Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды онлайн-форматта узды.
Башкортстан Журналистлар берлеге — республиканың иң зур иҗади берлеге һәм Русиядә иң эре төбәк бүлекләренең берсе. Аның сафларында 1600дән артык журналист исәпләнә, алар урындагы 81 оешмага берләштерелгән. Җиде районара иҗат берләшмәсе эшли.
Берлекнең яңа рәисе итеп “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков сайланды. 95 процент кеше аның өчен тавыш бирде. Шулай ук съездда Берлекнең яңа идарәсе әгъзалары сайланды.
Ун ел эшләгән оешма рәисе Артур Дәүләтбәковка эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерелде һәм “Казанышлары өчен” мактау билгесе тапшырылды.
Артур Дәүләтбәков 2016-20 елларга отчет доклады белән чыгыш ясады.
— Хисап чорында иҗтимагый оешма тормышында бик күп вакыйгалар булды. Ел саен берлеккә 60ка кадәр кеше керә. Берлекнең барлык әгъзалары да киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләми, арада укытучылар, галимнәр, китапханәчеләр, клуб, архив, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре бар. Берлек әгъзалары арасында 19 фән докторы, 59 кандидат, Башкортстанның 118 атказанган мәдәният хезмәткәре, 87 атказанган матбугат хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның 19 атказанган укытучысы, 16 кеше төрле елларда Дәүләт думасы, Русиянең һәм Башкортстанның Югары Советлары, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары булып сайланган, халык артистлары, рәссамнар, шагыйрьләр, 58 кеше Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.
Иҗтимагый оешма сафларына яңа әгъзалар кабул итүгә аерым тукталып үтәсе килә. Бездә журналистлар корпусы сизелерлек яшәрде. Соңгы дүрт елда гына да безнең сафларга 300 журналист керде, нигездә, алар — яшьләр. Без яңа бүлекчәләр, аерым алганда, “Башкортостан” телерадиокомпаниясендә, Башкортстан энциклопедиясендә, медуниверситетта яңа “первичкалар” булдырдык. Республикада Журналистлар берлегенең яшьләр хәрәкәтен булдыру, яшьләрне тагын да күбрәк җәлеп итү вакыты җитте дип саныйм.
Быел беренче тапкыр иң яхшы төбәк берлекләре билгеләнде. Шундый егерме оешма арасына Башкортстан Журналистлар берлеге дә керде. Бу хакта 19-25 сентябрьдә Сочи шәһәрендә узган XXIV “Бөтен Русия-2020” журналистика форумында хәбәр иттеләр.
Узган дүрт елда Журналистлар берлеге советының 29 утырышы үткәрелде, аларда оешма эш-чәнлегенә бәйле бик күп мәсьәләләр тикшерелде. 2019 елда без Русия Президенты В. В. Путинның “Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында”гы Указы нигезендә БАССРның бер гасырлык юбилеен, шулай ук халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үттек. Мондый вакыйгалар алдыннан Башкортстан Хөкүмәте, Мостай Кәрим исемендеге фонд, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре баш мөхәррир Галина Ишмөхәммәтова җитәкчелегендәге “Уфа” журналының Халыкара “Алтын курай” конкурсын оештыру идеясен хуплады. Без коллегаларыбызның игътибарын алда торган зур вакыйгаларга җәлеп итү, укучыларга, телевизор караучыларга, радио тыңлаучыларга Башкортстан ха-лыкларының тарихы, этномәдәнияте һәм тради-цияләре турында мәгълүмат җиткерү максатын куйдык.
2019 елның 26 октябрендә М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Конкурска Чехия, Канада, Кытай, Төркия, Азәрбайҗан, Дагстан, Татарстан, Якутия, Алтай, Хакасия, Мордовия, Красноярск крае, Свердловск, Брянск өлкәләреннән, Мәскәүдән 100дән артык эш керде. Бәйге җиде номинация буенча үткәрелде, ул курайның таҗлары санын символлаштыра. Бүләкләү тантанасында Русия Журналистлар берлеге рәисе, “Алтын курай” конкурсының жюри рәисе Владимир Соловьев катнашты.
Узган еллардагы күренекле вакыйгаларның берсе — “Журфест”. Алар федераль, республика, район һәм шәһәр басмалары, телевидение, радио һәм интернет-берләшмәләрдән 400дән артык каләмдәшебезне җыя. Форумда катнашу өчен Мәскәүдән Русия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының вакытлы матбугат бүлеге башлыгы Светлана Дзюбинская, киңкүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе рәисе Мария Христофорова килде. “Түгәрәк өстәл”ләрдә эшнең яңа формалары һәм ысуллары, киңкүләм мәгълүмат чараларында милләтара мөнәсәбәтләр проблемаларын чагылдыру үзенчәлекләре, этномәдәният юнәлешендәге медиапроектларга ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Кызганычка каршы, соңгы ике елда пандемия күләмле чараларны үткәрү мөмкинлеген чикләде.
Русия матбугаты көнендә былтыр “Комсомольская правда” базасында оештырылган “Төрле буын журналистлары клубы” ачылды. Клубтагы очрашулар хезмәттәшләрнең бер-берсе белән аралашуга никадәр мохтаҗ булуын күрсәтте. Соңгы очрашуга 50дән артык кеше килде.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый клубны булдыру турындагы ниятебез хезмәттәшләребезнең күңеленә хуш килде. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчелеге журналист эшләре (китаплар, картиналар, бәйләм әйберләре һ.б.) күргәзмәсен оештыру идеясен хуплады. Очрашулар кысаларында да журналистлар үзләренең күпкырлы талантларын күрсәтте. Әгәр дә күпләр коллегаларын рәсми шартларда гына күрергә күнеккән булса, хәзер алар бер-берсен башка яклап күрә: кемдер картиналар чигә, баянда уйный, кобаер җырлый, үзләре язган шигырьләрен укый...
Русия Журналистлар берлегенең “Инфорум-2019” белем бирү практикумы Уфада 2019 елның 26 июлендә узды. Анда республика һәм район басмалары, электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары, телевидение һәм радио журналистлары, блогерлар, медиаменеджерлар катнашты. Форум Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев катнашлыгында үтте. Сессиянең модераторы булып якташыбыз, Русия Журналистлар берлеге секретаре Юлия Заһитова чыгыш ясады.
Беренче тапкыр Бөтенхалык абунәчеләр көне — үзенчәлекле матбугат бәйрәме үткәрелде. Бирегә басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары, Интернет-берләшмәләр журналистлары, блогерлар җыелды. Чараның шигаре: “Заманча кеше — китап укучы кеше!” Бу көнне Матбугат йорты каршындагы мәйданда республика гәзитләре һәм журналларының күргәзмәсе оештырылды, редакция вәкилләре белән очрашу булды, концерт оештырылды.
Башкортстанда ел саен журналистлар өчен дистәгә якын конкурс игълан ителә. Безнең коллегалар Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә конкурста катнаша. Әлеге конкурс уңаеннан журналистлар берләшмәсе исеменнән теләк белдерәсем килә. Беренчедән, анда, мөгаен, журналистлар гына катнашырга тиештер, ә язучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең, тикшерүчеләрнең һәм башкаларның үзләренең һөнәри бәйгеләре булырга тиеш. Икенчедән, мәкаләләрнең тематикасы патриотизм, Ватанга һәм туган төбәккә мәхәббәт, ха-лыкның данлы традицияләрен саклау, халык хәтерен ныгыту, алар тарафыннан куелган һәйкәлләр турында кайгырту, яшьләрне тәрбияләү кебек төшенчәләргә бәйле булырга тиеш дип уйлыйм, — диде чыгышында Артур Дәүләтбәков.
Съездда быел якты дөньядан киткән журналистларны — Самат Галин, Галина Заводникова, Илдар Насретдинов, Сергей Спатар һәм шушы көннәрдә вафат булган фотохәбәрче Наил Рәҗәповны бер минут тын торып искә алдылар.
Съездда барлыгы 110 кеше катнашты. Русия Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий, съездда катнашучыларны сәламләп, оешманың төп бурычы — журналистларны яклау, дип билгеләп үтте. Берничә журналист Русия Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Район басмалары журналистлары җыенда актуаль мәсьәләләрне күтәрде. “Краснокамские зори” гәзите баш мөхәррире Ирина Вәлиева соңгы елларда журналист абруе кимү һәм журналистларның хезмәт хакы түбән булуы турында сөйләде. Шулай ук журналистлар өчен шифаханә-курорт дәвалавы, дарулар сатып алу мөмкинлеге булдыру кирәклеге турында да искәртте. Ишембай телевидениесе директоры Сибәгать Рахмангулов әйтүенчә, бүген журналистларның үз профсоюзлары юк. Болар хакында инде берлекнең яңа җитәкчелеге хәстәрләр дияргә кирәк.