Республика Башлыгы йомгаклау оператив киңәшмәсендә “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы турында уйларга кушты.
“Безгә бик аз хезмәт хакында утыручы авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен “Земство мәдәният хезмәткәре” кебек ниндидер кызыксындыру чарасын уйлап табарга кирәк, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Авылда акыллы һәм энергияле мәдәният йорты директоры булса, анда тормыш кайный, гөрли, чараларда олысы-кечесе катнаша. Мәдәният йортлары буенча актив эш алып барырга кирәк, алар бездә бик төрле хәлдә. Әле күп төзисе бар, төзелеш блогы ярдәм итәчәк”.
Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова мәдәният тармагының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, пандемиядән иң нык зыян күргәне мәдәният өлкәсе булды.
«Без күп кенә мәдәният учреждениеләрен пандемия вакытына яптык. Мәдәният белән бәйле барлык чараларны да тәртипле уздырганыгыз өчен рәхмәт», — диде Радий Хәбиров.
Фото: tyumedia.ru