+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2020, 12:25

Зинира һәм Ризат Рамазановларда - зур шатлык

Киләсе ел алар өчен бик бәхетле булмакчы.

Киләсе ел алар өчен бик бәхетле булмакчы.

Эстрадабызның иҗади гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булачак. Бу хакта «Татар радиосы» инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бәхет тынычлыкны ярата, кычкырып йөрисебез килми», — ди алар үзләре.

Быелгы ел Рамазановлар өчен иҗат ягыннан да уңышлы булды. Җырлы гаилә "Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында “Иң халыкчан дуэт” исеменә лаек булды. Ә “Башкорт җыры” фестивалендә Башкортстанның иң популяр дуэты булып танылды.

Сабый исән-сау тусын, игелекле бала булсын, дип теләргә генә кала.

Фото: Интертат


Читайте нас: