-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2020, 02:15

Бозаяз авылы тарихында кемнәр эз калдырган?

Күптән түгел дөнья күргән басмада әлеге сорауга тулы җавап табарга мөмкин.

Күптән түгел дөнья күргән басмада әлеге сорауга тулы җавап табарга мөмкин.

Айрат Сөләйманов — республикада иң эре сәүдә предприятиеләренең берсе булган җаваплылыгы чикләнгән “Меркурий-Инвест” идарәче компаниясе” җәмгыятенең генеральный директоры. Ул актив иҗтимагый-сәяси эшчән­лек тә алып бара. Айрат Мөдәрис улы, “Эшлекле Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бү­лекчәсе советы рәисе урынбасары һәм Баш­кортстанның Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе рәисе урынбасары буларак, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә бөтен күңелен биреп эшли. Айрат Сөләйманов — Уфа шәһәрен үстерү иҗтимагый фонды попечителе, Уфа шәһәренең эшкуарлар берлеге советы, Баш­кортстанның сәүдә ассоциациясе әгъзасы, Кырмыскалы районының Фәнил Әсәнов исемендәге Бозаяз урта мәктәбенең Попечительләр советы рәисе. Ул озак еллар Башкортстанның Тимераякта шуу спорты федерациясен җитәкләде. Хәвефсезлек, оборона һәм хокук тәртибе проблемалары академиясе әгъзасы, академигы, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе. Ул үзенең актив эшчәнлеге белән Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы мохит булдыруга зур өлеш кертүчеләрнең берсе булып тора.

Айрат Мөдәрис улы — шулай ук, Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы. Аның иҗаты туган як һәм аның халкы тарихын өйрәнүгә һәм тасвирлауга юнәлтелгән. Аның барлык китаплары да диярлек туган җиргә, анда яшәгән һәм эшләгән кешеләргә, узган еллардагы истәлекле вакыйгаларга багышланган. Ул үзенең туганнарын, әти-әниләрен, әби-бабаларын, Сөләйма­новлар-Әсәновлар династиясен аерым бер җылылык белән искә ала һәм яза. Айрат Мөдәрис улының китаплары, шигырьләре, чәчмә әсәрләре гади, үтемле тел белән язылган, бу аларны яшьләр арасында да, өлкән буын вәкилләре өчен дә укымлы итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Айрат Мөдәрис улы, якташларының сугыш елларында, тылда, сугыштан соңгы елларда туган якны тергезүдә катнашуы темасын күтәреп чыгып, “Бозаяз районы тарихы. Кешеләр һәм язмышлар” китабын нәшир итте. Китап тарихчылар, этнографлар, туган якны өйрәнүчеләр, шулай ук Кырмыскалы районы һәм Русия хәрби тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә һәм мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора.
Автор бу китабын сугышта катнашкан әтисе Мөдәрис Сөләймановка, шулай ук Бозаязның фронтовикларына багышлаган.
“Быел, 2020 елда, бөтен ил фашист Германиясен Җиңүнең 75 еллыгын билгеләде. Кешелек тарихында иң куркыныч сугыш вакыйгалары ветераннар, тарихчылар, хәрби тарихны өйрәнүчеләр һәм гади халык игътибарын җәлеп итмичә кала алмый, чөнки бу сугыш Советлар Союзының һәр кешесенә, димәк, ХХІ гасыр оланнарына да кагыла.
Әниләребез, әбиләребез, аларның әниләренең ач-ялангач килеш хәрби заводларда станоклар артында торуларын, колхоз кырларында эшләүләрен, азык-төлекне фронтка җибәрү өчен соңгы икмәк кисәген үзләреннән өзүләрен хәтерлибез. Барлык яугирләр дә яу кырларыннан әйләнеп кайтмады. Без аларны онытырга тиеш түгел. Гитлер илбасарларына каршы сугыш кырларында ятып калган әти-бабаларыбызны без хәтерләргә бурычлы”, — дип яза автор.
Бу китап Башкорт АССРның Бозаяз районы тарихына, шулай ук анда яшәүчеләрнең Бөек Ватан сугышында катнашуына багышланган. Район ул исемдә озак аталмый. Ул 1935 елның 31 гыйнварында оеша, ә 21 елдан соң, 1956 елның 4 июлендә, үзгәртеп корыла. Район авыллары күрше Авыргазы һәм Кырмыскалы районнары составына тапшырыла.
Бозаяз районы тарихы шуның белән дә кызыклы: Башкортстанда нәкъ менә аның административ кысаларында татар авылларының төп үзәге җыелган, аларның тамырлары хәзерге Түбән Новгород өлкәсенә барып тоташа. ХVI-ХIII гасырларда бу өлкәнең көньягында күпсанлы татар халкы – дәүләт хезмәтендәге татарлар, татар морзалары һәм кенәзләре яшәгән Алатыр өязе урнашкан. Бу төркемнең күп кенә нәсел шәҗәрәләре илнең Европа өлеше картасында Мәскәү патшалыгы түгел, ә Бөек кенәзлек булган чорда барлыкка килә, ул чакта әле Казан һәм Әстерхан ханлыклары, Нугай Урдасы бәйсез була. Рязань һәм Түбән Новгород кенәз­лекләре белән чикләрдә Наровчат кенәзлегендә (Темниково мещерасы) һәм Чагатай олысында (Арзамас районында) татар кенәзләре Чегодаевлар, аннары татар бәкләре хакимлек итә.
Бозаяз авылы хәзерге вакытта Башкортстанның Кырмаскалы районы Бозаяз авыл Советы үзәге булып тора. Аннан тыш, авыл Советына Александровка (2010 ел мәгълүматлары буенча) авылы (украиннар яши, барлыгы 174 кеше), Алмалык (татарлар, барлыгы 236 кеше) һәм Бозаязбаш (татарлар, барлыгы 77 кеше) авыллары керә. Бозаяз авылында 2010 елда 1492 кеше яшәгән.

Бозаяз авылы халкы, XVIII–XX гасырларда:

Еллар Ир- Хатын- Йортлар Барлыгы
егетләр кызлар саны
1795 60 322
1816 366
1834 471 492 963
1850 662 677 1339
1859 212 1490
1870 1632
1896 1268 1187 440 2455
1897 1228 1205 2433
1902 460 2501
1906 1536 1473 506 3009
1912 1829 1873 629 3702
1917 450 2875
1920 1769 1979 657 3748
1925 556
1939 1762 2026 3788
1959 1234 1465 2699
1961 2647
1970 948 1244 2192
1979 744 958 1702
1989 701 875 1576
2002 779 845 1624
2010 701 791 1492

Уфадан көньяктарак, ХVІІІ гасыр урталарында һәм икенче яртысында, булачак Стәрлетамак өязе территориясендә, бу җирләргә Бөре шәһәре янындагы Агыйдел елгалары аръягыннан күчеп килгән мишәр халкы булган авыллар барлыкка килә. Бу авыллар арасында без Атҗитәр, Балыклыкүл, Бозаяз, Исмәгыйль, Күҗәй, Корманай, Мөкъсин, Солтанморат, Тукай һәм башка авылларны атый алабыз. Бу авыллар халкы барысы да элек-электән туганлык җепләре белән бәйләнгән. Урындагы халык, нигездә, күрше авыллар кешеләре белән кодалашкан, кыз биргән, килен төшергән.
Бозаяз авылы элек-электән мишәр авылы буларак билгеле. Борынгы заманда “мишәрләр” дип татар этносының хәрби хезмәттә булган өлеше аталган.
Уфа өязенең урыс дворянлыгы кебек үк, дәүләт һәм хәрби хезмәттәге татарлар-мишәрләр акчалата оклад алган, аларның исемнәре Уфа унлыкларында — өязенең рәсми эш-хезмәт документларында теркәлгән, шунда кертелгән. Хәрби хезмәттәге мишәрләрнең төп вазифасы “станицалар” — атлы дозор отрядлары тарафыннан башкарылган хезмәт булган. Мишәрләр ерак походларга да йөргән.
Бозаяз авылы башта “Мөслим” дип аталган, авылга беренче булып күчеп килгән Мөслим Канбәков (1717 елда туган) исеме белән йөртелгән. XVIII гасыр азагыннан, авыл шул ук атамадагы елга буенда урнашканга күрә, Бозаяз атамасы белән йөртелә башлаган.
Язма документлар буенча, авылга 1757 елның 2 мартында нигез салынган.
Нигез салынганнан бирле авыл Стәрлетамак өязенең иң эре авылларының берсе булып тора. Әйтик, 1795 ел мәгълүматлары буенча, авылдагы 60 йортта 322 кеше яшәгән.
Авыл белән янәшә XVIII гасырның икенче яртысында, патшабикә Екатерина II идарә иткән чорда, ул чактагы Ырынбур губернасында бик сирәкләрдән булган таш күпер салына. Бозаяз аша Уфаны Ырынбур белән тоташтырган тракт та уза.

(Дәвамы бар).
Читайте нас: