+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Декабря 2020, 06:02

Салават әллә Чистайданмы?

Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 20 ел рәттән «Алтын Барс» премиясе лауреатын үзебезнең Тәтешле районының Аксәет авылы егете дип белә идек.

Баксаң, аңа ел башында Татарстандагы "Чистай районының шәрәфле шәхесе" дигән мактаулы исем биргәннәр икән. Чистай халкы гаҗәпкә калган.

Район депутатларының мондый карары турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур гауга чыгарган. «Типик Чистай» төркемендә бу яңалык турындагы пост астына халык: «Ул шәһәр өчен нәрсә эшләде? Бернәрсә дә эшләмәде», «Тракторчыга бирсәләр, яхшырак булыр иде», «Шул кеше булдымы Чистайның шәхесе?», «Мин бу карарга каршы», — дип язып калдырган.

Журналист бу хакта җырчының үзеннән сорагач, ул: «Авырыйм әле, юк белән башны катырма. Пока», — дип кенә котылган.

Ни диясең... Начар түгел, районның шәрәфле шәхесе һәр ел башында 2 мең сум күләмендә акча алып тора, җитмәсә, район буенча автобуста бушлай йөри ала бит.

Фото: "Татар-информ"

Читайте нас