-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 декабрь 2020, 19:50

"Кызыл таң" юкка язмас, якташыбызга тавыш бирик!

“Голос” тапшыруының тугызынчы сезонында финалга чыккан Нефтекама кызы Яна Габбасова бүген өч ир-егет белән төп приз өчен көрәшәчәк.

“Голос” тапшыруының тугызынчы сезонында финалга чыккан Нефтекама кызы Яна Габбасова бүген өч ир-егет белән төп приз өчен көрәшәчәк.
17 яшьлек якташыбыз илнең төп вокаль конкурсының йомгаклау этабына чыккан бердәнбер кыз булды. Янаның көндәшләре – Василий Пасечкин, Дмитрий Венгеров һәм Олег Аккуратов.
– Финалда калган бердәнбер кыз булу ошый, талантлы ир-егетләр белән көч сынашу кызык. Мин аларга бирешмәячәкмен, барыбер көрәшәчәкмен һәм хатын-кызларча тавышымны күрсәтәчәкмен, – дигән Яна Беренче каналга интервьюсында. – Җырларны ятлар өчен безнең дүрт көн булды. Мин моңа кадәр беркайчан да җырламаган әсәрләрне башкарачакмын. Ләкин бу - соңгы омтылыш, проектны лаеклы тәмамлап, горур күтәрелгән баш белән китәргә кирәк.
Яна Габбасова әйтүенчә, “Голос”тан соң ул җырлар язарга, тыңлаучыларын үзе иҗат иткән җырлар белән сөендерергә ниятли. Финал алдыннан ул үзенең “начар хәлдә” булуын таныды, ләкин талантын тулы куәтендә күрсәтә алачагына ышана.
Бүген Беренче каналның туры эфирында (Уфа вакыты белән 22.30да) “Голос” тапшыруының финалы башланачак, анда җиңүче билгеләнәчәк. Яна Габбасова Башкортстанның Нефтекама шәһәрен тәкъдим итә һәм якташларының ярдәменә өметләнә.
Актив булыйк, өч тәңкәбезне жәлләмик, якташыбызга тавыш бирик! Күптән түгел "Кызыл таң" кунагы булган милләттәшебезгә ярдәм итеп, бердәмлек үрнәге күрсәтик!
Фото: Инстаграм
Читайте нас: