Күптән түгел "Кызыл таң" кунагы" булган Нефтекама кызы “Голос” конкурсының иң киеренке этабына үтте.
Нефтекамадан 17 яшьлек Яна Габбасова Беренче каналдагы “Голос-9” проектының финалына үтте. Ярымфиналда кыз Ирина Дубцованың җырын башкарды.
Янаның остазы Полина Гагарина конкурсантка үзенең 60 процент тавышын тапшырды. Башкортстан халкы да 60 процент биреп, якташыбызны актив рәвештә хуплады.
Тамашачылар тавыш биргән арада Яна Габбасова һәм Кирилл Суслов музыкант, композитор Григорий Лепс белән бергә “Вьюга” җырын башкардылар.
Финал Беренче каналның туры эфирында 30 декабрьдә узачак. Шундый шарт куелган очракта, сез дә тавыш бирергә әзер булыгыз! Якташыбызны ярдәмебездән ташламыйк, бердәмлек үрнәге күрсәтик!
Фото:bashinform.ru