+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 декабрь 2020, 07:55

Милләттәшебез - "Голос" җиңүчесе!

Тугызынчы сезон «Голос» проекты финалындагы бердәнбер кыз - Башкортстаннан 17 яшьлек Яна Габбасова узып баручы 2020 елда илнең иң яхшы тавышы исемен алды.

Тугызынчы сезон «Голос» проекты финалындагы бердәнбер кыз - Башкортстаннан 17 яшьлек Яна Габбасова узып баручы 2020 елда илнең иң яхшы тавышы исемен алды.
Полина Гагарина командасы вәкиле финал тавыш бирүенең йомгаклау этабында 51,1% тавыш җыйды, ул Олег Аккуратовны (48,9%) узып китте.
Финалда кайчандыр гәзитебезнең кунагы булган Яна Габбасова остазы белән «Кыш», Лара Фабианның француз хиты «Je t ' aime» һәм Нина Бродскаяның «Звенит январская вьюга» җырларын башкарды.
Символик статуэткадан тыш, 17 яшьлек җиңүче 1 миллион сум акча алды.
Милләттәшебезне бу җиңүе белән ихлас котлыйбыз!
Фото: Башинформ
Читайте нас