Якташыбыз Илһам Шакиров исемендәге премиягә лаек булды.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев белдерде.
Татар җырчыларының башкару осталыгын күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар бәяләгән.
Комиссия карары нигезендә "Вокал" номинациясендә "Хатын-кыз тавышы" премиясен профессиональ башкаручы Резеда Галимова алачак.
Якташыбыз Филүс Каһиров “Ир-атлар тавышы” премиясенә лаек булды.
«Халыкчан башкару» номинациясендә премия Флүр Шакировка тапшырылачак. Аны соңгы вакытта «татар халкы сандугачы»на багышланган истәлекле чараларда ишетергә мөмкин иде.
Флүр Шакиров - Илһам Шакировның туганнан туган энесе, бөек җырчының туган авылы Яңа Бүләктә яши, Чаллыда эшли, бер үк вакытта үзешчән сәнгать белән шөгылләнә.
Премияләрне февральдә, Илһам Шакировның туган көнендә тапшыру тантанасы булачак, дип хәбәр иттеләр.
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе вокаль сәнгатьтә югары осталык өчен тапшырыла, бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның августында булдырылды һәм ике елга бер тапкыр бирелә.
Фото: «БИЗНЕС Online»