Социаль челтәрләрдә моңлы сандугачыбызны барысы да котларга ашыга.
Баксаң, Ришатның сеңлесе Айгөл бәби алып кайткан икән. Ул да бик матур җырлый. Ришатның концертларында чыгыш ясаганы да булды.
Айгөл Яңа ел алдыннан якыннарына шундый бүләк ясаган. Димәк, Төхвәтуллиннар икеләтә бәйрәм итәчәк.