Яңа елда сез дә могҗизалар көтәсезме? Әлбәттә, көтәсездер! Иң сихри, иң чагу, әкияти, тылсымлы бәйрәм бит ул!
Быел Уфа "Нур" татар дәүләт театры тамашачысын Яңа ел белән котлап, үзенчәлекле концерт программасы әзерләде. Өр-яңа театрлаштырылган тамаша "Могҗизалар туганда" дип атала.
Премьера 26 декабрьгә тәгаенләнгән. Концертны сәхнәгә театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин әзерләгән.
Җырга-моңга, чагу биюләргә, уен-көлкегә бай тамашаны карарга рәхим итегез!
Фото: "Нур" театры сайтыннан.