-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 декабрь 2020, 21:13

Зөфәр Хәйретдинов: "А вам слабо?"

Билгеле җырчы һәм автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдиновның әнисе, ул Уфага концерт белән килгәч, үлеп киткән иде. Зөфәрнең концертын өзмичә, үзәкләрне өзеп, төнгә, ятимлеккә каршы юлга чыгуын якыннары онытмый. Ә бу мөлаем апа кем соң?

Билгеле җырчы һәм автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдиновның әнисе, ул Уфага концерт белән килгәч, үлеп киткән иде. Зөфәрнең концертын өзмичә, үзәкләрне өзеп, төнгә, ятимлеккә каршы юлга чыгуын якыннары онытмый. Ә бу мөлаем апа кем соң?


Зөфәр Хәйретдиновның хатынының әнисе инстачыларны шаккатырган икән бит! 87 яшендә булуга карамастан, һаман йон язып, җеп әзерли ул. Җырчы инстаграмга аның фотосын урнаштырган. «Әби күпме йон эрләп атты. Вам слабо?!» — ди ул.


«Слабо, билгеле. Күбебез орчык та тота белмибез. Исән-сау булсын тырыш әбиегез», — дип яза Зөфәр Хәйретдиновның фанатлары.

Инстачылар арасында бик күптән йонны кемнән эрләтергә белми аптыраучылар күп икән. Алар әбигә заказга йон эрләргә тәкъдим иткәннәр. Араларында бик каты үтенеп сораучылары да бар. «Туганым, мин йон эрләргә кеше таба алмый идем. Болай булгач, сезгә киләм», «Минем дә бер капчык йоным бар. Әбекәйгә килсәм, эрләп бирмәс микән?» — диләр.


«Әбине туйдырып бетерәбез бит», — дип җавап кайтара аларга Зөфәр Хәйретдинов.


«Әбекәйнең исеме бик матур дип хәтердә калган. Ялгышмасам, Гөлбостан. Гөлбакча инде татарча. Гөлбостан Вилдановна», — дип яза шагыйрә Сания Гәрәбә.


Аңа каршы язылган комментарийда нигәдер апаны Галина Вилдановна дип атыйлар.


«Без аны Галина Вилдановна буларак беләбез. 20нче мәктәптә кызымның озайтылган көн төркемендә тәрбияче иде. Кызым аны үзенең дәү әнисенә охшата иде — сабыр, салмак, мөлаем ханым. Балалар аны яраталар иде. Инстаграм битендә булса да күрүемә бик шатмын. Чуктин-чук сәламнәр житкерегез үзенә! Тырыш кулларыннан куансын, ару-талуны белмәсен», — дип яза бер инстачы.


Зөфәрне әбисенең кул эшләре белән Уфада көтәбез!


Фото: zufar.hayretdin



Читайте нас: