кудашеваны хаклы рәвештә Башкортстан белән Татарстанның уртак җырчысы дип исәпләргә мөмкин. Татар­ның мәшһүр шәхесләре Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илһам Шакиров, Роберт Ми­ң­нуллин һәм башкалар белән озак елларга сузылган дуслыгы хакында да күп язарга мөмкин булыр иде. Беренче тапкыр Казанга ул драма театры артисткасы булып эшли башлаган елны бара. Икенче юлы инде аның сандугачтай моңлы тавышы белән танышалар. Бу сәфәрен ул үзе болай дип хәтерләде: “1959 ел иде. Бик дулкынланып, зур җаваплылык тоеп бардым, чөнки Казан — татар рухи тор­мы-шының мәркәзе. Мине көтелмәгәнчә җылы кабул иттеләр, күтәреп алдылар. Язучы­ларның Тукай клубына очрашуга чакырдылар. Минем җырлавымны сорадылар. Соңыннан Н. Исәнбәт, Х. Туфан, Г. Бә­широв, С. Хәким, Ә. Еники һәм башкалар сәхнә артына кереп, автографлы китапларын бүләк иттеләр. Хәсән абый үз җыентыгына яшел каралы каләме бе­лән болай дип язды: “Без бәхетле, без яшибез Уфада һәм Казанда. Кабатланмас нәфис җырлы Фәридәле заманда”. Хәсән абый­ның шигырьләренә беренче булып көй язучы да Бәхти иде — “Кайтырсың шикелле”. Аны да, соңрак З. Исмәгыйлев музыка язган “Тургай”ны да җырладым. Казан урамнарында ул вакытта минем җырлар күп яңгырады. Казаннан мин ике канатлы булып кайттым”.

Мостай Кәрим,
Башкортстанның халык шагыйре:

— Бик күптән инде — 1956 ел иде, бугай. Татарстанның ерак бер районында яудаш дустымның хәлен белергә бардым. Ул мине авылдашлары белән таныштырырга теләп, клубта әдәби кичә оештырды. Минем Башкортстаннан икәнемне белгәч, тәүге сораулары шул булды:
— Фәридә Кудашеваны күргәнегез бармы?
— Бар. Хәтта бер авылда туганбыз, — дип әйтеп салдым.
Кызыкка алып көлешеп куйдылар. Ышанмадылар. Шаярта дип уйладылар. Нишләп инде монда килеп чыккан беренче башкорт аның авылдашы булсын, ди.
— Сез дөресен генә әйтегез... — дип ныкышты бер апа. Фронтташ дустым ярдәмгә килде. Минем сүземне раслады. Фәридә Кудашеваның җырлары ул заманда ике республиканы бер итеп яңгырый иде инде.
Әле дә шаяртмыйм. Фәридә белән без Келәш дигән авылның Черчә дигән урамында туганбыз. Ике кыш бер сыйныфта янәшә парталарга утырып укыдык. Әгәр аның шундый данлыклы җырчы булырын алдан белсәм, бөтен кылык-кыланышларын дәфтәргә яза барган булыр идем.
Аның басынкылыгы, сабырлыгы, инсафлыгы истә калган. Укытучы дәрес сорарга бастырса, хата җавап кайтарып, оятка калмасам ярар иде, дигәндәй, тәүдә кызара. Җавапны ул һәрвакыт төпле, тапкыр кайтара. Фәридә тырыш, пөхтә иде. Бәләкәй чакта аның кайдадыр җырлавын да, биюен дә, яңгыратып көлүен дә хәтерләмим. Әмма аның моңсу карашында, ягымлы тавышында ниндидер сер бар сыман иде. Ул — үзебезнең Фәридә. Шул ук вакытта бездән чак кына читтәрәк, чак кына аерымрак тора шикелле. Күрәсең, баланың үз ихтыярыннан тыш, тылсымлы сәнгать дөньясының шаукымы шул заманда ук аның күңеленә килеп кагыл­гандыр, уйчан иткәндер.
Аның моңын колагымнан алда күңелем ишетә. Чөнки җырларын ул ил күңеленнән алып, безнең күңелләргә чәчә. Башкорт халкы белән татар халкы арасында җырлар бүлешеп, көйләр уртаклашып, ул ике тарафның да мәхәббәтен яулады.
1990 ел.


Ул сәфәрләргә берничә дистә еллар үтсә дә, Татарстан халкында аның җыр­ларына ихтыяҗ кимемәде, сүрелмәде. Моны җырчы үзе дә ачык аңлады, аны һәрчак сагынып көткәннәрен сизеп торды. Бу җәһәттән Илһам Шакиров истәлегенә игътибар итик: “1954-55 елларда Фәридә Кудашеваның беренче грампластинкалары чыкты. Аларда татар халкының элекке җырларыннан “Дим буе”, “Дранча”, “Агыйдел каты ага”, “Илкәем”, “Кыр казы” һәм башкалар язылган иде. Халык арасында күптән билгеле бу җырлар Фәридә апа башкаруында шулкадәр яңача, яңа аваз булып яңгырап киттеләр ки, халык аларны яңа көч, энтузиазм белән күтәреп алды. Казан урамнарыннан көндез узсаң да, кич үтсәң дә һәр тәрәзәдән Фәридә апа тавышы яңгырый башлады. Һәр кичәдә, мәҗлестә ул башкарган җырларны кабатлыйлар, үзешчәннәр концерт куйса — Фәридә Кудашева җырларын сайлый, аның тавышына охшатырга тырыша. Артистның иң зур бәхете дә шунда: ул башкарган җырларны халык күтәреп алса, димәк, аның уй-фикере халыкныкы белән тәңгәл килгән, аның хезмәте бушка китмәгән, гомере заяга узмаган. Менә бу яктан караганда Фәридә Кудашеваның иҗат язмышы бәхетле булды — аның беренче җырла­рын ук халык күтәреп алды. Бу тавышта әллә ни хикмәт тә юк сыман, гади генә, талгын гына ага да ага. Безнең халыкка нәкъ шулай җырлау хас та инде. Шуңа күрә халык Фәридә Кудашеваның беренче җырларын ишетүгә җәйге челләдә сусаганда салкын чишмәгә ятып су эчкәндәй хис итте.
Фәридә Кудашева казанлыларны үзе дә озак көттермәде, шәһәр урамнарында аның килүен хәбәр итеп афишалар эленде. Концерт буласы кичне опера һәм балет театры алды халык белән тулы, барысы да “артык билет” сорап тора. Олысы-кечесе, карты-яше — барысы да җыр­чының үзен күреп, җырны үз авызыннан ишетәсе килә. Шунда бер карчык хәйран калып: “Һай, җаным, кара инде бу әкә-мәтне, дога көткән әрвахлардай тора бит бу халык билет сорап”, — дип әйтеп салды.
Фәридә ханым сәхнәгә килеп чыкты. Аның кыяфәте, киеме, үз-үзен тотышы — барысы да радиодан, грампластинкадан ишетелгән җырларына бик туры килеп тора, хәтта аларны тулыландыра да кебек иде. Кылану да, артык хәрәкәт тә юк, бары тик җыр гына калды. Әйтерсең ул болай ди: “Сез минем үземә игътибар итмәгез, бу сезнең үз җырларыгыз. Мин аны сезгә кире тапшырам гына, шундый моңнар барын хәбәр генә итәм”.
Фәридә Кудашевага 75 яшь тулуны бәйрәм итү тантаналары алдыннан без, берничә журналист, аның өендә булып, озак кына сөйләшеп утырган идек. Биргән сорауларыбызның күбесе җыр сәнгатенең торышына, аерым алганда аның үз репертуарына кагылышлы иде.
— Фәридә апа, нинди җырларны аеруча яратасыз? — дигән сорауга ул болай диде:
— Тормыш та, сәнгать тә, кешенең ха­ләте дә бер урында гына тормаганлыктан, яраткан җырларның кайберләре онытыла төшә һәм аларның урынын башкалары ала, ә инде кайберләре (мәсәлән, “Иделкәем”, “Рәйхан”, “Гөлҗамал”, “Кара урман”, “Әллүки”, “Буранбай”, “Ямәлекәй тавы”, “Син кайтмадың”, “Мәхәббәтем”, “Яшьлегемә кире кайтыр идем”) гомер буе йөрәктә саклана. “Иделкәем” турында сүз уңаенда әйтим, бервакыт айлы төндә Ш. Бабич туган Әсән авылыннан кайтып барганда күптәнге җыр искә төште һәм җырлап җибәрмичә түзә алмадым. Гому­мән, ай миңа нык тәэсир итә, тәрәзәдән ай яктысы төшсә мине төртеп уяткандай, һич йокы алмый.
Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Заһир Исмәгыйлев, Бәхти Гайсин, Сара Садыйкова, Мәсәлим Вәлиев, Мансур Мозаффаров, Рим Хәсәнов җырлары күңелемә аеруча якын. Яратмаган җырны бервакытта да җырламадым мин. Хәтта кушсалар да, сорасалар да.
— Җырчы бәхетен нидә күрәсез? Яшь җырчыларга теләкләрегез, киңәшләрегез дә бардыр. Иҗат алымнарыгыз белән кыскача таныштырсагыз яшь талантларга файдалы булыр иде.
— Минем өчен иң зур бәхет — халыкка хезмәт итүдән, моңнарымның кешеләр күңеленә җитүеннән канәгатьлек алу, туган халкыма кирәклегемне тою. Әле уйлыйм да, ярты гасыр гомерем тәгәрмәч өстендә юкка үтмәгән дигән нәтиҗә ясыйм. Җырга фанатикларча бирелгән кеше генә уңышка ирешә ала.
Сәнгать училищесын, институтын тәмамлау гына әле ул җырчы булу дигән сүз түгел. Безнең һөнәргә кәсеп итеп карамаска, ә үзеңнең бөтен барлыгыңны багышларга, гомер буе үз өстеңдә эшләр-гә, табигый талантыңның кадерен белергә, аны үстерергә, әдәби әсәрләрне, аеруча шигырьләрне бик күп укырга, кыскасы, рухи дөньяңны баетырга, сәнгать өчен җаныңны фида кылырга кирәк. Шигырь китапларыннан мин бервакытта да аерылмыйм, төннәр буена укып ятканым бар аларны.
Җырны кисәкләргә бүлгәләмичә, бер­бөтен итеп, көйнең тирәнлеген тоеп, логик басымны үз урынына куеп, йөрәгем аша үткәреп, сөйләшкән, әңгәмәләшкән кебек җырлыйм. Югыйсә ул халык күңе­ленә барып җитә алмас, коры нота гына җырлау булып калыр иде. Үзең башкара торган җырның тарихын энәсеннән җе­бенә кадәр белү, фәлсәфәсен тирәнтен аңлау мөһим. Шуларны белмичә, аңла­мыйча сәхнәгә чыгучылар урманны — утын, кукурузны силос итеп кенә күрүче кешеләргә охшаш. Җырчы күпмедер дәрәҗәдә тарихчы да, галим дә булырга тиеш. Мәгафур Хисмәтуллинны, Ишмулла Дилмөхәммәтовны, Илһам Шакировны мисалга алыйк. Тарих төпкеленнән әллә күпме җыр-моң казып чыгарды алар, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә үрнәк булып торалар. Мин дә берничә шундый халык җырын беренче булып башкардым. Җыр тарихыннан тагын бер мисал. Җәүдәт Фәйзи Фатих Кәрим шигыренә “Яшь наратлар” җырын язды. Ә заманында Фатих Кәримнең исеменә кара ягылган иде, шунлыктан бу җырны тыйдылар. Көе бик матур бит, югалтмыйсы иде шул җырны, дип Илһам Шакировка да әйткәнем бар иде. Илһам киңәш итте микән, белмим, бераздан бу көйгә Илдар Юзеев текст язды. Яңа туган “Яшь наратлар”ны тыңла­ганда да, җырлаганда да мин һәрчак Фатих Кәримне күз алдында тотам, җыр аның истәлегенә багышлангандыр, дип уйлыйм.
Халыктан ишетеп калган көйләрне, ягъни оригиналны тәүбашлап үзеңчә җырлау кайбер очракта баштагы көйдән кайтышрак та тоелуы мөмкин. Ләкин яхшы кабатлаудан өстенрәк дип исәплим мин аны. Чөнки үзе бер матур бизәк бит ул. Ә еш кабатлаганда җырның кадере китә. Һәр җырчының үз интерпретациясе булырга тиеш. Халык җырларының да, композиторлар әсәрләренең дә яңа бизәк­ләрен табып баету — безнең мөкатдәс бурыч. Җырның сүзләрен бөтенләй белмәгән килеш кулына кәгазь тотып сәхнәгә чыккан җырчыларны аңлап та, аклап та булмый. Концерт барышында сәхнә артында үз игътибарын тупларга, зиһенен таратып йөрмәскә киңәш бирәм мин яшьләргә. Үз-үзеңнән канәгать булу, масаю беркайчан да яхшыга алып бармый. Күпме өметле яшь талантлар югалып калды шул аркада. Соңгы ун-унбиш елда эстрадада, операда үз йөзләрен тапкан кайбер урта һәм яшь буын сәхнә осталарыннан халык җырларын да үз итүләренә шатланам. Димәк, хәзерге заман ритмнары белән бергә йөрәкләрендә халык моңнары да ята икән.
— Фәридә апа, җырның сыйфаты композитор, шагыйрь һәм башкаручының хезмәттәшлегенә бәйле, дибез. Бу хакта Сезнең дә фикерне ишетәсе килә.
— Җыр ул шигырь булып тусын, ши-гырь­дән башлансын, композитор һәм шагыйрь уртак моң аша табышсын, дигән карашта мин. Сүзләр — җырның җаны, музыка — канатлары. Мин һәрчак җырның сүзләреннән этәргеч көч алам. Моң тирән­леге шигырьнең мәгънәсе белән тәңгәл килсен. Югыйсә, я музыка тирәнлекне ачып бетерми, я киресенчә була. Әзер музыкага текст язу һәрвакытта да уңышлы нәтиҗә бирми. Башы бе­лән ахырын алмаштырып куйсаң да үзгәр­мәскә мөмкин булган җыр­лар туа кайчак шул сәбәп­ле.
Яшьрәк буын композиторлар арасында үз җыр-ларын үзләре башкару гадәткә керде. Берсеннән күреп икенчесе иярә. Сәх­нәдән, радиодан һәм телевизордан аларны пропагандалый башладылар. Ә бит җырлау сәләте һәр композиторга да бирелмәгән. Сәләтең юк икән — абруең­ны төшереп җырла­ма. Халык яратырлык әсәр иҗат ит тә шушы җырчыга ышанып тапшыр. Минем киңә­шем шундый.
— “Халыкның рухи дө­ньясы җырлар­дагы һәм биюләрдәге кебек бернәр­сәдә дә шулай ачык чагыл­мый”, — дигән иде күре­некле бер язучы. Халкыбызның поэтик иҗатын өйрәнүче галимнәр безнең җырларга карап безнең дәвердә булып үткән иң мөһим, күренекле вакыйгаларның елъязмасын, тормышның төрле эстетик һәм фәлсәфи карашларын күз алдына китерә алырмы? Кешеләрнең дөньяга карашы, психологиясе белән тәңгәл киләме алар? Шул хакта бергәләп җавап эзләп карыйк әле...
— Һәр буынның үз җырлары булган һәм булырга тиеш. Җыр сәнгате бүген эзләнү чорын кичерә. Башкортстан буенча да, Русия буенча да, хәтта бөтен дөнья буенча да шулай. Без ашкынулы, тизлә­нешле үсеш чорында яшибез, мәгълүмат агымы искиткеч көчле, бөтен нәрсәгә өлгереп тә булмый. Табигый ки, җырлары­быз да күбесенчә җиңел ритмга корылган һәм алар замандашларыбызның рухи халәтенә туры килә дияргә мөмкин. Рим Хәсәновның, Абрар Габдрахмановның, Данил Хәсәншинның, Нур Даутовның, Салават Низаметдиновның шундый стильдә язылган әйбәт кенә әсәрләре бар. Җырчы­ларның актив хәрәкәтләнүенә каршы тү-гел­мен, тик ул хәрәкәт көйгә, текстка ту­ры килсен, мәгънәле булсын...
Фәридә Яһүдә кызы Кудашевага 1956 елда — “БАССРның атказанган артисткасы”, 1968 елда — “БАССРның халык артисткасы”, 1972 елда — “РСФСРның ат­ка­занган артисткасы”, 1990 елда — “Татарстанның халык артисткасы” исем-нәре, 1995 елда Габдулла Тукай исемен-дәге дәүләт премиясе бирелә. 1991 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләк­ләнә.
Үсмер һәм яшьлек елларында әнисен, сеңлесе Хөршидәне, әтисен югалту ачысы мәшһүр җырчыбызның йөрәген гомер буе өзгәли. Өлкәнәя барганда да кайгы-хәсрәт бер-бер артлы килә аңа. Сау-сәламәт, яңа иҗади планнар белән яшәгән тормыш иптәше һәм моңдашы Бәхти Гайсин 62нче яше белән барганда 1991 елның 5 октябрендә кинәт вафат була. Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән бердәнбер кызы Ренара нибары 52 яшендә 1993 елның 8 июнендә якты дөньяны калдырып китә.
Фәридә апабыз гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәламәтлегенә әллә ни зарланмыйча, үзе әйтмешли, “кыштыр-мыштыр гына” булса да дөньясын алып барды. Һәрчак халык белән аралашудан үзенә яшәү көче алды. 75, 80, 85 яшьлек юбилейлары зурлап үткәрелде. 2004 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында Хәсән Назар белән Галия Галимова башкорт, татар, урыс телләрендә чыгарган “Фәридә Кудашева” дигән альбом-китапны ул бик яратты, аның белән горурланды.
2010 елның көзе. 90 яшен кайда һәм ничегрәк үткәрү буенча планнар кора, якын дуслары белән киңәшләшә, алар ярдәмендә шәхси архивын тәртипкә китерүне дәвам итә. 6 октябрь көне дә шундый эш-мәшәкатьләр белән уза. 8 октябрьдә дә шул эшләрне дәвам итәргә сөйләшәләр. Ләкин Фәридә апа ул көнне беркемнең шалтыратуына да җавап бирми, беркемгә дә ишек ачмый. Коткару хезмәтеннән килеп, тәрәзә аша өенә керәләр. Ул урын өстендә һушсыз ята — инсульт булган. Дәваханәгә алып китсәләр дә, коткарып кала алмыйлар...
2011 елда Сөембикә Сәйфи кызы Кудашева “Фәридә” дигән истәлекләр китабы бастырып чыгарды. Тагын да биш елдан аның урысчага тәрҗемәсе дөнья күрде. 2015 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында Роберт Миңнуллин төзегән “Фәридә Кудашева. Илаһи моң иясе” дигән 496 битле, күләме 45 табак булган китап басылды. Аның исем туе “Кызыл таң” гәзите редакциясендә үтте.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Нәкый Исәнбәт,
Татарстанның халык язучысы:

— Фәридә ханым җырлавының төп көче — тәэсирле булуында. Китапча әйтсәк, эмоциональ көчендә. Аның тавышы матур, йомшак, ягымлы һәм моңлы. Аның тәэсирле булуының тагын бер сере көйнең борылмаларын, нюансларын һәм төрле нечкә уемнарын үзенең аваз колачы белән киң һәм тулы иттереп, аларны үз кульминация ноктасына җиткереп ала белүендә. Татар халык көйләренең, күбесенчә, кайтмалы дулкын рәвешендә үстерелеп бирелгән булуы, бу чигешне дә кайчан, нинди чама, нинди киңлекләрдә ала белү — анысы инде Фәридә ханымның үзенә генә мәгълүм сер. Бу аның үзенә хас осталыгы, аның таланты. Чөнки бу нәрсә җырчының бары тик үз күңел сизүе белән генә тотып алына һәм бирелә торган нечкәлек.
Фәридә ханым — халык көйләре җырчысы. Ул башкортларның татарлар белән аралаш утырган Дим буйларында туган кеше. Ул анда үз гаиләсендә яшьтән үк татар көйләрен җырлап, һәм шулай ук җырчылык сәнгатенең бай тарихы традицияләренә ия булган башкорт халык җырларын ишетеп үскән. Ул безгә шул гүзәл сәхрәләрнең табигать сулышын алып килә, авылның тугай-елга буйларын тасвир иткән киңрәк колачлы көйләрне җырлый. Шулай ук башкорт озын көйләрен дә ягымлы башкара. Ул җыр азакларында, кайбер җырчылар гадәтенчә, күтәренке ноталар белән “алкыш”ка бетерми, кыланмый һәм манералар күрсәтми.
1959 ел.
Читайте нас: