+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 декабрь 2020, 16:15

Валерия бишек җырлары көйләргә әзерләнә

Йолдызлы гаиләдә 31 декабрь көнне сөенечле вакыйга көтелә.

Йолдызлы гаиләдә 31 декабрь көнне сөенечле вакыйга көтелә.

Валерия һәм аның ире Иосиф Пригожин гаиләсендә шушы көннәрдә зур шатлык көтелә. Валериянең улы Арсений Шульгин һәм килене Лиананың беренче сабыйлары – кызлары дөньяга киләчәк. Шулай итеп, 52 яшьлек җырчы беренче тапкыр картәни булачак.

"Бездә быел Яңа ел өстәле булырмы, әлегә әйтә алмыйбыз. Арсенийның хатыны 31 декабрьдә бала тудырырга тиеш. Без оныгыбызны Яңа елга көтәбез", - дип китерә Пригожинның сүзләрен WomanHit.ru басмасы.
Фото:slovodel.com
Читайте нас