Русиядә 2020 елның иң популяр сериалын ачыклаганнар.
Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча төшерелгән күпсерияле фильм Русиядә 2020 елның иң популяр сериалы булып танылды. Бу хакта Кино Mail.ru кулланучылары иң күп тавышны нәкъ аның өчен биргән.
Сюжетның үзәгендә - татар хатыны Зөләйха тарихы. Сериалда коллективлаштыру еллары - 1930 елда "кулак" исеме тагып, сөргенгә җибәрелгән кешеләр язмышы күрсәтелә. Төп героиня Зөләйха – татар хатыны. Аны Русиянең халык артисты Чулпан Хаматова зур осталык белән башкард. Бик күп каршылыклы фикерләр, дискуссияләр тудырса да, кино караучылар сериалны ошаткан.
Шулай ук, 2020 елның иң уңышлы фильмнары яисә Топ-5леккә "Триггер", "Колл-центр", "Игра на выживание" һәм "Магомаев “ сериаллары кергән.
Фото:vokrug.tv