Районда быел мәдәният объектларын төзүгә һәм яңартуга һичкайчан күрелмәгәнчә игътибар юнәлтелде.
“Кызыл таң” басма гәзите битләрендә дә, үзенең электрон сәхифәләрендә дә районда быел бу җәһәттән башкарылган зур эшләр турында даими яктыртып килде. Шәхсән үзем Караиделдә булганда да аның мәдәни тормышы, башкаларга үрнәк итеп куярдай уңыш-казанышлары, проблемаларны ничек эзмә-эзлекле рәвештә хәл итәргә тырышулары һәм иң мөһиме – моны чыннан да хәл итүләре, бу юнәлешкә салган тырышлыкларының матур нәтиҗәләр бирүе турында язарга тырышам. Шундыйлардан соңгылары булып районның Караяр авылында Башкортстанның Социаль максатлы программалар фонды исәбенә өр-яңадан төзелүче авыл мәдәният клубы хакында яздык. Шунда ук Яугилде авылында да клуб төзелүе, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында районга күпфункцияле күчмә мәдәни үзәк – автоклуб, 30 урынга исәпләнгән махсус автобус кайтарылуы турында да искә алынган иде. Һәм менә соңгы көннәрдә тагын бер искиткеч яңалык – район үзәгенең “Яшьлек” бистәсендә күпфункцияле авыл клубы ачылды. Әйтергә кирәк, монысы да республикада бик актив тормышка ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды.
Без Караиделдә булганда әлеге клубны ачарга әзерлиләр генә иде әле. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Булатов безне күпфункцияле клуб белән җентекле таныштырды, анда булган элекке һәм булдырылган хәзерге шартлар, бистә һәм район өчен аның нинди социаль-мәдәни әһәмияткә ия булуы турында сөйләде, күрсәтте, аңлатты – кыскасы, олы бер экскурсия үткәрде.
Ә берничә көннән күпфункцияле авыл клубын ачу тантанасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, район хакимиятенең яңа башлыгы Айдар Шәйдуллин, аның социаль сәясәт буенча урынбасары Рамил Вәлинуров, мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Булатов һәм әлеге клубның мөдире Әлфис Исмәгыйлев катнашканнар. Ранис Рәис улы анда караиделлеләрне республика Хөкүмәте һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова исеменнән әлеге шатлыклы вакыйга белән ихлас котлаган. Ул әйткәнчә, Башкортстанда бүген күпфункцияле 91 авыл клубы эшләп килә икән, шуларның өчесе – Караидел районында. Нәтиҗәдә, авыл биләмәләрендә мәдәният учреждениеләре ачу буенча республикабыз Русиядә иң алдынгы сафларда бара.
Аннары ул Руслан Булатовка һәм Мәдәният сарае директоры Мирза Хөсәеновка Караидел районында “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга керткән тоемлы өлешләре өчен министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырган.
Район хакимияте башлыгы Айдар Әнгам улы тантанада белдергәнчә, халык үзенең иҗади мөмкинлекләрен, сәләтен үстерсен, рухи кыйммәтләрне сакласын һәм арттырсын, күңелле бәйрәмнәр оештырсын һәм үткәрсен өчен яңа ачылучы бу мәдәни учреждениедә хәзер барысы да бар.
Аннары тантанада катнашучылар клубта капиталь ремонт барышында башкарылган эшләр белән танышып чыккан һәм күргәннәрдән бик разый калган.
– Без яңа буын китапханәсе турында күптән хыяллана идек, – дип сөйләгән иде миңа Руслан Рөстәм улы күпфункцияле клубта экскурсия үткәргәндә. – Быел республика бюджетыннан шушы бинаны капиталь ремонтлауга 19 миллион сумнан артык акча юнәлтелде, тагын да 3 миллион сум аны матди-техник җиһазландыруга бүленде. Әйтергә кирәк, биредә бик күп нәрсә эшләнде: фасад, тәрәзәләр, түбә, вентиляция, янгын хәвефсезлеге җиһазлары яңартылды, эчке корылыш һәм бизәлеш танымаслык булып үзгәрде, заманчалаштырылды, яңа койма коелды. Шунысы да бик мөһим: аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен пандуслар урнаштырылды. Кыскасы – уртак тырышлык белән бүгенге заман афәте булган пандемияне дә җиңеп чыккач, биредәге чын мәгънәсендәге гаилә ял итү үзәге барлык район халкы өчен ишекләрен ачачак.
