Быел Башкортстанның 316 мәдәният учреждениесен модернизацияләүгә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Бу максатларга федераль бюджеттан, шул исәптән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында, 335 миллион сум акча җәлеп ителгән. Бу узган елдагыга караганда 1,8 тапкыр күбрәк. Шул ук вакытта 298 мәдәният объекты урындагы бюджетлар хисабына 92,5 миллион сумга ремонтланган.
Быел Башкортстанның мәдәният учреждениеләре, 30 миллион тамашачыны колачлап, 10 меңгә якын чара үткәрде. Коронавирус пандемиясе шартларында аларның күбесе онлайн-форматта узды.
Шулай ук, Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә авыл мәдәният йортларының иң актив хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын эшләргә кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы