ХIХ гасырның танылган рәссамы Елизавета Эндаурова-Бём үзе исә истәлекләрендә “Миндә татар каны ага...” дип язган.
“Миндә өлешчә татар каны ага, чөнки ата-бабаларым татар булган. “Индо-гур” фамилиясен йөрткәннәр. “һинд әтәче” дигәнне аңлата ул. Иоанн өченче тарафыннан бирелгән грамота нигезендә ата-бабаларыбыз арытаба Эндауровлар фамилиясенә күчкән... Бик тә ярата идем мин үзебезнең “Эндаур” авылын. Дөресен әйткәндә, авыл һавасын суламаган шәһәр балаларын кызганам... Хәтердә, кулга нинди кәгазь кисәге эләгә, шуңа рәсем төшерергә керешә идем. Мине уратып алган бала-чага исләре китеп күзәтә иде бу шөгыльне...”
Әлеге юлларның авторы – Елизавета Бём, кыз фамилиясе — аңлашылганча, Эндаурова. “Кем соң ул”, дисезме? Танылган рәссам, хатын-кызлар арасында тәүгеләрдән булып һөнәри сәнгать гыйлеме алу бәхетенә ирешкән милләттәшебез.
1843 елның февралендә дөньяга килгән ул. Әтисе хәрби кеше булган, отставкага чыккач, гаиләсе белән Ярослав губернасындагы утарына күчен-гән. Елизаветаның әти-әнисе сәнгать, мәдәният белән ихлас кызыксынган. Өстәвенә, заманына күрә шактый алдынгы карашлы кешеләр булган. Кызчыкларының нәни чактан ук рәсем ясауга тартылуын сизгән ата-ана ярты юлда туктап калмаган. Бу өлкәдә шактый хәбәрдар танышларының киңәшен тотып, ирле-хатынлы Эндауровлар 14 яшьлек Елизаветаны Петербургтагы Рәссамнарны хуплау җәмгыятенең Рәсем мәктәбенә укырга урнаштырган.
Мәгълүм ки, ХIХ гасырның икенче яртысында “хатын-кыз, йорт, гаилә, бала багу ише мәшәкатьләрдән тыш, башка шөгыль белән мавыкмаска тиеш”, дигән катгый фикер яшәп килә. Сурәт төшерүгә мөкиббән кызчыкның бәхете булган, димәк, газизләренең төрле имеш-мимешләргә әлләни исе китеп бармаган. “Әлеге мәктәптә укыган елларым һич онытырлык түгел, – дип хәтерли рәссам ханым. – Крамской, Чистяков, Бейдеман, Примацци кебек танылган шәхесләрдә белем алырга туры килде. Рәхмәтләрнең иң зуры – Крамскойга, әлбәттә. Рәсем өлкәсендә нидер аңлыйм икән, моның белән мин тулысынча аңа бурычлымын”.
Еллар узган саен, яшь иҗатчы гомер юлын дөрес сайлаганына инана гына бара. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Елизаветаның үзенчәлекле эшләре 1865 елда ук Рәссамнарны хуплау җәмгыяте тарафыннан югары бәһаләнә. Алай гына да түгел, Петербургта яшәү дәверендә милләттәшебез мәшһүр әдипләр – И. Гончаров, И. Тургенев, Л. Толстой белән якыннан танышу форсатына ия була. Ә инде Лев Николаевич белән бөек язучының вафатына кадәр эчкерсез дуслык элемтәләрен өзми, авыр мәлләрдә һәрдаим ярдәм кулы сузарга, теләктәшлек бел-дерергә омтыла.
Елизавета Меркурьевна, әйткәнебезчә, тиз арада танылу ала. 1870 елда Император сәнгать академиясе, шулай ук Париждагы акварель сурәтләр, миниатюралар күргәзмәсендә катнаша. Алай гына да түгел, Франция башкаласында тәкъдим ителгән сурәтләре өчен алтын медальгә лаек була! 1875-89 елларда исә рәссам ханым силуэтлар белән 14 альбом чыгара. Сүз уңаеннан. Белгечләр әйтүенчә, бу рәсем төрен гамәлгә ашыру җиңелләрдән түгел. Гадәттә, сурәтме ул, фигурамы, әйбер-мазар профилеме, тушь белән ак фонда башкарыла. Үтә оста-маһир иҗатчы гына бер яклы, яссы сурәтләр аша теге яки бу персонажның эчке халәтен тирәнтен чагылдыра ала.
Елизавета ханымның шәхси тормышы да уңай хәл ителә. 1867 елда ул талантлы скрипкачы, педагог Людвиг Бёмга кияүгә чыга. Бём Русиядә яшәп калган венгрлар нәселеннән була. Людвигның әтисе заманында патша гаиләсендә, Смольный институтында, шулай ук мәшһүр композитор Глинкага да музыка дәресләре бирә. Яшь чагында Людвиг атаклы Вена консерваториясендә укый, кайчандыр Бетховен белән дус булган сәләтле профессор, скрипкачы Иосиф агасы йортында сыену таба. Шундый гаҗәеп иҗат иясе белән тормышын бәйләгән Елизавета Меркурьевна яраткан шөгылен ташламый, киресенчә, яңадан-яңа уңышларга ирешә. Төрле мәртәбәле күргәзмәләрдә даими рәвештә истәлекле-кыйммәтле призлар, бүләкләр яулый. “Җәмгыятьтә, “тормышка чыгу белән гүзәл зат сәнгати мавыгулардан баш тартырга бурычлы”, дигән тискәре фикер өстенлек алган. Мондый очракта мин еш кына бөек Л. Н. Толстойның сүзләрен искә төшерәм: “Кемнеңдер нәрсәгәдер чын ихтыяҗы бар икән, ул моңа һәрчак вакыт табачак. Тамак ялгау һәм эчемлек кабул итүгә форсат тапкан кебек үк”. Һәм бу, чыннан да, шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Гаиләм барлыкка килүгә сөйгән шөгылем белән элеккечә, хәтта күбрәк тә мавыга башладым сыман әле...” Хәләл җефетенең сүзләренә гаилә башлыгы да кушыла кебек: “Ярый әле хатыным музыкант түгел, болай да алҗып кайткан килеш көй тыңлап утыру ифрат читен булыр иде. Ә болай, Елизаветаның сурәтләренә карап, рәхәтләнеп-кинәнеп ял итәм”.
Силуэтчы сыйфатында Елизавета Меркурьевна 1875 елдан эшли. Ташка рәсемнәр уеп ясый. Нәфис җенес иясе өчен бик үк гадәти түгел, әлбәттә. Әмма рәссам фәкать үз юлын сайлый, гаҗәеп нечкәлек белән һәрбер детальне эшкәртү осталыгына ирешә. Кошчык каурыйлары, гамьсез кыз баланың чәч бөдрәләре, курчак күлмәгендәге нәфис челтәрләр – һәммәсе чып-чын сыман, менә-менә җилдә тибрәлә башлар кебек...
Мәшһүр рәссамнар да әлеге соклангыч сурәтләргә битараф калмый. Мисалга, Илья Репин Елизаветага бүләк иткән картинасына шундый сүзләр терки: “Е. М. Бёмга. Аның сәләтен тирәнтен хөрмәт итү йөзеннән...” Репин хәтта рәссам ханымның портретын да яза! Танылган тәнкыйтьче Стасов милләттәшебезне “иң талантлы иҗатчы”лардан саный. Аеруча балалар дөньясына кагылышлы рәсемнәренә соклана. “Җан-йөрәк җылысы, уй-хисләр, холык үзенчәлеге, шаяру-уеннар кабатланмас дәрәҗәдә тасвирлана аларда”, ди.
Тора-бара Елизавета пыяла савытларга нәфис-чагу бизәкләр төшерү ысулын үзләштерә. “Туган төбәктән аермалы буларак, чит илләрдә әлеге эшләрем тиешенчә бәяләнде, мәзәк...”, ди гаҗәпләнү катыш рәссам. Нишлисең, дөньясы шулай корылган, байтак сәләт ияләренә үз илендә чын танылу соңлап килә. Нилектәндер, читтәге кояш яктырак, һавасы сафрак, йолдызлары да чагурак сыман тоела...
Хөрмәтле укучыны Эндаурова-Бём иҗаты белән таныштыру теләге ни сәбәпле туды соң? Хәлбуки, үз чорында барлык галәмгә диярлек исеме яңгыраган гүзәл затның шәхесе, аның татар нәселеннән булуы кызыксыну уятты. Искитмәле матур-зәвыклы открыткаларын күздән кичерүгә соклануым икеләтә-өчләтә арта төште. Бер караганда, әллә ни җитди шөгыль дә түгел кебек – бала-чага сурәтләнгән открыткалар... Ләкин нәкъ шул “тәти” рәсемнәре белән Европа, хәтта ки Американы шаулата да инде Елизавета Меркурьевна. Революциягә кадәр мондый төр сәнгати эшләр аеруча киң ихтыяҗ белән файдалана. Ә нигә, кадерле кешеләреңә бәйрәм уңаеннан эчкерсез-самими открыткалар җибәрү начармыни?! Совет чорында үзебез дә сурәтле сәламнәр озата идек якыннарыбызга...
1896 елда милләттәшебезнең егерме еллык иҗади эшчәнлеге киң билгеләнә. Мәгълүм ки, рәссам гади халык мәнфәгатендә чыгарылган әдәби басмаларга шактый иллюстрацияләр ясый. “Халкыбыз өчен киләчәктә дә ныкышмалы хезмәт итәрсез, дигән өметтәбез”, диелә әдәбият-сәнгать вәкилләренең кул тамгасы теркәлгән телеграммада.
Кадерле тормыш юлдашы бакыйлыкка күчкәннән соң да сәләт иясе яраткан эшеннән ваз кичми, сурәтләреннән юаныч, күңел тынычлыгы таба. Беренче бөтендөнья сугышына оныкларын озата. Инде күрү бәхетеннән тулысынча диярлек мәхрүм калса да, илаһи сәнгать тылсымыннан аерылмый. “Ходайга миңа шундый ләззәт, омтылыш, табигый сәләт биргәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Күпме искиткеч кешеләр, танылган шәхес-ләр белән очраштым яшәү дә-верендә. Тугры дуслар таптым. Үзе зур бүләк ич бу!”, дип язып калдыра Елизавета Меркурьевна хатирәләрендә.
1914 елның 25 июлендә рәссам ханымның күзләре мәңгелеккә йомыла. Ләкин, ни гаҗәп, милләттәшебез иҗаты белән кызыксыну һич кимеми. Аның нечкә зәвыклы, җан-күңел җылысы белән өретелгән открыткалары, альбомнары артыннан бихисап коллекционерлар армый-талмый “чаба”. Ара-тирә сурәтләреннән күргәзмәләр оештырыла.
2007 елда исә Елизавета Эндаурова-Бём иҗатына, тормыш сәхифәсенә багышланган бай эчтәлекле монография дөнья күрде. Ә иң мөһиме – аның тәү карашка үтә тыйнак-гади, һәркемгә аңлаешлы-якын эшләре яшәешебезне игелеклелек, шәфкать-лелек, миһербанлылык кебек асыл сыйфатларга баета, күңелнең иң яшерен почмакларына кадәр яктырта сыман. Килешәсездер, хәзерге ыгы-зыгылы гасырда алар — кыйммәтле-затлы сыйфатлар...
Милләттәшебезнең газизләре хакында нинди мәгълүматлар сакланган соң? Күп түгел алар. Кызы Е. Барсова-Каракаш 1915 елда әнисе турында түбәндәге юлларны теркәгән: “Атаклы рәссам, җәмәгать эшлеклесе булу өстенә, үрнәкле әни, дәү әни дә иде ул безнең өчен. Мин кечкенә чакта әкәмәт курчаклар, төрле сыннар әвәли, уеннар да еш оештыра иде. Гомерем дәвамында иң якын кешем, киңәшчем, хәтта ки дустым да булды әнием. Шактый авыр шартларда көн күрүенә карамастан, һичнинди сыктау-зарлануны ишетмәдек газизебездән. Сугыш вакытында без гаилә белән чит илдә яши идек. Шул сәбәпле элемтәбез өзелде... Каһәр суккан сугыш, туганнары өчен хәсрәт-ләнү әнкәемнең гомерен кыскарткандыр дип уйлыйм”.
... Менә шундый гыйбрәтле язмыш. Үкенечле түгел, һәрхәлдә. Иҗат җимешләре бүгенгәчә куандыра-рухландыра икән, юкка булмаган, димәк, кайчандыр серле-тылсымлы сәнгать галәменә тартылуы кызчыкның. Татар ыруыннан, “һинд әтәчләре” нәселеннән булган ич ул. Сәер. Ә нигә “һинд әтәче”, кайсы гасыр төпкелләреннән башлангыч алды икән әлеге атама? Монысы инде тарихчылар, әдәби фән эшлеклеләре карамагына. Эзләнергә дә төпченергә, кыскасы...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.