Мәдәният бүлеге начальнигы сөйләвенчә, югарыда аталган эшләргә өстәп, бинада видеокамералар, кондиционерлар урнаштырылган, тавыш аппаратуралары, яктылык җайланмалары, мебель яңартылган, сәхнә җиһазландырылган. Уен коралларына килгәндә, алар да тулыландырылган, яңалары сатып алынган. Сигез гармун белән 350 мең сумлык баян үзе генә дә ни тора! Шуңа күрә, башка коллективларга өстәп, гармунчылар ансамбле дә оештырырга исәпләре.
Үзәк район китапханәсе дә биредә урнашкан, ә район үзәгендәгесе, Мәдәният сараенда урнашканы, “Балалар һәм үсмерләр китапханәсе” дип атала. “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Яңа буын китапханәсе” федераль конкурсында катнашып, Үзәк китапханә янә 15 миллион сумлык грант та откан, аны киләсе ел башында алырбыз, дип торалар. Димәк, китапханә фондын яңарту һәм тулыландыру, уку залын заманча технологияләргә ярашлы җиһазландыру буенча эшләр биредә дәвам итәчәк әле. Руслан Рөстәм улы бу хакта сөйләгәндә бигрәк тә “заманча технологияләргә” аеруча басым ясады. Күптән хыялланганча, биредә компьютерлаштыру тәмамлангач, санлы мохит булдырылгач, теләсә нинди китапны, әдәби әсәрне, мәгълүмат чыганагын клавиатураның “бер төймәсенә басып кына” табу мөмкинлеге туачак.
– Без яңа технологияләргә басым ясарга тырышабыз, халыкка биредә кызыклы булсын, дибез, – ди “районның мәдәният министры”. – Кешеләрне гаиләләре белән җәлеп итәргә кирәк. Элекке клуб, элекке китапханәләрне онытырга вакыт. Гаилә үзәге эшләргә кирәк: әтисе – биредәге бильярд, тренажер залына, “Ак ладья” шахмат клубына, өстәл теннисы бүлмәсенә, әнисе – бию, ритмика, вокал түгәрәкләренә, велотренажерга, китапханәгә, балалары да китаплар дөньясына чумсын, “Балалар почмагы”да уйнасын! Боларның һәммәсе дә хәзер биредә бар. Бу бистәдә яшьләр, яшь балалы гаиләләр бик күп, шуңа да ул “Яшьлек” дип атала. Янәшәдә генә урта мәктәп, Физкультура-сәламәтләндерү үзәге, зур шугалак, район үзәге уч төбендәгедәй күренеп торган Манзара мәйданчыгы...
Әйтергә кирәк, Руслан Рөстәм улы әйтүенчә, районның 17 авыл биләмәсе бүген 99 торак пунктны берләштерә, шуларның 38ендә Мәдәният сараеның филиалы булып исәпләнүче мәдәният йортлары, элеккечә итеп әйтсәк, клублар эшләп килә. Хәзер шуларның өчесе “күпфункцияле авыл клубы” дип атала, ягъни, югарыда бәян ителгәнендәге кебек үк, тагын ике авылда шулкадәр зур эшләр башкарылган. Башта – шундый ук модульле китапханәсе белән Иске Акбүләк авылында, былтыр исә Магинскида. Шунысын да аерым билгеләргә кирәк: алары да нәкъ менә “Мәдәният” гомумдәүләт проектын Башкортстанда гамәлгә ашыруның “җимешләре”!
Ә инде район үзәгендә күптән түгел генә ачылган күпфункцияле авыл клубына әйләнеп кайтканда, мәдәният бүлеге начальнигы әйткәнчә, андагы иң зур кыйммәт – искиткеч сәләтле, тырыш коллектив. “Аның директоры Әлфис Исмәгыйлев, урынбасары Фингать Хәмәтов, үзәкләштерелгән район китапханәләре челтәре директоры Светлана Сафарова һәм аларның хезмәттәшләренең хәзер яңа, уңайлы шартларда тагын да ныграк күңел биреп, җиң сызганып, хезмәтләреннән ләззәт алып эшләячәкләренә шикләнмим, чөнки алар моңа кадәр дә эшебездә таяныч булды, район мәдәнияте дәрәҗәсен югары тотты”, – ди Руслан Булатов.
Ә Караиделнең мәдәни дәрәҗәсен республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәгендә генә түгел, бөтен Башкортстанда да бик яхшы беләләр. Ул дәрәҗә соңгы дистә еллар дәвамында җитәкчелекнең даими игътибары һәм мәдәният әһелләренең тырыш, фидакарь хезмәте белән яуланган.
Фәнис ГӘРӘЕВ.