+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2020, 11:10

Егерме елга җитәрлек бүләк

Данир Сабиров Элвин Грейга нәрсә бүләк иткән?

Данир Сабиров Элвин Грейга нәрсә бүләк иткән?

Ул концерттан видео куйган һәм «Хороший и красивый» концертында булдык, дип язган.

Видеода Данир Сабиров: «Салават Зәкиевич синең белән дистанцияне сакларга кушты», - дип шаярта.

«Сиңа нәрсә бүләк итәргә дип озак уйладым. Файдалы бүләкләр бирергә яратам. Менә Рифат Зариповка үлчәү бүләк иттем. Без икебез дә Салават Зәкиевичның иҗатын яратабыз. Шуңа күрә сиңа Салават Зәкиевичның җырлары тупланган китапны бүләк итәм. Сиңа җырлар эзләп азапланасы булмый. Бу җырлар икебезгә 20 елга җитә әле», — ди юмор остасы.

Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновның икенче җырын башкаруын әйтә.

Инстачылар Данир Сабировның буе кыска булуын билгеләп узган, - дип яза "Интертат".

Сәхнәдән Данир Сабиров үзе дә: «Филипп Киркоров янында басып торган кебек хис итәм үземне», - дип әйтеп куя.

Фото: Интертат


Читайте нас: