+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2020, 16:20

Рифкать Исрафилов "Алтын битлек"ле булды

Режиссер Рифкать Исрафиловка "Алтын битлек" премиясе тапшырылды. Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретариаты «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясенең 16 лауреатын билгеләде.

Режиссер Рифкать Исрафиловка "Алтын битлек" премиясе тапшырылды. Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретариаты «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясенең 16 лауреатын билгеләде.

Лауреатлар арасында режиссер, педагог, М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, профессор, Русиянең халык артисты, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Федерациясе Дәүләт премиясе, С. Юлаев исемендәге Башкорт АССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Русия Театр эшлеклеләре берлегенең югары бүләге кавалеры, Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең алтын билгесе иясе Рифкать Исрафилов та бар.

Рифкать Исрафилов 1997 елдан М. Горкий исемендәге Ырынбур өлкәсе драма театрының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Моңа кадәр 1981-96 елларда ул М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрын җитәкләде. Башкорт академия театрының сәнгать җитәкчесе булып эшләгән чорда ул Русиянең иң танылган режиссерларының берсе булды.

Рифкать Исрафилов Русиянең театр тормышында актив катнаша, Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре булып тора. Русия Милли театрлары советы рәисе буларак, ул төрки телле халыкларның «Туганлык» фестивален үткәрергә тәкъдим иткән иде.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас: