+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2020, 10:45

Күңелләргә ап-ак кардан сафлык күчә!..

Нәкыя Хәйруллина 1965 елның 1 гыйнварында Чакмагыш районының Каргалы авылында туган.

Нәкыя Хәйруллина 1965 елның 1 гыйнварында Чакмагыш районының Каргалы авылында туган. 1982 елда Каразирек урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын туган районының Яңа Ихсан авылында математика укытучысы булып башлый. Шушы мәктәптә 20 ел хезмәт куйганнан соң, мәктәп ябылу сәбәпле, эшсез кала һәм гаиләсе белән Уфага күченеп килә.
2008 елдан Уфадагы 28нче сукыр һәм начар күрүче балалар өчен мәктәп-интернатта тәрбияче булып эшли. Тормыш юлдашы белән ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныкларын тәрбияләргә дә булышалар.
— Шигырьләр яза башларга нәрсә этәрде? — дигән сорауга Нәкыя Шамил кызы болай җавап бирде:
— Укытучылар көненә багышланган бер кичәгә әзерләнгәндә, сыйныфтагы балаларга яңа җыр булсын, дип, шигырь язарга булдым һәм шуннан соң күп кенә шигырьләрем язылды. Интернет челтәрендә якташым, композитор Лилия Вахитова белән танышып, иҗатташ дусларга әйләндек. Дуслыгыбыз нәтиҗәсендә балалар өчен “Тәрбиячем”, “Дусларым”, “Әнием”, “Булмасын җирдә сугыш”, “Уфам — Башкортстаныбыз учагы” кебек җырларыбыз туды. Шулай ук, Эвелина Вахитова “Укытучым — үрнәк Сез!” шигыренә көй язды. Бу җырларны мин эшләгән мәктәп укучылары яратып башкара. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яулый.
“Эх, чакмагышлылар!” шигыренә Лилия Муллагалиева көй язып, ул җыр да киң танылу алды. “Сөйгән ярым” җыры Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев һәм Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова реперуарында.

Җирне каплаган ак карга

Мин гашыйкмын.
Атлап киләм, хискә тулып,
Һич ашыкмыйм.
Карап торам, мин сокланып,
Ак карларны.
Кыш айлары кавыштырыр
Яшь парларны.
Күңелләргә яуган кардан
Күчә аклык.
Шул сафлыкны югалтмаска
Кирәк саклык...
Ак карлардай саф хисләрне
Берүк саклыйк!

Ничек үтәр Яңа ел?

Календарьның соңгы битен
Вакыт җитә ябарга.
Башыбыздан ниләр узды —
Шуны булдым язарга.
Чынлап торып, быел белдек
Чын бәхетнең асылын.
Төрле яклап сынады ел
Кешеләрнең акылын.
Өйрәндек хәзер яшәргә,
Шатланып бүген барга.
Ак теләкләр телим сезгә,
Сокланып, яуган карга.
Нәкъ шушы ел алып китте
Күпме таныш-белешне?
Чирдән куркып күпләр өйдә
Ятып эшләде эшне.
Ничә мең укучы бала
Белем алды онлайн.
Платформалар күптөрле,
Сайладылар кулаен.
Шушы дистанцион уку —
Заманның сынавыдыр.
Чынлап та бит, күпбалалы
Гаиләгә бик авыр.
Җитеп бетми компьютеры,
Телефонда арый күз.
Кемне гаеплим икән соң,
Язып өч-дүрт кенә сүз?
Ата-аналар ялыкты,
Балалар бик арыды.
Бер Аллаһ кына беләдер,
Адәм нигә тарыды.
Ике мең дә егерменче
Елны без озатабыз.
Яңа елда Бәхет килер,
Дип фәлсәфә сатабыз.
Пандемия шартларында
Ничек үтәр Яңа ел?
65е күптән тулган
Кышбабай нишләр быел?
Яңа елга бар халыкның
Теләр теләкләре бер:
Иске елда калсын иде
Ковид дигән явыз чир!

Кабул булсын теләкләрем

Түргә атлый Яңа ел,
Ак җәймәдән аңа юл!
Килсен иде ул имин,
Шуны гына телим мин.
Кояшлы тусын көннәр,
Шомлы үтмәсен төннәр.
Тыныч булсын илебез —
Чын күңелдән телибез.
Сәламәтлек, тазалык
Барыгызга телим мин.
Шушы изге теләкләрем
Кабул булсыннар, амин!

Тарих битен ябабыз

Яңа ел белән котларга
Килде бит Кыш бабабыз.
Тарих китабында тагын
Бер битне без ябабыз.
Яңа елга өметләр зур,
Тик яхшылык көтәбез.
Дус-туганны бәйрәм белән
Котлап, тәбрик итәбез.
Теләкләр кабул булсыннар,
Чирләр бездән китсеннәр.
Бәхет белән сәламәтлек
Безне гел үз итсеннәр.
Тормышка ашсын хыяллар,
Уңышлар янда йөрсен.
Илебезгә хуҗа булып,
Тынычлык хөкем сөрсен!
Килгән еллар имин булсын,
Яхшырсын безнең тормыш.
Килсен безгә яңа табыш,
Онытылсын зар-сагыш.
Яңа елда бик күп булып,
Ап-ак карлар яусыннар.
Күңелләргә аклык салып,
Яңа юллар ярсыннар!
Алга алып барсыннар!

Кышның асылы

Яңа елны көтә күңел,
Булса да әле иртә.
Ап-ак карлар яумаса да,
Салкын тәрәзгә чиртә.
Кыш бабайга юллар ачык,
Юлларны юк көрисе.
Кил инде син, бабакаем,
Килде биеп йөрисем.
Күчтәнәчләрең әзердер,
Беләсең, без түземсез.
Тик менә, кар булмагач,
Урамда бераз ямьсез.
Бабакаем, кил тизрәк,
Йомшак карларны яудыр.
Таулар ясап, балаларны
Чана, чаңгыда шудыр!
Кышның асылы – шулдыр!

* * *
Кыш бабай, син оныта күрмә,
Барлап куй бүләгеңне.
Алдан капчык асып йөреп,
Талдырма беләгеңне.

Дулкынланып көтәбез!

Һәрбер йортта Яңа елга
Хуҗалар “эш” башлады.
Өйләрен тиз җыештырып,
“Иске”ләрен ташлады.
Иске әйберне юк итсәң,
Өйгә керә яңасы.
Көн суыткач, кигән тунның
Күтәрелә якасы.
Бар да ашыга тизрәк
Купшы чыршы алырга.
Матур тәтәйләрен элеп,
Озак карап торырга.
Ясадылар зур-зур таулар,
Балаларга шуарга.
Каникул көннәрендә дә
Рәхәтләнеп уйнарга.
Башладылар Кыш бабайга
Заказлар җибәрергә.
Китергән күчтәнәчләрен
Тәрәз аша бирергә.
Хәзер килгән Кыш бабай да,
Өйгә кереп тормыйча,
Бүләк бирә тәрәзәдән,
Кул сузсаң, курыкмыйча
Мөмкин бүләк алырга.

Бәйрәм белән, дуслар!

Ике мең дә егерме бер!
Аның хуҗасы — Үгез!
Көч-куәтен күрсәтергә
Аңа бирелгән мөгез.

Үгез елы көчле булыр,
Ковидны сөзеп егар.
Кешеләр дә инде хәзер
Шатлыктан гына елар.

Күпне күрдек, белдек күпме
Быел өр-яңа сүзләр!
Онлайнга күчеп яшәп,
Нурланыш алды күзләр.

Зу-ум дигән платформа,
Барыбызны сыйдырды.
Дистанцион уку безне
Инде тәмам туйдырды.

Ике мең дә егерме бер
Ача безнең ишекне.
Үгез хуҗа, ә ул көчле,
Бетерер безнең шикне.

Укый башларбыз мәктәптә,
Укытучылар белән.
Үз балалары шикелле
Сагынганнарын беләм.

Ике мең дә егерме бер
Бизәр тарихның битен.
Мәктәптә ашарбыз көн дә,
Яратып тавык итен.

Якынлашты, ишек кага
Ике мең егерме бер!
Борчылмагыз! Кыш бабабыз
Килер безгә барыбер.

Чыршыбызның тирәсендә
Алыр, димен, ул биеп.
Закон бозмый Кыш бабабыз,
Килер битлеген киеп.

Бәйрәм белән котлыйм, дуслар,
Яшик гелән бәхетле.
Яңа елда сөенечләр
Килсен биек тау хәтле!
Читайте нас: