-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 декабрь 2020, 17:25

"Яңа елны трассада каршыладым..."

Билгеле җырчы Ринат Рәхмәтуллин бер Яңа елны бик үзенчәлекле каршылаган.

Билгеле җырчы Ринат Рәхмәтуллин бер Яңа елны бик үзенчәлекле каршылаган.

Бу хакта ул "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә сөйләгән.

"Бер Яңа елны трассада каршы алырга туры килде. Концерттан кайтканда Ижевск белән Татарстан арасында машина ватылып калды. Башта үз көчебез белән генә төзәтмәкче идек тә, булмады. 12 дә тулды, Яңа елны шунда каршыладык. Туңып, өшеп беткәнебезне хәтерлим. Ә иң рәхәт Яңа ел каршылаулар ул, әлбәттә, балачактагылар. Без үскәндә әллә ни уенчыклар да, төрле баллы ризыклар да юк иде. Шуңа карамастан, ул бәйрәмне көтеп ала идек. Кыш бабай да без теләгән бүләкләрне алып килми иде (көлә). Хәзер, Аллага шөкер, бүләкләре дә, ризыгы да бар. Иң истә калган бүләкләрнең берсе – кызым белән киявем бүләк иткән машина", - дигән ул.

Фото: intertat.ru


Читайте нас: