-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2020, 12:25

“Пандемия бетте! Пәрдәләр ачыла!”

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллинның иң зур хыялы — шушы сүзләрне ишетү.

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллинның иң зур хыялы — шушы сүзләрне ишетү.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин Уфа “Нур” татар дәүләт театрының директоры вазыйфасына илнең бөтен театрлары өчен дә бик авыр чорда тәгаенләнде. Пандемия игълан ителү белән театрлар беренче чиратта ябылды һәм хәлләр бераз яхшыра төшкәч тә, соңгылардан булып ачылды. Яңа директорга мондый катлаулы чорда театрны, иҗат коллективын туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә сакларга туры килде. Бу “йөк”не җитәкче ничек күтәрде, нинди көтелмәгән проблемаларны хәл итәргә туры килде – бүгенге сөйләшүебез, нигездә, шул хакта.

Әңгәмәдәш турында

Фирзәт Габидуллин 1973 елның 18 де­кабрендә Туймазы районының Фрунзе авылында туган. 1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. 2004-20 елларда Туймазы татар дәүләт драма театры директоры булып эшләде. 2020 елның июненнән – Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры.


– Фирзәт Фәритович, Сез яңа вазыйфагызда ярты ел хезмәт саласыз. Зур планнар, яңа идеяләр белән эшкә килгән идегез. Тик бөтен дөньяга ябырылган пандемия үз таләпләренә буйсындырды. Мәскәү театрлары миллионлаган сумлык зыян күрүе хакында белдергәндә республика театр­ларының да системага салынган эше бер мизгелдә җимерелде. “Нур” театрының 29нчы иҗат сезонында бүгенге кебек киеренке хәл, мөгаен, беркайчан да булмагандыр. Аның каравы, театрның бер көнгә дә эштән туктамавын күзәтеп килдек. Урамга да чыгарга ярамаганда иҗат коллективы онлайн-форматта эшләүгә күчте. Көн саен яраткан ар-тистларыбыз белән экраннар аша булса да күрешеп тордык, театр күпсанлы кызыклы проектлар оештырды. Сез бу чорны ничек кичерәсез?
— Чынлап та, бүгенге бәла бөтен дөнья өчен уртак. Эшләве, һич яшермичә әйтәм, бик авыр. Әледән-әле спектакльләрне алыштырырга, бер-ике атнага ябылып торырга мәҗбүрбез. Артистларыбызны, театр хезмәткәрләрен никадәр сакларга тырышсак та, алар да бит барлык кешеләр кебек үк кибетләргә дә йөри, балалар бакчасына да бара. Бөтен теләгәнем шул – сакларга һәм сакланырга кирәк!
Барыбыз да зур өмет белән пандемия беткәнне көтәбез. Ул театрлар эшенә нык аяк чалды, “кесәгә сукты”. Спектакльләр куелмый икән, театрга акча керми. Ярый ла җыя алмаган табышыбызны кап­ларга Хөкүмәт ярдәм итә. Бигрәк тә артистларга кыен. Без, җитәкчеләр, иҗат коллективына карамаган хезмәткәрләр, эшне гадәти тәртиптә көн саен дәвам итәбез. Ә артистларга, социаль челтәрләрдә һәм онлайн-очрашуларда чыгыш ясауларына карамастан, “тере аралашу” җитми. Иң куркынычы шунда. Труппада бүген 45 артист бар, без аларны бергә җыя алмыйбыз. Санитар таләпләр буенча аралары бер метр ярым булырга тиеш, битлек кию мотлак. Репертуарда музыкаль спектакльләр бар – аларны ничек битлек киеп башкарасың? Артистлар һәрвакыт яхшы физик формада булырга тиеш. Үзизоляциядә алар үз өстендә даими эш алып барырмы, дигән борчылу бар иде баштарак. Әмма театр ачылгач, бу борчылулар юкка чыкты, киләчәктә дә бу җәһәттән тәртип булыр дигән өметтә калам.
Соңгы ике атнада, шулай ук, читтән торып эшләргә мәҗбүр булдык. 26 декабрьдә премьерабыз булырга тиеш. Театрлаштырылган тамаша-концерт әзерләнә. Аның репетицияләре, хәвефсезлек таләпләренә ярашлы, өлешләп кенә бара.
Быелгы сезонны ике матур премьера белән ачтык. Алар – Мөдәрис Багаевның “Бер мәл шәһәрдә” спектакле (режиссеры — Илдар Вәлиев) белән Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” спектакле (аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин әзерләде). “Сәнгать төне”, билгеле шәхесләрнең юбилей чаралары, бәйрәм көннәре – болар берсе дә театрда үткәрелми калмый. “Ике аккош” җыр-моң фестивале быел онлайн-форматта узды, анда театр артистлары җиңү яулады. “Җомга очрашулары” дигән кызыклы проект башлап җибәрдек. Театр каршында балалар студиясе актив эшләп килә. Кыскасы, эшнең бер минутка да туктал­ганы юк!
– Театрлар, гадәттә, өч-дүрт елга алдан план корып эшли. Әлеге заманда иртәгәсе көнгә дә ышаныч юк. Сездә ничек? Хәрби­ләрчә әйтсәк, нинди стратегия күзаллана?
— Әйе, заманы шундый. Без бүген хәтта бер сәгатьтән нәрсә булачагын фаразлый алмыйбыз. Театрның планнары күп, эшләребез 2024 елга кадәр планлаштырылган. Иртәгәсе көнне ачык кына күзаллый алмасак та, барыбер яхшылык көтәбез, уңай үзгәрешләргә өметләнәбез, алга баруны уйлыйбыз. Киләсе елда, театрыбызның 30 яшен билгеләгәндә, бик матур, күләмле спектакльләрне сәхнәгә чыгарырга хыялланабыз. Бүгенге көндә әдәбият бүлеге инсценировкалар әзерләү белән дә шөгыльләнә. Әмма, күрәбез, алдан бернәрсәне дә төгәл генә әйтеп булмый. Санитар-эпидемиологик хәлнең яхшыруын көтәбез.
— Пандемия театр әһелләренә нинди сабак бирде?
— Иң мөһиме — бер-беребезне сакларга кирәклегенә инандык. Кеше булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска, гаиләләребезгә, якыннарыбызга игътибарлырак, ихтирамлырак булырга өйрәтте бу чир. Моны бөтен кеше дә аңласын иде. Безнең һәммәбезгә дә Ходай Тәгалә чикле генә гомер биргән. Аны дөрес һәм матур итеп үткәрергә кирәклеген аңладык. Бу пандемия — һәрберебез өчен сабак. Бик күп югалтулар булды. Зур-зур артистларыбызны, билгеле шәхесләрне, күренекле сәясәтчеләрне арабыздан тартып алды ул. Вирус беркемне дә аямый, гади кешеләрне дә, бөекләрне дә, ярлыларны да, байларны да.
— Мондый шартларда театрның гас­трольләргә чыгу мөмкинлеге бөтенләй каралмыйдыр да инде...
— Каралмый түгел инде. Артистлар да гастрольләрне бик сагынды. Бернигә карамастан, бу хакта сөйләшүләр, оештыру эшләре бара. Киләсе елның көзендә Галиәсгар Камал театры белән алмаш гастрольләр үткәрербез, дигән ниятебез бар. Әлбәттә, хәл-шартлар яхшырса. Кырым якларын урап кайтырга исәп бар. Һәм инде, шулай ук, эпидемиологик хәл яхшырса, Мәскәү, Санкт-Петербург якларына алмаш гастрольләр оештыру теләге бар. Бүген бу хакта да сөйләшүләр бара.
— Сез үзегез дә артист, шуңа да коллективның “иҗади сулышы”н яхшы тоясыз. Белүебезчә, 1991-2004 елларда Туймазы театры артисты булдыгыз. Сезне бу чорда күреп белгән тамашачылар һәм хезмәттәш­ләрегез аяклары җиргә тими очып-очынып биегән, тирән хисләргә бирелеп, күңелнең әллә нинди кылларын чиртеп, бик тәэсирле җырлаган, төрле-төрле образлар башкарган Фирзәт Габидуллинны сагынып искә ала. Сез театрның әйдәп баручы артистлары сафында булдыгыз. Фердинант (Ф. Шиллер, “Мәкер һәм мәхәббәт”), Акъегет (М. Кәрим, “Ай тотылган төндә”), Сәет (З. Хәким, “Легионер”), Тимерҗан (М. Мөсифуллин, “Бер гомергә тиң булган төн”) рольләрен башкарып, тамашачылар һәм театр белгечләре тарафыннан югары бәя алдыгыз. Гамлет образы (У. Шекспир, “Гамлет”) бигрәк тә уңышлы башкарылган ролегез булып тарихка кереп калды. Төп рольне гәүдәләндергән өчен Мәскәү шәһәрендә үткән Русиянең кече шәһәрләре V театр фестивалендә һәм Әлмәт шәһәрендә үткән I Кама аръягы театрлары фестивалендә бүләкләнеп, югары бәя алдыгыз. Уңышлы артист ни сәбәпле сәхнәдән китте?
— Мин Туймазы театрына директор булып тәгаенләнгән көннән спектакльләрдә уйнавымны туктаттым. Чөнки җитәкчелек бик күп көч, күңелеңне биреп эшләүне таләп итә. Ун ел үткәч кенә Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” романы буенча куелган спектакльдә Сәет ролен башкардым.
— Сез сәхнәдә уйнавыгызны дәвам итсәгез, бүген, һичшиксез, зур дәрәҗәле, танылган артист булыр идегез. Әмма җитәкче буларак башкарган эшләрегез дә мактауга лаек, чөнки Сез эшләгән чорда Туймазы татар дәүләт драма театры зур уңышларга иреште. Театр республикада гына түгел, Мәскәүдә дә бик уңышлы гастрольләр уздырды. Шундый актив, тынгысыз, эзләнүчән җитәкче килү белән “Нур” театры коллективын котлыйсы гына кала.
— Туймазыдагы уңай башлангычларны монда күчерү турында бик күп теләкләрем, матур фикерләрем бар. “Нур” матур һәм зур дәрәҗәле театр булырга тиеш. Хыялларым тормышка ашар, дип өмет итәм.
— Иншаллаһ, шулай булсын! Әйтегез әле, бүгенге көндә иң зур теләгегез нинди?
— Әгәр дә: “Пандемия бетте! Битлекләрегезне салыгыз! Беркем дә чирләми!” — дисәләр, минем өчен иң зур бүләк шул булыр иде. Үз акылында бул­ган һәр кешенең бүген төп теләге, хыялы бер үк төрледер, мөгаен. Ул – сәламәтлек. Бүгенге көндә сәламәтлектән дә зуррак нәрсә юк. Авырмаганда гына эшең дә, ашың да була. Гаилә әгъзаларың, якыннарың сәламәт булса гына тормыш күңелле.
— Ә Сез бәхетлеме?
— Әйе, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Яраткан эшем, гаиләм, балаларым бар. Яраткан республикамда яшим һәм мәдәниятебезгә хезмәт итәм. Әнием, туганнарым исән, дусларым белән аралашып торам. Һәр яңа көнгә шатланып, Ходайга рәхмәтләр укыйм.
— Шулай булсын! Без исә Сезне туган көнегез белән котлыйбыз һәм бөтен теләк-хыялларыгызның чынга ашуын, вирус җиңелеп, театрның тиз арада тулы куәтенә эшли башлавын телибез!

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.
Читайте нас: